16+

Интернетны «авызлыклау» явызлыкны тыя алырмы?

Россиядә тыелган сайтларны «авызлыклаучы» реестр эшли башлады, ә ул арада хакерлар төркеме Россиягә киберсугыш игълан итте. 1 ноябрьдән «Мәгълүматлаштыру, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында»гы 149 нчы санлы Федераль Канунга кертелгән үзгәрешләр гамәлдә кулланыла башлады. Бу үзгәрешләр сайтларның кара исемлеген булдыру һәм куркыныч табылган ресурсларны тыюдан гыйбарәт. Шул рәвешле хакимият,...

Интернетны «авызлыклау» явызлыкны тыя алырмы?

Россиядә тыелган сайтларны «авызлыклаучы» реестр эшли башлады, ә ул арада хакерлар төркеме Россиягә киберсугыш игълан итте. 1 ноябрьдән «Мәгълүматлаштыру, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау турында»гы 149 нчы санлы Федераль Канунга кертелгән үзгәрешләр гамәлдә кулланыла башлады. Бу үзгәрешләр сайтларның кара исемлеген булдыру һәм куркыныч табылган ресурсларны тыюдан гыйбарәт. Шул рәвешле хакимият,...

Бу «Сәламәтлеккә һәм үсешкә зыян сала торган мәгълүматтан балаларны яклау турында»гы яңа канунны тормышка ашыру өчен дә эшләнелә (әлегә кадәр бу канунның совет чорында өлге булган мультфильмнардан, мәсәлән, «Ну, погоди!»дан балаларны «яклаячагы» мәгълүм булган иде).
Интернет кулланучылар инде хәзердән үк «zapret-info.gov.ru» сайты аркылы теге яки бу сайтның кара исемлеккә эләгү-эләкмәвен тикшерә, яисә шикле сайтның легальлек контентын тикшертү өчен шунда мөрәҗәгать итә ала. Махсус аналитик әлеге мөрәҗәгатьләрне спамнан аерып, игътибарга лаек дип табылганнарын экспертизага җибәрәчәк, ә эксперт тәүлек дәвамында шик астына эләккән сайтның язмышын хәл итәчәк дип көтелә. «РИА Новости» хәбәр итүенчә, легаль булмаган контентлы сәхифә табылган очракта, Роскомнадзор интернет-ресурс хуҗасын яки хостинг-провайдерны бу хакта кисәтергә тиеш. Нәтиҗә буларак, тиешле чара күрелмәсә, сәхифә кара исемлеккә кертелә һәм җирле операторлар тарафыннан Россия территориясендә блоклана.
Бу яңа туып килүче вазгыять, гадәттәгечә, гади халык, безнең очракта интернет кулланучысы өчен кыенлыклар тудырырга мөмкин. Провайдерлар тарафыннан контентларга массакүләм «иләү» оештыру җиңел эшләрдән түгел. Бигрәк тә күпләр үз итеп өлгергән социаль челтәрләрдә һәркемнең авызыннан нинди сүз чыгып очканын, аның яшен тизлеге белән тарала башлаганын күреп, анализлап бетерү һәм тыеп торуы шактый кыен. Моны башкарып чыгу - көтүдәге һәр сыерга бер көтүче билгеләп кую бәрабәренә тиң, тормышка ашып бетә алмастай хезмәт. Димәк, алга таба провайдерларга өстәмә техник чаралар һәм хезмәткәрләр кирәк булачак. Ә бу, үз чиратында, интернет өчен бәяләр күтәрелүгә һәм интернетның тизлеге кимүгә китерүче фал.
Медальнең һәрвакыт ике яклы булуын да онытырга ярамый. Яңа канун гамәлгә кереп, тулы куәтенә эшләп китәргә дә өлгермәде, «GhostShell» исемле хакерлар төркеме Россия хөкүмәтенә киберсугыш башлавын игълан итте. Алар интернетта хөкүмәт, хокук саклау, мәгариф, икътисад, медицина һ.б. учреждениеләрнең язмаларын һәм 2,5 миллион аккаунт таратулары хакында хәбәр итә. Хакерлар бу гамәлләрен «Project BlackStar» дип атап, «pastebin.com» ресурсында, урланган мәгълүматларның сылтамаларына кадәр күрсәтеп, белдерү урнаштырды. Киберсугышчылар «Россия артык озак вакыт тирания дәүләте булды һәм коррупциягә батты, ә аның гражданнары башка дөньядан изоляциядә яшәргә мәҗбүр», - дип белдерә. «CNews» агентлыгы исә хакерларның «хөкүмәт мәгълүматы» дип тәкъдим ителүче файлларында нибары email-адреслар гына булганлыгын, алары да бушлай күрсәтелүче почта хезмәтләреннән алынганлыгын хәбәр итә.
Хәтерләсәгез, «GhostShell» төркеме быел июнь аенда Кытайга да шундый ук киберсугыш игълан иткән иде. Ә Кытайда, безнең илдәгедән аермалы буларак, интернет кулланучыны социаль челтәрләрдә әйткән һәр сүзе өчен җавапка тарту мөмкин. Чөнки анда социаль челтәрләргә теркәлү узар өчен паспорттагы мәгълүматларны да кертү мәҗбүри санала. Күрәсең, бездәге интернет кулланучыларына да алга таба авызларын үлчәп ача башларга туры киләчәк, ә бу кемнәргәдер ошап бетми. Ник дигәндә, «балаларны яклыйбыз» дигән «әчетке» астында хакимнәребезнең, түрәләребезнең кыек гамәлләрен фаш итүчеләрне, ягъни оппозицияне тыя торган «камыр» әвәләнүе дә бик ихтимал бит. Чөнки соңгы вакытларда интернет дәүләткә бәйсез булган иҗтимагый фикер формалаштыручы төп чыганакларның берсенә әверелә башлады. Ә интернет-ресурсларны тикшерергә алыначак «эксперт» дигәннәре моңарчы дини китапларыбызны тыйган Оренбург судындагы экспертларның шәкертләре булып чыкмас дип кем әйтә ала? Йомыркадан җөй эзләп утырачак «аналитиклар» һәм «экспертлар» асрауга әрәм-шәрәм иткәнче, бәлки, бюджет акчасын ата-аналарның үз кулына кайтарып бирү бала өчен файдалырактыр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading