16+

«Инвалидлар, һәр нәрсәне булдыра алмаса да, бик күп әйберләргә хирыс»

Бүген - Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында күп язабыз, күп сөйлибез. Аларның күбесе үзләрен беркемгә дә кирәкми торган, кимсетелгән дип уйлап, дөньяга ачулы карашта яшиләр.

«Инвалидлар, һәр нәрсәне булдыра алмаса да, бик күп әйберләргә хирыс»

Бүген - Халыкара инвалидлар көне. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында күп язабыз, күп сөйлибез. Аларның күбесе үзләрен беркемгә дә кирәкми торган, кимсетелгән дип уйлап, дөньяга ачулы карашта яшиләр.

Эшкә урнашыр идем, сәламәт кешегә дә эш юк әле дип уйлаучылары да бар. Безнең турында белмиләр, игътибар юк, диючеләре дә табыла.

«Үз-үзеңә йомылып яшәмәскә кирәк»

Андый вакытта мин Буа районы кызы Лилия Сәләхетдинованы искә алам. Мөмкинлеге чикләнгән булуга карамастан, тулы канлы тормыш белән яши ул. Аның активлыгы сәламәт кешеләрне дә көнләштерерлек. Тормыш девизы да бит: «Уңышка ирешергә дип түгел, тормышыңның мәгънәсе булсын өчен яшәргә кирәк».

- Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне, гадәттә, бер эшкә дә яраксыз, һәрдаим булышуга мохтаҗ кешеләр дип уйларга күнеккәнбез. Алай түгел, инвалидлар алар, һәрнәрсәне булдыра алмаса да, бик күп әйберләргә хирыс. Без хөкүмәт эшендә дә эшли, иҗат та итә, спорт белән дә шөгыльләнә алабыз. Бары тик теләк, сабырлык һәм үз-үзеңә таләпчән булу гына кирәк. Әгәр шушы өч нәрсәне үзеңдә камилләштерә алсаң, тирә-яктагы кешеләр сиңа башкача карый башлый, алай гына да түгел, нәкъ менә син аларга кайсыдыр мәгънәдә үрнәк булып торасың, аларның рухи яктан терәгенә әвереләсең. Дөньяны үзгәртергә алынганчы, башта үзеңне үзгәрт. Яшим әле дип яшәргә, булдырам дип эшләргә, кешеләрне, тормышны яратырга кирәк, - ди ул.
Лилия «Ярдәм» мәчетендә волонтер булып эшли. Мәчеттә узган һәр чараның үзәгендә ул. Социаль челтәрләр аша да күп аралаша.

- Үз-үзеңә йомылып яшә­мәскә, көчең җиткән берәр шөгыль кирәк. Танышларым арасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бик күп, алар актив тормыш белән яши. Җырлар язалар, бәйлиләр-тегәләр, спортта да уңышлары бар, үз бизнесларын булдыручылар да бар, - ди Лилия.

Тегүче һәм маникюр ясаучы һөнәрен үзләштерүчеләр күп

Эш дигәннән, Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән хезмәт яшендәге барлыгы 66 мең кеше бар. Шуларның 27 меңе бүгенге көндә эшли. Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, авыл һәм район җирлекләрендә яшәүче инвалидларны хәзер яңадан укыту белән шөгыльләнәләр.

- Күбесе хәзер икъти­садчы яки бухгалтер һөнә­рен сайламый, ә маникюр ясаучы яки тегүче булырга укый. Бу бигрәк тә коляскалар ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче инвалидлар арасында популяр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар үзләренә көн саен керем китерә торган хезмәтләргә өстенлек бирә. Шулай ук үз эшләрен ачып җибәрүчеләр дә бар, андыйларның саны 11гә җитте. 14-18 яшьлек инвалидларның да 33е вакытлыча эшкә урнаштырылды, - диде ул.

Ярдәм

Татарстанда ­барлыгы физик мөмкинлеге чик­ләнгән 319 мең кеше яши, аларның 15,1 меңе - балалар. Эльмира Зарипова сүзләренчә, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында, 2011-2015 елларда 709 объект җиһазландырылган. 2016 елда тагын 227 объектны инвалидлар өчен җайлаштыру ниятләнелә. Әлеге максатларда файдаланырга 250 млн сум күләмендә акча бүленәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк: Казан «Уңайлы мохит» программасы буенча эшләүче шәһәрләр арасында беренче өчлеккә керә. Республикада барлыгы 4,5 мең объект физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайлаштырылган.

Һәр елның декабрь ба­шында республикада инвалидлар декадасы уздырыла. Казанда 10 декабрьдә «Ак Бүре» спорт комплексында «Рухи көчлеләр» дип аталган спорт ярышлары үтәчәк, чарада мөмкинлекләре чикле булган 140 кеше катнашачак. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сүзләренчә, Казан мәктәпләрендә игелек һәм хәйрия дәресләре, тематик класс сәгатьләре, сочинение бәйгеләре, балалар иҗат эшләре күргәз­мәләре оештырыла. Укучылар тарафыннан коррекцион мәктәп укучылары өчен хәйрия концертлары үткәреләчәк. «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестивале - әлеге көннәрдә Казанда узачак иң массакүләм чараларның берсе. Оештыручыларның фаразларына караганда, биредә 14 интернат мәктәптән һәм коррекцион мәктәптән 1000ләп бала катнашачак. Декада кысаларында вакансияләр ярминкәсе, түгәрәк өстәлләр, концерт һәм очрашулар оештыру көтелә.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында, 7 декабрьдә Казанда I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, төрле ми­нистрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.

Юридик консультация­ләрне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57 к.1) алып була. Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.

Район-авылларда да инвалидлар декадасы уза

Республика районнарында да декадага зур игътибар бирелә. Кукмара районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева сүзләренчә, 5 декабрьдә район башлыгы авыл җирлекләрендәге инвалидлар оешмалары җитәкчеләре белән очраша.

- Авылларда да инвалидлар белән очрашулар үтәчәк. Белгечләр аларны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Авыл клубларында концертлар куела. «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге һәм «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә чаралар оештырыла, - дип сөйләде ул безгә.

Районда 6796 инвалид санала, аларның 258е - балалар. «Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру җаен карыйбыз. Быел 13 кеше һөнәри белем алды. 35 кеше эшкә урнаштырылды. Аларның күбесе офис хезмәткәрләре булып эшли. Районда «Уңайлы мохит» программасы да эшләп килә», - ди Рузалия Галиева.

Түбән Камада исә декада барышында ике йөзләп чара уза. Мөмкинлекләре чиклеләр ташламалы бәя­гә мунча да керәләр, чәчләрен дә кистерә алалар. «Ярыш» спорт комплексында алар өчен ярыш уздырыла. ntrtv.ru хәбәр ­иткәнчә, бүгенге көндә шә­һәрдә һәм районда 18 мең инвалид яши. 1 меңгә якыны - балалар. «Вместе» хәйрия фонды концерт оештырып, авыру балаларга дарулар алу өчен сертификатлар да тапшырган. Ункөнлек «Йөрәктән - йө­рәккә« дигән фестиваль белән тәмамланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading