16+

Инвалидларга уңайлыклар тудырыла

Юл аша чыкканда коляскаларда хәрәкәтләнүче инвалидлар һәм начар күрүчеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен, Казанда юл читендәге ташларның биеклеген түбәнәйтәләр. Әлеге ташларның биеклеге 4-5 сантиметр гына булырга тиеш, кайбер урамнарда исә алар 45кә хәтле җитә. Быел юл төзүчеләр әлеге проблема белән ныгытып шөгыльләнәләр. Барлык эшләр «Татдорпроект» ААҖ тарафыннан эшләнгән проектлар буенча алып...

Юл аша чыкканда коляскаларда хәрәкәтләнүче инвалидлар һәм начар күрүчеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен, Казанда юл читендәге ташларның биеклеген түбәнәйтәләр.
Әлеге ташларның биеклеге 4-5 сантиметр гына булырга тиеш, кайбер урамнарда исә алар 45кә хәтле җитә. Быел юл төзүчеләр әлеге проблема белән ныгытып шөгыльләнәләр. Барлык эшләр «Татдорпроект» ААҖ тарафыннан эшләнгән проектлар буенча алып барыла. Әлеге проектлар республиканың Төзү, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, инвалидларның җәмәгать оешмалары тарафыннан расланган. Шәһәрнең Бутлеров һәм Чуйков урамнарында, Җиңү проспекты белән Зорге урамы чатында, Короленко, Волгоград һәм Бондаренко урамнарында эшләр төгәлләнгән инде. Шулай ук инвалидлар Болак буе урамнарыннан да бернинди каршылыксыз йөри алалар.
Моңардан тыш, республиканың «Уңайлы мохит» программасы кысаларында, башка шәһәрләрдә дә шундый эшләр алып барыла. Юл аркылы чыгу урыннары, юл читендәге ташлар төрле категорияле инвалидларга яраклаштырып үзгәртелә. Мисал өчен, бу эшләр Чаллыда Х.Туфан һәм Сөембикә проспектлары чатында төгәлләнгән инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading