16+

Инвалидларны 5 елдан соң «җәннәт» көтә

Казанда 2011-2015 елларга исәпләнелгән «Мөмкинлекле мохит» («Доступная среда») программасы гамәлгә ашырыла.

Инвалидларны 5 елдан соң «җәннәт» көтә

Казанда 2011-2015 елларга исәпләнелгән «Мөмкинлекле мохит» («Доступная среда») программасы гамәлгә ашырыла.

Кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ирина Просвирякова чыгышында әйтелгәнчә, әлеге чаралар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә транспортта, йорт һәм биналарда, спорт корылмаларында, гомумән, яшәештә уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шушы мәсьәлә буенча фикер алышуларда катнашып: «Төзелеш оешмалары йортларга күтәрелү юллары (пандус) ясыйлар, ләкин аларда, киресенчә, имгәнергә мөмкин», - диде. Шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сөйләгәнчә, Казандагы мәктәпләрдә физик мөмкинлекләре чикле 1 мең бала укый, аларның 565е - инвалид. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов җиткергән мәгълүматларга караганда, Казанда 92 мең 57 инвалид яши.
Мэр Илсур Метшин: «Казанда инвалидларга уңайлы шартлар тудыруда кимчелекләр бик күп әле. Пандусларның кайберләре эшкә яраксыз. Социаль яклау учреждениеләренең үзләрендә дә пандуслар юк иде. Метро станцияләренең һәркайсын төзүгә миллиардлаган сум акча тотылды, ә аларда инвалидлар мәнфәгате уйланылмады. Азино-2дә һәм Яңа Савин районында төзелә торган ике яңа мәктәпне инвалидлар өчен лифтлар, күтәргечләр һәм пандуслар белән җиһазларга кирәк», - дип ассызыклады.
Метро станцияләре лифтлар һәм күтәргечләр белән тулысынча җиһазландырылачак, моның өчен акча күчерелгән инде.
Мэр Илсур Метшин сүз уңаеннан быел Казанда Халыкара өлкәннәр көне чараларының оештырылуына канәгатьсезлек белдерде.
- Концерт һәм пәрәмәч ул бер нәрсә, ә кайгырту - икенче. Декадада өлкәннәргә мунча бушлай дип вәгъдә бирдек. Ә «Комбытсервис» 15.00 сәгатьтән соң өлкәннәрне кертмәгән. Елына бер мәртәбә бит югыйсә. Бу зур ЧП. Чиновниклар кая караган? «Комбытсервис» акционерлык җәмгыяте булса да, ул аңа бабасыннан яки әбисеннән калган мирас түгел. Чакыртып, чара күрегез, - дип кисәтте Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading