16+

Ир-атлар – бер, хатын-кызлар өч көн ял итәчәк

Нәрсә-нәрсә, ә ял итәргә яратабыз инде анысы. Яңа ел чорының 10 көнлек каникулы да күбебезгә аз булды, инде 23 февраль һәм 8 Мартка зур өметләр баглап, чираттагы ялларны көтә башладык.

Быел 23 февраль һәм 8 Март пәнҗешәмбе көннәренә туры килә. Шул сәбәпле, күпләр өметләнгән чираттагы кыска вакытлы каникул 8 Март бәйрәме вакытында гына булачак, Ватанны саклаучылар көнендә исә бер генә көн ял итәчәкбез.
Шулай итеп, 22 февраль - чәршәмбе, бәйрәм алды көне буларак, кыска вакытлы эш көне дип билгеләнәчәк, ә 23е ял иткәннән соң, ягъни 24 февральдә барыбыз да эшкә чыгачакбыз.
8 Мартта исә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек туачак: бу вакытта безне 3 көнлек каникуллар көтә: 8, 9, 10 март ял көне булачак. Ә 11 март җомгага - 9 мартка күчерелү сәбәпле, якшәмбе көнне барыбыз да эшкә чыгачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading