16+

Ир-егетләр бездән нәрсә көтә?

Безгә бер генә көн ял, хатын-кызлар ел саен ким дигәндә өч көн ял итә, дип уфтанып йөрсәләр дә, көтәләр... Ир-егетләр дә без хатын-кызлар кебек үк бәйрәм көтә. Кибетләрне әнә хатын-кызлар басып алган - парфюмерия, кием-салым, сувенир бүлекләре «ипиле» чорларына куанып туя алмый. Без дә ярата беләбез анысы. Бүләк кенә түгел,...

Ир-егетләр бездән нәрсә көтә?

Безгә бер генә көн ял, хатын-кызлар ел саен ким дигәндә өч көн ял итә, дип уфтанып йөрсәләр дә, көтәләр... Ир-егетләр дә без хатын-кызлар кебек үк бәйрәм көтә. Кибетләрне әнә хатын-кызлар басып алган - парфюмерия, кием-салым, сувенир бүлекләре «ипиле» чорларына куанып туя алмый. Без дә ярата беләбез анысы. Бүләк кенә түгел,...

Композитор Илгиз Закиров:
- Советлар Армиясе чорындагы 23 февраль бәйрәме белән бүген уздырыла торганын чагыштырып та булмый. Хезмәт итеп, чын ир-егет булып кайтканнар өчен, әлбәттә, зур бәйрәм иде ул. Советлар Союзы бетү белән, дәрәҗәле бәйрәмнең яме, мәгънәсе дә китте. Армиядән качып йөрүчеләр заманында нинди Ватанны саклаучылар бәйрәме инде ул? Шуңа күрә мин аны бүген гадәти бәйрәм итеп кабул итәм. Бүләкләр дә өмет итмим. Вак-төяк бүләкне аны якыннарың теләсәң-теләмәсәң дә бирә анысы. Миңа иң зур бүләк - якыннарым җылысын тою. Хатыным Сания мин яраткан өчпочмакны пешерсә, аннан да зуррак бәйрәм табыны була алмый.
ИлСаф:
- Минем өчен 23 февраль - зур бәйрәм. Өч ел Тын океан янында - Петропавловск-Камчаткада, диңгез флотында хезмәт иттем. Шуңадыр, бу көнне бүген дә ничектер көтеп алам. Әмма, бәйрәм дип, бервакытта да бүләк өмет иткәнем юк. Мин бүләкләрне алырга түгел, бирергә яратам. Якыннарым игътибарыннан калдырмый үзе. Һәр елны ни дә булса бүләк итәләр. Истә калган бүләкләрдән җилкәнле көймә сувенирын атый алам. Әмма бәйрәм көнне кичке ашның бәйрәмчә булуын яратам. Быел да табында диңгез флотында хезмәт итүчегә махсус диңгез ризыклары булыр, балыктан әзерләнгән «подшуба» салаты булыр, дип уйлыйм. Әлеге салатны минем хатыннан да тәмлерәк ясаучы юк. Армия хезмәтендә хезмәт итеп кайткан ир-егетләрне исә чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм!
Марсель Вәгыйзов:
- Мин армиядә хезмәт итмәдем. Бу көнне дә күбрәк Ватанны саклаучылар көне итеп түгел, елга бер генә килгән ир-егетләр көне итеп кабул итәм. Ирләрнең дә үз бәйрәме булырга тиеш бит инде?! Һәр елны хатын-кызлар безгә игътибар күрсәтеп тора. Күлмәк биргәне бар хатынның, галстук биргәне юк бугай... Ә истә калган бүләк дигәндә, миңа көмеш кул чылбыры бүләк итте ул. Бик ошаган иде. Хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә хыялланабыз инде бүләкләр турында. Менә быел яңа машина бүләк итсеннәр иде миңа! Кичке аш та нәкъ ирләрчә булырга тиеш - ит ризыклары дисеңме, тәмле шашлык та шәп булачак... Хатыным әнә манты пешерәчәкмен, ди. Улым Шамил белән бездә бүген бәйрәм!
Рәсим Низамов:
- Армиядә булмасам да, һәр ир-егет Ватанны саклаучы кеше бит инде ул. Бу көнгә артык әһәмият бирмим. Ходай Тәгаләнең һәр бирмеш көне - бәйрәм. Бүләк дип тә исем китми - бирсәләр әйбәт, бирмәсәләр дә начар түгел. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Шуңа, моны бирсәләр ярар иде, дип хыялланып утырмыйм. Нәрсә бирәселәрен белгәч, бүләк булмый бит инде ул. Бүләк икән, сюрприз булырга тиеш. Кырыну җайланмасы, күлмәк ише кием-салым, парфюм алган бар... Кичке ашлар белән дә беребезне дә шаккатырып булмый. Бәлки, хатын кичкә ресторанга чакырыр...
Раяз Фасыйхов:
- 23 февраль - армиядә хезмәт итүчеләр бәйрәме. Мин армиядә булмадым. Шуңа да бу көн миңа берничек тә кагылмый һәм ул миңа бәйрәм түгел, гадәти көн. Мәктәптә укыганда кызларның футболка, кырыну җайланмасы, дезодорант, хушбуй биргәннәре бар иде анысы. Ә бүген мин бүләкләр алмыйм да, көтмим дә. Бу көнне армиядә хезмәт итеп кайткан яисә анда әлегә хезмәт итүчеләрне котлыйм. Бу исәптән минем абыем да армия хезмәтендә булып кайткан кеше, энекәшем - әлегә хезмәттә. Аларны котладым инде.
Рөстәм Закиров:
- Мин Германиядә - мото-стрелковый дивизиядә, җәяүле гаскәрдә хезмәт иттем. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әмма Ватанны бер генә көн сакламыйлар, ир-егетләр өчен ул көндәлек бурыч. Ил сәясәтенең тотрыксызлыгы, ватанпәрвәрлеккә кагылышлы сораулар борчый үзе. Хәзер бит армиягә караш бик нык үзгәрде. Без атлыгып тордык, шулай тиеш итеп кабул итә идек армияне... Бәйрәм булса да, мин аны бүләкләр кабул итә торган көн итеп кабул итмим. Телдән котласалар, бик җиткән. Хатыным Люция барыбер ни дә булса бүләк итә - йә алдан, йә соңлап булса да, кирәкле әйбер ала ул. Әллә нинди кичке ашлар да көтмим, 23 февральгә караганда, без 1 мартны зарыгып көтәбез. Ул көнне безнең кызыбызның туган көне...
Фәрит Фәйзрахманов:
Мин бу көнне ир-егетләр көне буларак кабул итәм. Хушбуй, кырыну җайланмалары, күлмәкләр, ярату сүзләре кабул итә торган көн бит инде ул. Елга бер генә килүче бәйрәмне шуңа да көтеп алабыз. Быел миңа хатыным Мәрьям зур бүләк әзерләп йөри. Ул да булса - фитнес клубка абонемент. Мин исә аны ресторанга кичке ашка чакырачакмын. Бүләк ашы - кара-каршы дигәндәй...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading