16+

Иртәгә «Ат көне»: Яңа Кырлайда узачак чарада катнашучы җайдакларга приз фонды 500 меңгә кадәр

Татарстан хөкүмәте тарафыннан республикада 1 октябрь - Ат көне дип игълан ителде. Арча районының Яңа Кырлай авылында 1 октябрьдә «Ат көне» бәйрәме үткәрелә, мәдәни-спорт программасы 10.00 сәгатьтә башлана.

Иртәгә «Ат көне»: Яңа Кырлайда узачак чарада катнашучы җайдакларга приз фонды 500 меңгә кадәр

Татарстан хөкүмәте тарафыннан республикада 1 октябрь - Ат көне дип игълан ителде. Арча районының Яңа Кырлай авылында 1 октябрьдә «Ат көне» бәйрәме үткәрелә, мәдәни-спорт программасы 10.00 сәгатьтә башлана.

- Габдулла Тукайның туган ягында Ат бәйрәме инде өченче ел оештырыла. Быел җайдакларның 40 һәм 80 километрга чабышлары буенча Россия чемпионаты этабы да Яңа Кырлайда уза, - дип күңелле яңалык җиткерде Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев кичә «Татмедиа» агентлыгында.

Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Кавказдагы республикалар, Татарстанга чиктәш республикалар ат чабышларында катнашачакларын белдергәннәр инде.
- Республика районнарыннан да киләчәкләр. Спортчылар чыгышларыннан тыш та күңелле ярышлар оештырыла. Мәсәлән, «Иң оста ат җигүче» бәйгесе, - дип таныштыруны дәвам итте Васил Шәйхразиев, - атка тиз генә арба җигәргә, арбага капчыклар төяп алып барып бушатырга һәм атны туарырга кирәк. «Авыл егетләре» исеме астында җайдакларның гадәти авыл атларында чабышлары була. «Иң матур җигүле ат», шулай ук яңа арбаларга һәм чаналарга конкурслар үтә.
Зур ярминкә оештырыла, сәүдә оешмалары белән беррәттән фермерлар да казылыклар, кымыз сатачак.


Бүләкләр бик ымсындыргыч! 80 километр арада җиңүче җайдакларга приз фонды - 500 мең, ә 40 километр араны беренче булып килүчеләргә - 400 мең сум. «Иң оста ат җигүче», «Иң матур җигүле ат» - 100, «Авыл егетләре» бәйгеләренең һәркайсысының приз фондлары - 100әр мең сум. Чиста токымлы һәм ярымтокымлы атларда җиңүчеләргә призлар фонды 75әр мең сум.


- Татарстанда тотрыклы рәвештә 32 мең ат асрала. Ат чабышлары вакытында чиста токымлы атны сатып җибәрү яки сатып алу гадәти күренеш. Яңа Кырлайда ат чабышлары белән беррәттән, ярминкә дә оешып китә икән, бу бик яхшы. Киләсе елда ат чабышлары буенча Берләшкән дәүләтләр берлеге Кубогын республикада кабул итү нияте бар. Яңа Кырлайда 1 октябрьдә, һава торышы нинди булуга карамастан, «Ат көне» бәйрәме үткәреләчәк. Ат чабышлары узасы урынга автобуслар йөрү каралмаган, шунлыктан теләгәннәргә үз машиналарыңда килергә туры киләчәк. Киң болын-кырга нинди билет сатылсын инде, бәйрәм тамашалары, әлбәттә, бушлай. Халык килсен! Бик күңелле булачак, - диде Васил Шәйхразиев.


Татар халкы өчен ат элек-электән изге хайван. Атның үз хуҗасына тугърылыгы, тырышлыгы җырларда данлана. Татарстанда «Ат көне» - республика югарылыгындагы бәйрәм, дип, кабул ителүен, аның ел саен билгеләп үтеләчәген күпләр ихластан хуплар, мөгаен. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның: «Җиктереп пар ат Казанга, туп-туры киттем карап», дигән сүзләрен аз гына үзгәртик тә, җиктереп ат - Кырлайга, туп-туры китик карап диик әле.
Иллә дә мәгәр, гаҗәп күңелле бәйрәм булырга охшап тора Арчаның Яңа Кырлай авылында!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading