Шәһри Казан

Ишегалларына байлар да күз салсын иде

Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәләрнең берсендә мэр Илсур Метшин: «Уңайлы торак» идарәче компаниясе тарафыннан, Чуйков урамындагы кебек, кече архитектура сыннары кулланылып төзекләндерелгән матур ишегаллары Казанда күбрәк булсын», - дигән иде.

«Уңайлы торак» эшчеләре бу көннәрдә Академик Лаврентьев урамындагы 10 нчы йорт ишегалдын комплекслы төзекләндерү белән мәшгуль. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, башкалада инде 90 ишегалды комплекслы яңартылган. Аларга, спорт мәйданчыкларыннан, эскәмияләрдән, чәчәклекләрдән тыш, кече һәйкәлләр һәм җәйге сәхнә дә куелган. «Быел 87 ишегалды һәм кварталара 5 юл төзекләндерелә. Моның өчен 300 миллион сум акча билгеләнде. Ишегалларындагы юллар киңәйтелә, автомобильләр өчен өстәмә рәвештә 3 мең урын ясала», - диде Игорь Куляжев. «Мөмкинлекле мохит» программасы кысаларында инвалидлар мәнфәгатьләренә нык игътибар бирелә. Казанда янә 80 мең кеше үзләренең йортларындагы уңайлы ишегалларына чыгып ял итү, спорт мәйданчыкларыннан файдалану мөмкинлеге ала.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Депутатлар, иганәчеләр ишегалларын төзекләндерүдә һәм җиһазлауда ярдәм күрсәтсеннәр иде. Төзеклек, матурлык үзебез өчен бит», - дип, теләкләрен дә әйтте.
Казанда 4200дән артык ишегалды бар. Эш фронты әле бик зур. Уңышларга ирешкән эшкуарларга үзләре уйнап үскән ишегалларын төзекләндерүдә катнашырга һич тә соң түгел.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    64
    0
    0
Ночной режим