16+

Иске Татар бистәсен төзекләндерү башланды

2012 ел - Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы.

Иске Татар бистәсен төзекләндерү башланды

2012 ел - Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы.

Иске Татар бистәсендә беренчеләрдән булып Ш.Мәрҗани урамындагы тарихи йортлар төзекләндереләчәк. Шушы урамдагы 4 нче йортның (П.З.Садовский милке булган) мәдәни әһәмияттәге бина икәнлеге ачыкланган. Ул XIX гасырның икенче яртысында архитектор П.Е. Аникин сызымнарына таянып төзелгән. Таушалган йортны «Симург» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сатып алган, төзекләндерүдән соң биредә әлеге оешманың офисы урнашачак.
«КамаСтройИнвест» компаниясе Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 6 нчы йортны кунакханә итеп үзгәртәчәк, ул «Иске Татар бистәсе» исемен йөртәчәк. Җирле әһәмияттәге һәйкәл - сәүдәгәр Сабитовлар йорты (Ш.Мәрҗани ур., 8) торак буларак файдаланылган иде. Анда яшәгән 12 гаиләгә Һ.Такташ урамында төзелә торган йорттан 15 фатир бирелгән. Р.Гаязов тарафыннан төзекләндерелүче Сабитовлар йортында татар көнкүреше музее, һөнәрчелек остаханәләре һәм ресторан урын алачак.
«Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров әйткәнчә, Ш.Мәрҗани урамындагы 40 нчы йорт (элек Әхмәт бай милке булган), Сафьян урамындагы 4 нче йорт, Юнысов бакчасы, гомумән, бистә комплекслы төзекләндереләчәк.
Башкала мэры Илсур Метшин эшләрнең барышы белән танышканда: «Иске Татар бистәсенең тарихи ансамбле катгый сакланырга тиеш. Туристлар борынгылыкны күрсен. Янәшәдә самолетлар очкан, «Мерседес»лар чабышкан бер заманда, юл аша чыгуга, XVIII гасыр мохитенә эләгү кирәк. Туристлар да, казанлылар да һөнәрчелек остаханәләренә, Казанда беренче таш мәчет булган «Мәрҗани» мәчетенә керсен, кушылып намаз укысын», - диде.
Юкка чыккан агач йортларны торгызуда Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы да катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading