16+

Ислам банкинглары популярлаша

Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KazanSummit-2015" VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады.

Ислам банкинглары популярлаша

Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KazanSummit-2015" VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады.

Быел биредә Россия, шулай ук Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка чит илләрдән, барлыгы 746 вәкил катнашты. "KazanSummit-2015" чараларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та килде.

"Ислам финанслары - нәтиҗәле глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен" стратегик форумында Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

- Хәзерге вакытта без Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуын күрәбез. Мөселман илләре Россияне халыкара аренада аерып калдыру омтылышларына начар мөнәсәбәтен белдерде. Әле алай гына да түгел, алар безнең белән хезмәттәшлекне җәелдерергә омтыла. Кешеләр халыклар арасындагы дуслыкны юкка чыгару, илләрдә тотрыксызлык булдыруга түгел, ә киресенчә, үзара берләшергә омтылырга тиеш. Россия исә бу процесска зур игътибар бирә. "Россия - Ислам дөньясы" стратегик төркемен булдыру да нәкъ менә шушы максатны күздә тота, - диде ул.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, Ислам дөньясы илләре белән элемтәләрне ныгытуда сәүдә-икътисади, инвестицион һәм финанс тармаклары аеруча зур роль уйнарга тиеш.

- Дөнья икътисадындагы соңгы вакыйгалар Ислам банкингының заманча икътисади кризисларны шактый уңышлы җиңә алуын ассызыклап күрсәтте. Шул рәвешле, алар традицион финанс системалары янында шактый нәтиҗәле өстәмә вариант булып тора. Мәсәлән, көнбатыш илләрендә ислам банкингының уңышлы эшләвен күрсәтә торган үрнәкләр күп. Россиядә әлеге юнәлеш тиешле үсеш алмаган әле. Шулай да илебезнең алдынгы банкларында ислам финансларына карата кызыксыну көннән-көн арта. Мәсәлән, Саклык банкы. Хәер, бу өлкәдә актив эшләү өчен каршылыклар да юк түгел. Күбесе федераль банк законнары, салым салу системасы, халыкның финанс банкингы турында белмәве һәм аңа шикләнеп каравы белән бәйле. Тик ничек кенә булмасын, бу проблемаларның барысын да хәл итеп була: дөнья тәҗрибәсе шуны ассызыклый. Федераль үзәк ярдәме белән без бу процессларга тиешле динамика бирә алырбыз дип ышанам, - ди Рөстәм Миңнеханов.

- Татарстан лидеры әйтүенчә, безнең республика бу тармак буенча Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда шактый алда бара. Республикада ислам финанс инструментлары белән эшләү буенча күп кенә уңай тәҗрибәләр бар. Мәсәлән, Татарстанның халыкара инвестицион компаниясе, Евразия лизинг компаниясе, Шәригать законнары буенча беренче килешүләр төзегән "Ак Барс" банкы - әнә шундыйлардан. Өстәвенә, Казанда "Амаль" ислам финанс йорты эшли. Ул елына 30-40 процентлы үсеш күрсәтә.

- Ислам банкингын популярлаштыру буенча эшчәнлекне алга таба да көчәйтү күздә тотыла. Шәригать кануннарына корылган, дөрес һәм намуслы Ислам финанс банкингы халыкта киң кулланылыш табар, мөгаен.

Фото: info.tatcenter.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading