Шәһри Казан

Ислам ул йә бар, йә юк

19 июльдәге канлы вакыйга һәм аңлаешсыз тамаша илебез халкын тетрәндереп кенә калмады, төрле сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре, динчеләр, галим-голәмә өчен нәтиҗәләр чыгару, үз караш-фикерләрен, идеологияләрен алга сөрү, шуларны башкаларга ирештерүгә менә дигән җирлек ясады. Кыскасы, болганчык судан балык тоту чоры башланып китте һәм ул әле дә дәвам итә.

Ислам динен тотучыларның өйләрендә узган тентүләр, тентү вакытында Оренбург мәхкәмәсе тарафыннан «экстремистик» буларак танылган дини әдәбиятның әледән-әле табылып торуы, күпләп кулга алулар, «фәйзрахманчылар»ның «оя»сын туздыру, Татарстан Дәүләт Советының җәйге каникулын өзеп утырыш җыюы, Россия Ислам Университетында «Беренче Якупов укулары», экстремизмга багышланган конференцияләр, лекцияләр, интернет форумнарда, массакүләм мәгълүмат чараларында дәвам итүче дискуссияләр - һәммәсе моңа ачык мисал. Җитмәсә, Рамазан гаете көнне Дагыстанда гомер итүче суфиларның остазы, Нәкышбәндия тәрикате тарафдары Сәет әфәнде Чиркавыйны да өендә шартлатып үтерделәр. Вәлиулла хәзрәтнең үлеме һәм мөфтинең машинасын шартлату исә, Рамазан аена аяк басканда, атнакич оештырылган иде. Мондый көннәрдә «сугыш» ачучыларның Аллаһка иман китергән бәндәләр булуы бик шикле. Чөнки изге Рамазан ае барлык мөселман дөньясын да татулаштыру, низагларны онытып, кичектереп тору чарасы да әле. Шуңа да карамастан, «ваһһабчылык», «сәләфичелек», «радикаль ислам», «дини экстремизм», «фундаментализм» дигән төшенчәләр белән аталган дини агымга каршы көрәш Россия масштабындагы көнүзәк мәсьәлә дәрәҗәсенә күтәрелде.
Берәүләр «ак ефәккә төрелгән» «традицион» төшенчәсен әләм урынына күтәрергә һәм үзләренә сәяси очколар җыеп калырга ашыкса, икенчеләре әлеге болганчык вазгыятьтә авызларына су кабып, балыкка әверелү ягын хәерле күрде. Хәер, «традицион ислам» дип авыз чайкаучы кайберәүләрнең чынлыкта җил кайсы яктан иссә, йөзләрен шунда боручылар икәнен дә яхшы беләбез. Тарих үз теләге белән чукынып морзаларга әйләнүчеләрне дә, совет дәһрилеге чорында атеист битлеген үз итеп, соңрак мулла роленә күчүчеләрне дә яхшы хәтерли. Һәммәбезнең дә асыл ниятләрен Аллаһ үзе беләдер.
Ә хәзерге болганчык чорда исә яңа гына хак юлга аяк атлап килүче, катлаулы дини төшенчәләрдә гыйлем тупларга өлгермәгән гади халык үзенең кем булуын, «ак» һәм «кара»га бүлеп куючы сызыкның кай җирдә икәнен аңлый алмаудан гаҗиз булып, әле дә аңына килә алмый йөри. Җитмәсә, акыл сатарга яраткан кайбер муллаларның үз гаиләләрендәге хәлләр, аерым алганда мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якубның соңгы биш елда актив православие вәкиле Галина Авентьева белән никахлы булу факты да күпләрне өнсез калдырды. Бездә халык дин хакында муллаларга, имамнарга карап фикер йөртә шул. Шуңа да халык мәхәббәтен яулар өчен имамның иң әүвәл үзенең үрнәк булуы, мәхәлләсе тарафыннан яклау табуы кирәк.
Нәрсә соң ул традицион ислам?
Тукай бүләге иясе шагыйрь Ркаил Зәйдулла сентябрь башларында узган «Якупов укулары»нда: «Ислам ул йә бар, йә юк! Ислам традицион яки традициясез була алмый. Безнең халык ислам диненең фарызларын үтәүчеләрне - ваһһабчы, ә Аллаһка ышанган, әмма фарызларын үтәмәгән, кайвакыт салгалап та алырга яратучы кешене традицион дин тотучы, дип кабул итә», - диде. Ни кызганыч, халкыбызның күпчелек өлеше чыннан да ислам динен никах укыту, балага исем куштыру, мәет җирләү, өче, җидесе, кырыгы кебек мәрхүмне искә алып, Коръән мәҗлесләре уздыру, һәм елына ике мәртәбә Гает бәйрәмнәрендә мәчеткә барып, йә булмаса Болгар җыенында катнашып тәүбәгә килү өчен кирәкле гореф-гадәт буларак кына кабул итә. Ә тәүбәгә килгәннән соң, Аллаһтан курыкмыйча, аның тыйганнарыннан тыелып, фарызларын үтәмичә, гөнаһка батып, зәгыйфь иман, яки имансызлыкта яшәвен дәвам итүне кулайрак күрә, ягъни тукран тәүбәсе белән яшибез. Кыскасы, ислам яшәү рәвеше буларак түгел, ә мулла чакыртып йола хезмәтләрен үтәтү буларак кына кабул ителә.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Россия ислам университетының фәнни эшләре буенча проректоры Рөстәм Батров исә бу хакта болай ди: «Традицион ислам» ул үзбилгеләмә түгел, ә бүген килеп туган ситуацияне хәл итү өчен бирелгән атама, төгәлләнмәгән доктрина, тренд. Мәсәлән, Әбу Хәнифә үз заманында, фарсыларны исламнан аермас өчен, диндә шәраб эчү генә хәрам, дип әйтеп, фарсыларның традицион эчемлеге булган исерткечтән - нәфис (напиз)тән аларны тыймаган. Ахырдан дин юлына ныклап баскач, алар үзләре үк хәмердән баш тарткан. Пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән чорда ук та фарсылар намазны үз телләрендә укыган. Аларга сүз әйтмәгәннәр. Традицион ислам ул китап сүзен генә түгел, реаль тормыш ситуациясен, яшәү җирлеген исәпкә алып гамәл кылуны күздә тота. Формальлек һәм хәрефчелеккә бирелеп, һәр нәрсәне туры мәгънәсендә аңлаучыларның бүген гарәп илләрендә әүлияләрнең каберләрен җимерүләрен, тарихи һәйкәлләрне юк итүләрен күрәбез бит. Ә тарихи һәйкәлләр белән бергә традицияләр, буыннан буынга күчеп килгән йолалар да җимерелә. Безгә башбаштаклыкны, мин-минлекне бетерергә, сыгылмалырак булырга кирәк. Төркиядә тормыш
тәҗрибәсе туплап, җитәрлек гыйлем эстәп, 40 яшенә җитмәгән ир-атларны «бары тик чәй ясарга гына сәләтле» диләр. Традицион ислам мөселманны буйсынучан һәм тыңлаучан булырга өнди». Ягъни Рөстәм Батров фикеренчә, җәмгыять дин кануннарына буйсынырга тиеш түгел, ә дин җәмгыять кануннарына буйсынырга тиеш булып чыга. «Бер авылның надан мулласы халыкка аякларын юмыйча гына мәчеттә намаз укырга рөхсәт биреп, авылдашларын мәчеткә йөрергә өйрәтә. Ә авылга килгән гыйлемле шәкерт, бу хәлне күреп, мулланы тәнкыйтьли башлагач, ул: «Мин аларны мәчеткә йөрергә өйрәттем, ә хәзер син аларны аякларын юарга өйрәт», - ди. Без ике начарлыкның азрак зыян китерә торганын сайларга тиеш», - дип дәвам итте ул сүзен.
ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районының Татар Майнасы авылында мәктәп директоры булып эшләүче Рәфыйк Насыйров исә бүгенге көндәге аңлашылмаучанлыкларны иң әүвәл терминнар буталышында күрә. «Ир-атлар сакал үстерүләре, хатын-кызлар яулык ябулары аркасында күршеләрендә шик уятып, соңгы араларда күпме дин кардәшебез зыян күрде. Халык бит сакаллы, уранган икән, димәк, безнең традицияләргә туры килми дип белә, хокук сакчыларын андыйларны тикшерергә өнди. Барысы да дин турында дөрес мәгълүмат җитмәүдән, һәр нәрсәне үз исеме белән атамаудан килә. Әбу Хәнифә мәзһәбеннән дә сәләфиерәк, борынгырак, ягъни традиционрак агым бармы икән? «Сәләфи» дигән терминны радикалларга карата кулланмагыз. Бүген «ваһһаби», «сәләфи», «тәймияче» атамалары белән билгеләнеп йөрүчеләргә «мәзһәбсезләр» дигән сүзне куллану дөресрәк. Яки «хариҗилар» дияргә кирәк. Бу сүз тышкы, чит дигәнне аңлата. Ваһһабчылык терминына килгәндә, Гарәбстанда ул - рәсми идеология. Ваһһабчы сүзен дошман сүзе белән тәңгәлләштереп, үзебезне гарәпләргә каршы куймыйк», - ди Рәфыйк Насыйров. Шуңа өстәп ул шәһәрдә традицион ислам мохите булдыруга да тормышка ашмастай эш буларак карый һәм татар авылларын сакларга чакыра. Радикаль агымнар барлыкка килү сәбәпләренең берсен татар баласының шәһәр мохитендә манкортлашуында, тамырларын җуюында күрә.
Казан федераль университетының төбәк һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты Илшат Сәетов «традицион ислам» термины астында ислам диненең әшәри-мәтруди мәктәпләренең дүрт мәзһәбе һәм суфичылык тәрикатьләре күздә тотылуын әйтә. «Евроисламчылар - Коръән һәм акыл белән генә, Коръәнчеләр изге китабыбызга таянып кына дин юлыннан туры барып була дип исәпли. Традиция ул Коръән тексты аша гына күчми. Китап уку фәкать 7-8 процент кына мәгълүмат бирә. Аның контекстын, нинди шартларда, нинди интонация белән әйтелгәнен, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен белергә кирәк. Традицион ислам ул - тәрбия чылбыры. Дини белемне үзләштерүдә укытучы, остаз аеруча зур урын били. Остазның бик күп шәкертләре, мөритләре була. Ул вафатына кадәр шуларның берничәсенә генә иҗаз хокукы, ягъни дәвамчы булырга рөхсәтен калдыра. Кызганыч, бездә СССР атеизмы чорында суфилар чылбыры (силсилә) өзелгән. Ә менә Төркиядә, Дагыстанда традицион ислам - суфилар исламы дәвам иткән. Шуңа күрә без бүген чит илләрдәге суфилардан иҗаз алып, аларның чылбырын гына дәвам итә алабыз. Әгәр читтә дини гыйлем эстәүче яшьләребезнең күбесе Төркиягә барган булса, бүген бездә ваһһабчылык проблемасы күзәтелмәс иде», - ди Илшат Сәетов. Димәк ки, без Тукайлар чорында шактый сүгелгән Ишми ишаннарны, кадими суфиларыбызны, бик теләсәк тә, кайтара алмыйбыз, ул чылбыр өзелгән. Кайчандыр Вәлиулла хәзрәт әйтеп калдырганча, нәкышбәндия тәрикатендәге дин белгечебез, суфи Мөһәммәтзакир Камали кебекләрнең хезмәтләрен өйрәнә башласак кына инде.
Кем хак икәнен Аллаһ кына белә
Бүген «сәләфиләр» дип шартлы исем бирелгән төркемнең төп каршылыгы дингә яңалык кертүгә (бидгатькә) һәм суфичылыкка булган мөнәсәбәтләрендә икән. Кайбер радикаль карашлы булып саналучы мөселманнарның суфиларны «Аллаһка турыдан-туры түгел, ә әүлияләр аркылы мөрәҗәгать итәләр» дип, мөшриклектә (бозыклыкта) гаепләүләре дә мәгълүм. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Шәһәвиев Сәед-Дамир әфәнде әйтүенчә, алар кешеләрне диндәге үз фикердәшләренә һәм кяферләргә аера. Алар арасында берләшә алучы мәхәлләләр дә юк дәрәҗәсендә. Кайсылары нык радикаль булса, кайсылары чамалы, үз фикерләрен башкаларга ирештерүдән ары узмый. Барысы да диярлек хак ислам дәүләте турында хыяллана. Алар өче, җидесе, кырыгы кебек гореф-гадәтләребезне, Мәүлид бәйрәмнәрен танымый.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтендәгеләрнең шактые радикаллар белән көрәшергә дәүләт ярдәм итәргә тиеш, дип исәпләсә, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында җәмәгать фикере һәм исламны өйрәнү бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшләүче Ләйлә Алмазова исламда дөрес һәм дөрес булмаган агымнар юк, һәркем үз каланчасыннан, гыйлем дәрәҗәсеннән чыгып дин турында фикер йөртә, аларның барысы да яшәргә хокуклы, дигән фикерне алга сөрә. «Соңгы 5 елда Татарстан, Башкортстан һәм Түбән Новгород өлкәсендәге мөселман җәмәгатьчелеген өйрәндем. Максатым - безнең өлкәдә нинди идеологик көчләр барлыгын ачыклау иде. Исламда ул сәләфиләр, традиционалистлар һәм иң азы интеллектуал-реформаторлар. Алар арасында «дини тәгълимат», «мөселман хокуклары» һәм «этика» буенча килешә алмаучанлык бар. Минем сәләфиләр белән дә, традицион ислам тарафдарлары белән дә аралашканым булды һәм миңа алары да, болары да ошый. Күп еллык диннәр өйрәнү тәҗрибәм буенча, бер агымны өскә күтәреп, икенчесен түбәнәйтеп карарга ярамаганын әйтәсем килә. Диндә соңгы дөрес хакыйкатьне белеп булмый. Бүген хакимиятнең традицион исламдагыларны яклавы мөселманнар арасындагы каршылыкны тагын да кискенәйтергә мөмкин. Минемчә, мөфтият аеручы түгел, ә берләштерүче ролен үтәргә тиеш», - ди Ләйлә ханым.
«Ислам портал»ының җаваплы редакторы, социолог Данис Гәрәев иcә, диннең дәүләттән аерылган булуын искә төшерергә чакырды. Республикада суфичылыкка дәүләт заказы булган кебек сизелә башлады. Дәүләт дәрәҗәсендә бер генә дини юнәлеш белән шаяру куркыныч. Теләсә нинди дини оешмаларга бары тик дәүләткә һәм җәмәгатьчелеккә лояль булырга, ә канун бозучыларны, әлбәттә, хөкемгә тартырга кирәк дип саный Данис.
Без еш кына бер өстәл артына төрле конфессия вәкилләрен җыябыз, тик кызганыч, әлегә конфессияара диалог турында түгел, ә үзара аңлашасы бар шул. «Бал-бал» дип кенә авыз балланмаган кебек, «традицион» сүзен даими телдә йөртеп кенә берәү дә фикерләрен, идеалларын алмаштырырга ашкынмый. Берәүне дә кыерсытмыйча, каршылыклы фикерләребезне Аллаһның үз хөкеменә тапшырып, бер-беребезне хөрмәт итеп, татулыкта яшәргә өйрәнсәк иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: