16+

«Исламия, «Кыр казлары»н җырла әле»

«Картаямыни соң йөрәк», - дип җырлый-җырлый, Исламия ханымның, әкрен генә, ашыкмый-кабаланмый, бу юлы инде Хәлил абыйдан башка гына, тагын бер юбилеена якынлашкан көннәре. Мин беренче тапкыр күчмә театрга килеп кергәч, Исламия Мәхмүтованы күрүгә үк, аны атаклы рус артисты Ермоловага охшаттым.

«Исламия, «Кыр казлары»н җырла әле»

«Картаямыни соң йөрәк», - дип җырлый-җырлый, Исламия ханымның, әкрен генә, ашыкмый-кабаланмый, бу юлы инде Хәлил абыйдан башка гына, тагын бер юбилеена якынлашкан көннәре. Мин беренче тапкыр күчмә театрга килеп кергәч, Исламия Мәхмүтованы күрүгә үк, аны атаклы рус артисты Ермоловага охшаттым.

Мәһабәт төз гәүдә, аксөякләрнекедәй төс-кыяфәт, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр... Һәм инде, әлбәттә, янында Хәлил агай. Аңарда да ир кеше өчен кирәгеннән артык булган чибәрлек, кап-кара мыек, көр тавыш. Берсеннән башка икенчесен күз алдына китереп булмаслык, берсен-берсе тулыландыручы матур парлар, үрнәк гаилә булды алар. Һәм инде шунысы да бәхәссез - икесе дә чын мәгънәсендә Ходайдан бирелгән талантлар.
Әгәр артистта Ходай тарафыннан бирелгән талант булмаса, ялкау икән, ник шунда биш-алты институт тәмамламый, ул берничек тә яхшы артист була алмый. Бу нәкъ менә Исламия ханым мисалында бик ачык күренә. Бернинди профессиональ белеме булмыйча: «Миңа бернәрсә дә - акча да, фатир да кирәкми, мине бары тик театрга эшкә генә алыгыз», - дип иҗат юлын башлаган Әлки кызы Исламия 70 ел гомеренең 50 елын сәхнәгә багышлады. 80 еллык тарихы булган К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында мәшһүр шәхес ул, чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен казанган, исемле, «Фидакарь хезмәт өчен» медальле, дәрәҗәле артистның берсе.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова эш сөючән, таләпчән булуы, бар дөньясын онытып театр сәнгатенә хезмәт итүе белән үзенә җәлеп итте дә.
Ул туктаусыз нидер яза, язганнарын миңа да укып күрсәтә, шулай итсәм ничегрәк булыр икән, дип, хәтта киңәш тә сораган була. Язган пьесаларын режиссер буларак сәхнәгә дә куя. Сәнгать өлкәсендәге җәмәгать эшләрендә даими катнаша, һаман хезмәттә, хәрәкәттә. Ә халык: «Хәрәкәттә - бәрәкәт!» -дип юкка гына әйтмәгәндер. Менә шул инде аның картаймавының, рухы көчле булуының, матурлыгының сере. Без аңа үзара яратып: «Матур апа», - дип дәшәбез.
Исламия ханым белән безнең ахирәтлек-дуслык, гаиләбез белән фатир алып, алар янына Киров районына күчкәч башланып китте кебек. Аның белән төрле темага да сөйләшеп була. Түбән Осландагы бакчаларыбызда да күрше булып яшибез. «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», - ди бит халык. Без дә, Аллага шөкер, шулай: бары - уртак, югын бүлешеп дигәндәй яшибез. Матур апа» - ул искиткеч гадел, ялганны бөтенләй кабул итми, үз сүзен чатнатып әйтеп бирә белә. Бер елны аның белән бергә «Бәкер» шифаханәсендә бергә ял итәргә туры килде. Икәү генә анда ял итүчеләргә бушка ике сәгать ярымлык концерт күрсәттек. Әйтәсе килгән фикерем шул - ял иткәндә дә тик тормый безнең Исламия апа.
Ул бик рәхәт юлдаш, әңгәмәдәш. Аның белән барган җирдә - гастроль булсынмы ул, очрашу кичәсе булсынмы - беркайчан да ач йөрмисең, киресенчә, әле күчтәнәчләр белән кайтасың. Ул үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнгән иде, гастрольдә йөргәндә миңа иске китаплардан никадәр шигырь, бәет, җырлар укып яздырды. Ә автобус белән 9 мең чакрым арага - Себер шәһәрләре буйлап гастрольгә бару бүгенгедәй истә. Томскидан башлап Красноярск краеның Ханты-Манси чигендә урнашкан Лесосибирск каласына хәтле барып җиттек. Көн саен 350-400 чакрым сикереш, иң кыска ара 270 км булды. Килеп төшкәч тә, кунакханәгә урнашканчы, башта спектакль уйныйбыз, аннан соң гына кунакханә. 4-5 сәгать ял итеп алабыз да тагын юлга. Чөнки сәгать поясы гел алышынып тора, өлгерергә кирәк. Көн саен иртән кузгалып киткәндә: «Балалар, мин Себергә, әгәр сөрмәсәләр, гастроль дип башка монда хәтле килмәм инде», - дигән ярымшаярудан башка зарлану ишетмәдем матур ападан. 19 яшеннән килеп, драма һәм комедия күчмә театрында ул. Театр булсын, яшәсен, дип, ат чанасында, трактор арбасында, җил-яңгырга, карлы бураннарга карамыйча, гомеренең 50 елын иҗатка багышлаган артист бит Исламия Мәхмүтова. Алар - чыдам, алар - сабыр. Алар зарлануны белми. Дөресен генә әйткәндә, Хәлил абый белән Исламия апа - театрыбызның каһарманнары, алар театрыбызның йөз аклыгы, кабатланмас тарихы. Өстәвенә, бүгенгесе көндә Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә ия булган ике талантлы кыз үстерделәр. Ни кызганыч, тарихны бүген Исламия ханым ялгызы гына дәвам итә. Киләчәктә аны кызлары Лилия белән кияүләре Ринат Шәмси язар дигән өметтә калам.
Матур апа барган бер җиреннән, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән бергә, аларның орлыкларын да җыеп кайта. Ул берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерергә дә ярата шул. Хәлил агай (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын): «Ярар, Исламия, көзен кешеләр уңыш җыйганда, син чәчкә орлыклары җыярсың», - дип яратып әйтә торган иде. Аларның бакчаларында гына түгел, өйләрендә дә гөлләр матур, Исламия ханым:
«Гөл бакчабыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына»,
- дип җырлый-җырлый, алар белән сөйләшә-сөйләшә су сипкәнгә күрә, ел әйләнә шау чәчәктә утыралар.
Җыр сүзләрен искә төшерүем юкка түгел. Бигрәкләр дә моңлы итеп, күңелгә сеңдереп җырлый бит Исламия ханым ул җырларны. Шулай булмаса, Илдар Юзеевның моннан күп еллар элек куелган «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә җырын - кайда гына булса да, нинди генә спектакль уйнасак та - тамашачы бүгенге көнгә кадәр сорар идемени?! Шулай бер елны, Хәтер көнендә Исламия ханымның, Сөембикә-ханбикә булып киенеп,
«КамАЗ» машинасы әрҗәсенә урнаштырылган тәхеткә утырып, янына сөңге тоткан сакчылар куеп, Ирек мәйданыннан Кремльгә таба барышы. Сөембикә-ханбикә Ленин урамыннан узганда, ике хатын: «Исламия «Кыр казлары»н җырла әле», - дип кычкырмасыннармы! Менә шуннан аңлашыла инде ул җырның популярлыгы, аның җыр-моңының нинди көчкә ия икәнлеге.
Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була шул. Аның үзе язган, режиссер буларак куйган спектакльләре бүген дә зур уңыш белән бара. Миңа да Рәдиф Сәгъдинең ул куйган «Сынган беләзек» һәм үзе язган «Син бит минем бергенәм»ендә уйнарга туры килде. Уйнарга дип әйтүем дөрес үк булмас, чөнки Исламия ханым, үзе талантлы артист булгангадыр инде, сәхнәдә уйнарга түгел, ә яшәргә кирәклекне аңлата, һәрдаим шуны таләп итә. Шуңа күрәдер, мөгаен, ул куйган спектакльләр тормышның нәкъ үзе кебек килеп чыга да. Менә шундый ул безнең Исламия апабыз - матур апабыз. Никадәр гомерләр узылган, никадәр юллар үтелгән, искә алырлык, истә калырлык вакыйгалар, хатирәләр. Алар белән бергә яшәгән күпме сәхнә тормышы..
Бүгенге көндә ул театрыбызның горурлыгы, мәшһүр артист, пьесалар авторы, режиссер, кызларына әни, кияүләренә яхшы «каенана», оныкларына дәү әни һәм ышанычлы «ахирәт».
Туган көнендә хатын-кыздан яшен сорамыйлар, аңа шулкадәр яшьтер дип карамыйлар, ә бары тик тәлгәш-тәлгәш теләкләр генә телиләр.
Исламия ханым! Ходай Сезне сәламәтлегегездән аермасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading