16+

«Исламны күркәмрәк итүче яңалык кертәсез икән, аның өчен бүләкләнерсез!»

Узган атнада Казанда «Күпмәдәниятле дөньяда ислам» дип аталучы II Халыкара форум узды. Бу форум делегатлары арасында Украина Мөселманнары диния нәзарәте рәисе - мөфти, дини тәгълимат докторы шәех Әхмәд Тәэмим Мөхәммәд Мөтих тә катнашты. Ә соңрак ул КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында студентларга «Исламча яшәү рәвеше буларак суфичылык» темасына...

«Исламны күркәмрәк итүче яңалык кертәсез икән, аның өчен бүләкләнерсез!»

Узган атнада Казанда «Күпмәдәниятле дөньяда ислам» дип аталучы II Халыкара форум узды. Бу форум делегатлары арасында Украина Мөселманнары диния нәзарәте рәисе - мөфти, дини тәгълимат докторы шәех Әхмәд Тәэмим Мөхәммәд Мөтих тә катнашты. Ә соңрак ул КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында студентларга «Исламча яшәү рәвеше буларак суфичылык» темасына...

Тумышы белән Ливан кешесе булган 5 бала атасы 56 яшьлек шәех Әхмәд, «дини экстремистлык» мәсьәләсендә кайбер агымнарның тарафдарлары исламны үз сәясәте һәм үз максатларына ирешү өчен куллана, дип саный. «Татарстанда мондый хәл килеп чыккан икән, димәк, «кеше үтерү - изге эш», дип санаучыларның инану тәгълиматларын төзәтергә, андый идеологияне төптән корытырга кирәк», - ди ул. «Экстремистлыкка өндәүче әдәбиятны укучыларның теориядән практикага күчүен көтеп ятарга ярамый», - дип тә кисәтә мөфти. Аның фикеренчә, ислам - алтын урталыкны табарга чакыручы дин. Шуңа күрә дә мөселманнар, кайда яшәүләренә карамастан, җәмгыять файдасына эшләргә һәм конструктив диалогны үстерү өчен тырышырга тиеш.
«Татарстан ислам мәдәниятенең манарасы булып тора. Биредә башка конфессия вәкилләре белән тату яшәп, толерант исламга нигез салган татар фикер ияләренең хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә кайтарырга кирәк! Иске кулъязмаларны аңлавы кыен. Димәк, ул чор теологларының хезмәтләрен аңлаешлы телдә күчереп язардай тәрҗемәчеләр төркеме төзелергә тиеш», - ди дини тәгълимат докторы, татар динчеләренең мирасына югары бәя биреп.
«Суфичылык» темасына багышланган лекциянең ахырында кунак «ШК» хәбәрчесенең сорауларына да җавап бирде.
- Тыйнаксызрак сораудан башлыйм әле: Сез - әүлияме?
- Чын әүлия үзе хакында «мин - әүлия» дип беркайчан да әйтми. Әүлияләр - башка кешенең күзе күрмәгәнне күрүчеләр.
- Алайса, мондый сорау бирәм: сезнең мөридләрегез һәм остазларыгыз бармы?
- Ансыз булмый. Кеше суфичылык юлы белән китсен өчен, аның гыйлемне тапшыра алырлык остазлары, ислам теологлары булырга тиеш. Ул, силсилә чылбыры дәвам итсен өчен, мөридләренә иҗазәт (рөхсәт. - Ф.Г.) биреп калдыра.
- Ә сезнең остазыгыз кем?
- Минем остазларым күп булды, әмма нигездә шәех Абдуллаһны билгеләп үтәр идем.
- Сез аңардан иҗазәт алдыгызмы?
- Әйе, аңардан да, Пакыстаннан да, Тунис мөфтиеннән дә иҗазәт алдым. Кадыйрия, Рифәгыя һәм Нәкешбәндия тәрикатләренең тарафдары булам.
- Кайбер суфичылар әүлия дип саналган остазының фотосурәтен муеннарына тагып йөриләр, дип ишеткәнем бар. Бу дөресме? (Бу сүзләрдән соң Киев мөфтие изүен чишеп бөти тартып чыгарды.)
- Әгәр без кесәдә дару йөртәбез, әмма аны эчмибез икән, без сырхаудан котыла алмыйбыз. Һәртөрле хәвеф-хәтәрдән дә безнең барыбызны да бөтен галәмнәрне бар кылучы Бөек Зат кына саклап кала ала. Ләкин уйлап карыйк әле: кешенең Коръәнле булуы хәерлерәкме, әллә Коръәнсез булуымы? Әлбәттә, Коръәнле булуы. Димәк, кеше Коръәннең бер өлешен үзе белән йөртә икән, мәсәлән, Аятел-Көрсине, бу шулай ук хәерле.
- Һиндстанда кайбер мөридләр әүлиядән калган нәрсәләрне үзләренә сылыйлар һәм шул рәвешле үзләренә бәрәкәт иңә дип ышаналар, дип тә ишеткән бар...
- Мин Сезнең ни турында сөйләгәнегезне аңлап бетермим. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.) исән чакны кайбер сәхабәләр аның тәһарәт алган суын җыеп, ислемай урынына куллана торган булган. Пәйгамбәрнең тир исе мускустан да әйбәтрәк саналган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) вафатыннан соң, аның хатыны ул киеп йөргән халатларны кешеләрне дәвалау өчен файдалана торган булган. Бәрәкәтне «юк» диюче мөселманнар бар. Ә бит хаҗ кылуның соңгы көнендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең чәчен кырдыртып, чәч бөртекләрен халыкка таратып чыгарга кушкан. Алайса ул моны ни өчен эшләгән? Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең вафатыннан соң да безгә бәрәкәт теләгән! Ә пәйгамбәрләрнең чәч бөртеге дә, мәете дә вакытка бирешми, еллар узу белән таркалмый.
- Кайбер мөселманнар суфиларны бидгать гамәлләр кылуда һәм мөшриклектә гаепли. Мәсәлән: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) исән чагында туган көнен үткәрми торган булган», - диләр. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Пәйгамбәребез (с.г.в.) күп нәрсәне эшләмәгән. Ләкин ул безне «Исламны күркәмрәк итүче яңалык кертәсез икән, аның өчен бүләкләнерсез!» - дип өйрәткән. Бидгать гамәл, ягъни дингә яңалык кертү ике төргә бүленә бит. Әгәр дә дингә каршы булган яңалык кертелә икән, бу, әлбәттә, тыела. Мәүлид бәйрәменә килгәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр дүшәмбедә ураза тота торган булган, мөселманнар: «Ни өчен шулай эшлисең?» - дип сорагач: «Мин бу көнне туганмын», - дип әйтүе мәгълүм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) исән вакытта тәравих намазларын да җәмәгать белән укымаганнар. Әмма хәлиф Гомәр, мөселманнарның аерым-аерым тәравих намазлары укыганын күреп, бергә укырга киңәш иткән. Шул тәкъдимнең икенче көненнән мөселманнар имам артына тезелеп, тәравихны җәмәгать белән укый башлаган. Ә бит ул вакытта сәхабәләр динне бездән күп тапкырга яхшырак белгән, ләкин, «бу дөрес түгел» дип, чәчрәп чыкмаганнар. Коръән ашы мәҗлесләре үткәрү, зикер әйтү, мәрхүмнәр рухына Коръән багышлау, шулай ук зиратта Коръән уку да ислам диненә берничек тә каршы килми. Моның начарлыгы юк.
- Суфилар Аллаһка әүлияләр аркылы мөрәҗәгать итә, диючеләрне ничек аңларга? Сезнеңчә, Аллаһка турыдан-туры мөрәҗәгать итү дөресме, әллә укытучыларың ашамы?
- Алай да, болай да ярый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шундый дога өйрәткән: «Мин Синнән Сиңа мөрәҗәгать итеп, догалары кабул булучылар хакына сорыйм!» Яки: «Йа Аллаһ! Мин Синнән сорыйм һәм Пәйгамбәрең Мөхәммәд аркылы Сиңа мөрәҗәгать итәм! Әй Мөхәммәд! Мин Аллаһка синең аша мөрәҗәгать итәм!» - дип, пәйгамбәр исән чакта да дога кылганнар, аның вафатыннан соң да шул рәвешле дога кылу бар. Әүлияләр яки укытучылар аша Аллаһка мөрәҗәгать итүгә килгәндә, бу шулай ук тыелмаган. Аятел-Көрсидә Аллаһ Тәгалә: «Аллаһтан өченче зат файдасы өчен сораучылар булачак», - ди.
- Көн кадагында торучы бер сорауны да бирим әле. Күптән түгел Свердловск өлкәсендә мәктәп укучыларының хиҗап кию-кимәү мәсьәләсе кузгатылды. Хакимият хиҗапны тыя торган канун чыгара калса, Сезнеңчә, мөселманнар нишләргә тиеш?
- Вөҗдан иреге дигән төшенчә бар. Хакимият тә, мөселманнар да зирәк булырга һәм хикмәт белән эш итәргә тиеш. Исламга тап төшерүгә юл куймаска кирәк. Мөселманнар һәр яктан үрнәк булса һәм җәмгыять өчен куркыныч тудырмаганлыкларын күрсәтсә, мондый мәсьәлә күтәрелмәячәк. Без Пакыстанда, Бангладешта ниләр булып бетүен күреп, сабак алырга тиеш. Әгәр дә хатын-кызлар, хиҗап кию белән генә чикләнмичә, битен үк каплап йөрсә, өстәвенә, каплау астында хатын-кыз түгел, ә ир-ат утыруы ачыкланса, бер кешенең ахмаклыгы аркасында бөтен җәмгыять кыенлык кичерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading