Шәһри Казан

Исрафның чиге юк...

Ий, зарланып та куябыз инде. Безгә, бигрәк тә яшьләргә, нидер җитми. «Теге болайрак яши, ә бездә ул юк...» Алдыбызга, артыбызга карамыйбыз, дөнья куабыз. Ә бит төптәнрәк фикер йөртсәк, чагыштыра белсәк, кулыбызда бөтен нәрсәнең дә барлыгын, җитешлеген аңларбыз. Йортларыбыз фәлән бүлмәле, уты, суы, газы кергән - ни теләсәк, шул бар, теләгәнебезгә...

Мин яшьлегем үткән чорларны искә төшереп язарга җыенмыйм. Ул вакытларны сагынмыйм да. Әмма ул елларда әрәм-шәрәмгә юл куелмый иде. Гаиләдә генә түгел, илкүләм исраф итүләр бара. Хәер, балык башыннан чери бит. Почта ящигына шыплап тутырылган кәгазь рекламаларны күреп, җан әрни. Безнең урманнар шулкадәр чиксезме икән?! Җирдә аунап яткан шушы кәгазьләр өчен (кем укый дип беләләр икән аны?), күпме агач кисәргә, хезмәт куярга кирәк. Без үскәндә макулатура нормасы бар иде. Чүпрәк, сөяк җыеп тапшырып, кабарткычлар алганым әле дә истә. Ә бүген чормаларда күпме китаплар тузан җыеп ята! Без укып үскән китапларны (әле алар классика) хәзерге балалар ачып та карамыйлар, бирер җир дә юк.
«Бер көн шкаф җыештырдым, кызымның киеп туйган киемнәрен барладым. Бирергә кеше дә юк, ичмасам», - диде бер хәлле генә апа. Мин берничә мохтаҗрак гаиләне атадым. «Әйе, - ди, - бер илткән идем инде, кеше калдыгы кимибез дип, өнсез калдырдылар», - дигәч, аптырадым. Хәтәр икән кешеләр хәзер! Җидешәр-сигезәр бала үстек. Калган киемгә сөенә идек әле: миңа - апалардан, миннән исә сеңлемә кала. Апаларга да кемдер биргәнне өстәсәм, көләрсез, чөнки ул киемнәр безгә бик кадерле һәм тансык иде.
Менә Яңа елдан соң бәяләр тагын сикерергә тора. Ник сикермәсен ул - ала торабыз, тотып ата барабыз. Кыйммәтле тунны көчәнә-көчәнә алган буласың - 2-3 елдан йә парник, йә баз өстенә чыгып китә. Янәсе, икенче төрле фасон чыккан. Элек «Спартак» сандалиларын аякка сыймый башлаганчы кия идек, ә хәзер ай саен аяк киеме алыштырабыз.
Исрафның чиге юк... Ярар, авылда әле калган ризыкларга урын бар - кош-кортка, хайваннарга бирәсең. Менә шәһәрдәге кызларымның калган ашны унитазга аударуын күргәч, тизрәк авыл ягына юл тоттым. Шуннан соң, ничек итеп йомыш йомышларга кирәк?! Алар өчен гадәти хәл булса да, минем күңел барыбер кабул итми. Ярый әле ипи калдыкларын, сохари итеп җыеп, авылга кайтаралар анысы. Ә кайта торган җирләре булмаганнар нишли? Чүплеккә чыгарулары көн кебек ачык бит. Аллаһы Тәгалә ачлык-ялангачлык күрсәтмәсен инде! Азрак итәк-чабуларны җыеп, бәрәкәтле тормыш алып барырга өйрәнергә кирәк. Бер тукталыш арасына, ягулык яндырмыйча, тәпи-тәпи барып кайтсак, аракы-тәмәкене урап узсак, бизәнү әйберләрен өсте-өстенә җыймасак, кием-салымның ошаганын гына алсак һ.б. шундый вак-төякләргә акчабызны исраф итмәсәк, әллә ничә эштә эшләп «ертылмас», банкларның «кол»ына әйләнмәс идек, сәламәтлегебез дә янга калыр иде. Коръәндә: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми», - диелә («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 31 нче аять). Булган мөлкәтеңнең бәрәкәте булса гына, тапканың куаныч китерә. Әле бит аның вакыт дигәне дә бар. Дөнья малы артыннан чабып, Аллаһы Тәгалә биргән алтын вакытларны исраф итмичә яшәргә язсын иде барчабызга!
PS. Ә нәрсә генә әйтсәң дә, сагынам икән мин үткән чорларны. Алган акчабызның бәрәкәте булган, максатчан тотылган. Ипи, бәрәңге белән дә тук булып йөри идек. Әбием ипи валчыгын бармак бите белән чүпләп капкан вакытлар бик кадерле булган икән. Юклык белән бергә, Аллаһы Тәгаләдән курку да булган шул ул заманда...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: