Шәһри Казан

«Истанбулга милләтчелек Казаннан килде»

Читтән яхшырак күренә, диләр. Татарстан да чит ил кешеләренең күз алдына башкача килеп баса. Тарих фәннәре докторы, төрек галиме Ильяс ТОПСАКАЛ да Татарстанга килеп, республикабызны якыннан өйрәнгән. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә «Рус патшалыгы һәм төрки халыклар» дигән китап язган.

«Шәһри Казан»га биргән әңгәмәдә галим шулай ук татарларның Россия һәм төрки дәүләтләр тарихындагы роле, татар зыялыларының, башка төрки халыклардан аермалы буларак, алга китүенең сәбәпләре турында сөйләде, соңгы елларда Россиядә 240 мең татарның кая юкка чыкканын да бәян итте.
- Татарстанда узган еллар Сездә нинди тәэсир калдырды?
- Казан һәм татар халкы турында 1910-1922 елларда ул яклардан качып килеп урнашкан татарларның милли оешмаларыннан гына белә идек. Ләкин бу мәгълүмат бик аз һәм чикле иде. Шулай да, Төрки дөнья тикшеренүләре вакыфы һәм Төркиядәге башка тикшеренүче оешмаларның эшчәнлеге ярдәмендә, без бер-беребезне таный башладык.
Мин исә 1994 елны университетны тәмамладым, аспирантлык һәм докторлык өчен Идел-Урал татар төркиләре турында укырга һәм тикшеренү уздырырга теләдем. Казанга киттем һәм 1996 елда Казандагы төрек мәдәният мәркәзендә мөдир буларак эшли башладым. Ул вакытта СССР чорының тәэсире бик сизелә иде.
Миңа иң нык тәэсир иткәне шул булды: бөтен җирдә безне бик җылы каршы алдылар, кунакчыллык күрсәттеләр. Эшчәнлегебезне алып барыр өчен кирәкле барлык шартларны тудырдылар. Галимнәр белән ныклы элемтәләр урнаштырдык. Тюркологиянең яңа вариантларын өйрәндек, тарихка яңа төр карашлар белән таныштык. Мәгариф системасын инде әйтеп тә тормыйм, без СССРны күпме генә сүксәк тә, аның мәгарифе Төркиядән бар яктан да алда иде. 1997 елга кадәр бар нәрсә җиңел барды: фәнни, мәдәни, иҗтимагый өлкәдә Татарстан белән ныклы элемтәләр кордык. Үзара сәүдә дә үсте, ике ил арасында йөрүче эшкуарлар күбәйде.
Татарстан ул вакытта үзенчә мөстәкыйль иде, бик күп мәсьәләдә карарны үз хакимияте кабул итте. Милләтчелек югары дәрәҗәдә иде. Милли әдәбият һәм сәнгатьнең алга китүен күзәттем. Татарстан үзен халыкара мәйданда таныта башлады. Мин исә, Татарстан архивларындагы чыганакларга нигезләнеп, Идел-Урал төбәге турында тикшеренүләр алып бардым. Тикшеренүемдә гел рус чиркәү чыганакларын кулландым, шулай итеп, мәсьәләгә яңа бер караш тудырдым. Русларның 1552 елда Казан ханлыгын яулап алуыннан башлап 1917 елгы вакыйгаларга кадәр дәвам иткән бер дәвердәге татар халкының тарихын яздым. Бу китап төрек телендә чыкты, киләчәктә русчага тәрҗемә ителсә, тагын да файдалырак булыр. Ул нәрсәгә кирәк иде? Көнбатышта бу темага бик күп тикшеренүләр уздырдылар, ләкин Төркиядә, Надир Дәүләт хезмәтләреннән кала, мондый фәнни эш юк һәм ул кирәк иде.
1997-1998 елларга кадәр эшләребез яхшы барды. Соңыннан Россиядә сәясәт өлкәсендә җитди үзгәрешләр булды. Федерация субъектлары үзәккә якынайдылар, яртылаш бәйсез булган милли республикалар да карашларын Мәскәүгә юнәлтергә мәҗбүр ителделәр. Элеккеге кебек, чит илләр белән җиңел генә килешүләр төзү, хезмәттәшлек итү мөмкинлеге кимеде. Бу безгә дә тәэсир итте. Безнең Төрек мәдәният үзәге 2001 елда ябылырга мәҗбүр булды. Казан университетларында, Чаллыда, Арчада төрки үзәкләр бар иде. Алар да ябылды. Гомумән алганда, үсеп килгән тюркология фәнни тикшеренүләре туктап калды. Бу хәл Татарстанда гына булмыйча, Чуашстан, Башкортстан, Мари һәм Удмурт республикаларында да шундый ук хәл күзәтелде.
- Татар тарихы буенча фәнни эш язганда рус чиркәү чыганакларын кулландым, дидегез. Сезнең өчен яңалык булган, гаҗәпләндергән мәгълүматларга тап булдыгызмы?
- Беләсезме, татар тарихы дигәч, без бөтен төрки халыклар турында сүз алып барабыз булып чыга. Чөнки Чыңгызхан дәвереннән башлап 1900 елларга кадәр татарлар Мәскәүдән алып Көнчыгыш Төркестанга кадәр төбәкләрдәге халыкларның идарә итүче, зыялы катламын тәшкил иттеләр. Аларның һәр гамәле барлык төрки халыкларга йогынты ясаган. Шуңа күрә бүгенге татарларның тарихы Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан һәм Кавказ төбәкләренә дә тәэсир иткән. Төрки халыкларның уртак теле дә татарчага якын булган. Истанбулга да төрки милләтчелек идеологиясе Казаннан, андагы галимнәр белән бергә килгән дип әйтсәм, ялгышмамдыр.
Екатеринаның дин иреге бирүеннән соң, Россиядә исламның таралуы да татар ишаннарының, муллаларының эше. Менә шушы югарыдагы мәгълүматлар мин кулланган чыганакларда ачыктан-ачык язылган. Сәясәт, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге яңа агымнар, хәрәкәтләр - барысы да Казанда башланган.
Игътибарымны җәлеп иткән тагын бер нәрсә. 1552-1800 елларда көчләп чукындыру һәм руслаштыру чоры булганын беләбез. Аннан соң Екатерина ирек бирә. Әмма рус миссионерлары ясаган мәгарифтәге үзгәрешләр шул ук сәясәтне дәвам иткән. Җәдитчелек тә шуннан килеп чыккан.
- Татар зыялылары бөтен Урта Азиядә, төрки төбәкләрдә тәэсирле булуын әйтеп уздыгыз. Татарларның башка төрки халыкларга караганда шулай алга китүенең сәбәбе Сезнеңчә нәрсәдә?
- Төркиядә Татарстанны һәм Башкортстанны Көнчыгыш дип беләләр. Хәлбуки, Татарстан Төркиядән тагын да «көнбатыш»рак, чөнки ул Көнбатыш Европада урнашкан. Европадагы зыялыларның, галимнәрнең алдынгы фикерләре, агымнары Мәскәү аша Казанга килеп тора. Истанбулга, мәсәлән, соңга калып килә. Руслар Госманлы империясеннән 200 ел алдарак европалаша башладылар бит. Моңа Петр Беренченең реформалары ярдәм итте. Госманлы исә XIX гасыр уртасында европалаша башлады. Казан Мәскәүгә якын булганга, татарлар Европаның сәяси һәм мәдәни үсешеннән файдаланып калды. Бик күп татар галимнәре Франциядә, Германиядә белем алып кайткан.
Фәнни эшемдә шундый саннар бар: 1900 елда Казанда кызларның укымышлылыгы 5 процент тәшкил итә, Истанбулда ул вакытта 1 процент та булмагандыр. Шул ук елларда Казанда бер елда 3 миллион китап басыла. Бөтен Госманлы империясе моның кадәр китап басмый иде! Хәзер дә хәл шулайрак. Татарстанда укымышлылык дәрәҗәсе 99-100 проценттыр. Төркиядә исә халыкның 10 проценты гына университетта белем алган. Шулай ук татарлар дөньяга интеграция аша узганнар. Дөньяның төрле почмакларында, Япония, Америка, Канада, Төркия булсынмы, татар диаспоралары бар.
Тарихи яктан караганда, Казан һәм Болгар шәһәрләре Себер, Касыйм, Кырым, Казан һәм Әстерхан ханлыкларының башкаласы булып торган. Әйткәнемчә, барлык яңа агымнар Казаннан башланган. Һәм, минемчә, психологик яктан ул һаман да шулай.
Тарихта Казан шундый әһәмияткә лаек булганга, руслар аны һәрвакыт контроль астында тотарга, барлык сәясәтне аның аркылы уздырырга теләгәннәр. Төрки халыклар арасында беренче булып исламны кабул иткән татарлар динне башка төркиләр арасында таратучылар да булып тора. Бик зур суфый тарикатьләренең ишаннары татар булган. Бөтен бу факторлар татарларның бөтен өлкәдә алга китүләренең сәбәпчесе булып тора инде.
- Төрки халыклар һәм дәүләтләрнең бүгенге хәленә нинди бәя бирер идегез?
- Татарларга мәдәни һәм идеологик яктан тәэсир итү советларга кадәр үк башланды. Аеруча 1860 еллардан соң миссионерлар тарафыннан ачылган рус-татар мәктәпләре монда зур роль уйнады. Шулай итеп, элек империя белән идарә иткән халыкның дәүләтчелек традициясен бетерделәр. Шундый ук модель буенча казахлар һәм үзбәкләрнең дәүләтчелеге дә бетерелде. Алар да бит, аерым ханлык буларак, Алтын Урдага бәйле иде. Ләкин ханлыклар да үзләре кечкенә аерым дәүләтләр булып калырга теләде. Соңыннан Европада барлыкка килгән милли дәүләт идеологиясе дә аларга тәэсир итте. Шулай да, төркиләрнең таркаулашуында русларны гына гаепләсәк, дөрес булмас. Рус дәүләте исә миллилек юлы буенча китмәде, социализмны сайлады, шуңа күрә аякта калды, дәүләтчелекне саклады. Төркиләр исә саклап кала алмады, советларга буйсынырга мәҗбүр булдылар. Рус галиме Александр Дугин шуңа күрә: «Без - Алтын Урданың дәвамы», - дип әйтә инде. Болай дип әйтү чыннан да хата булмас.
Төрки дәүләтләр бердәмлекне югалттылар, таркау булдылар. Бу аларга зыянга гына булды. Мисал өчен, Татарстан бүген берүзе генә дөнья аренасында аерым урын алып тора аламы? Бу географик һәм стратегик яктан мөмкин түгел. Идел-Урал дәүләте проекты да шуларны күздә тотып әзерләнгән иде.
Тарихи процесс нәтиҗәсендә татар теле үзгәрде. 1860-1870 елларда чыккан татарча китапларым бар. Аларны ул вакытта Истанбулда да, Иранда да, Үзбәкстанда да аңлыйлар иде. 20-30 елдан соң төрки телләрне бүлеп-үзгәртеп бетерделәр. Шуңа күрә, төркиләр хәзер бер-берсен аңламыйлар. Хәзер аларга, гарәпләр яки рус телле славян халыклары кебек, 200-300 ел элекке уртак нигезгә кайтырга кирәк. Мәдәниятләре болай да уртак: Татарстан һәм Төркиянең авылларында яшәгән халык бер-берсенә бик якын һәм охшаш. Икесе дә биш вакыт намазда. Шуңа күрә, бу уртак мәдәниятне тагын да ныгытыр, үстерер өчен тел дә уртак булырга тиеш. Бүген төрки халыкларга багышланган зур фәнни симпозиумнар үткәрәләр. Ә ник ул русча яки инглизчә уздырыла соң? Шуңа күрә кабатлыйм: уртак төрки телебезгә кайтырга кирәк. Әлбәттә, һәр халык үз илендә үз телендә сөйләшсен. Гарәпләрдә дә әнә һәр илнең үз диалекты бар. Ләкин үзара уртак гарәп телендә сөйләшәләр. Бу бөтен дөньяда шулай. Европа берлеген алыгыз: дистәләгән бәйсез дәүләт үз мәдәниятен саклый, үз телендә сөйләшә, ләкин дөньяга Европа берлеге аша чыга. Төрки дәүләтләрнең таркау булуында Төркиянең дә хатасы, җитешсезлеге бар.
- Төрки халыкларны берләштерүдә татар галиме, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралының ролен ничек бәяләр идегез?
- Исмәгыйль Гаспралы вакытында болай да барлык төрки халыкларның теле бик охшаш, бер-берсен җиңел аңлыйлар иде. Тел бүленүе мәсьәләсе совет чорында башланды. 1900 елларда рус-татар мәктәпләре белән башланган иде, 30 нчы елларда яңа буын килде. Алар гарәп әлифбасын инде бик яхшы танымыйлар иде. Сталин басымының да роле зур иде, әлбәттә.
Ул елларда төрле төрки дәүләтләрдә кулланылган төрки диалектларны әдәбиләштерделәр. Шулай итеп, әдәби татар теле, әдәби казах теле, әдәби кыргыз теле һ.б. барлыкка килде. Андый атамалар юк иде бит элек. Моны махсус оештырдылар.
Исмәгыйль Гаспралы моны алдан ук күрде. Бүленүгә каршы торып, уртак төрки телебезне сакларга тырышты. Ләкин башкарып чыга алмады.
- Соңгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә татарларның саны 240 меңгә кимегән. Моның сәбәбе нидә икән?
- Татарлар, укымышлы халык булганга, чит илләргә китәләр. Рус һәм башка чит телләрне яхшы беләләр. АКШ, Канада, Австралия, Европа һәм Төркиядә күп йөрдем, бөтен җирдә татарларны күрдем. Россиядән зыялылар катламы китә. Эш өчен китүчеләр күп. Россиянең икътисады, түбән хезмәт хаклары моңа мәҗбүр итә. Шактый гына татар кызлары чит ил егетләренә кияүгә чыга. Мин бу статистик мәгълүматларны шуның белән дә бәйләр идем.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: