Шәһри Казан

Итәк-чабуларны җыярга кирәк

Татарстан бу көннәрдә чистарына, «юына». Республикада 1 апрельдә башланган санитар икеайлык дәвам итә.

Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы рейдлар да уздыра. «Татмедиа» республика агентлыгы белән оештырылган чираттагы рейд кичә Казанның Вахитов районына булды. Шул районда урнашкан «Казан» елга вокзалы территориясен көн саен 50 кеше җыештыра икән.

- Пассажирлар навигациясе 27‑28 апрельләрдә ачылачак, шуңа кадәр территорияне тәртипкә китерергә кирәк, - ди вокзалның икътисади иминлек директоры Сергей Жуков. - Һәркөнне җыештырабыз, ә өмәдә 300 кеше катнашачак.

Сүз уңаеннан, Казанда гомумшәһәр өмәсе 25 апрельдә узачак. Шәһәр җитәкчелеге Казан 1 майга ялтырап торырга тиеш дигән бурыч куйса да, бүгенге көнгә бу максатка ирешү икеле. Әле бу атна башында да мэр Илсур Метшин: «Бөтенләй җыештырмыйбыз кебек тоела», - дип, ризасызлык белдергән иде. Әлегә «Горводзеленхоз» тресты, коммуналь оешмалар һәм юл төзү-төзекләндерү хуҗалыклары гына рәшәткәләрне, юл өслекләрен юдыртып, ишегалды мәйданнарын җыештырып азаплана. Декабристлар урамындагы, Себер трактындагы яшел зоналар җыештыруны көтә. Короленко урамының Ямашев проспекты белән Чистай урамы арасындагы бер чакрымга якын өлеше коточкыч шапшак хәлдә. Җиңү паркының төзелеш чүпләренә, ә андагы агачлыкларның көнкүреш чүп-чарына күмелеп ятуы борчуга сала.

Менә кичә рейд барышында да ачыкланды: Порт урамындагы буш җиргә машина-машина төзелеш чүпләре, көнкүреш калдыклары китереп аударганнар. Көймә станция­се капка төбе, гомумән, чүп полигонына әверелдерелгән.

- Казанда 172 урында рөхсәтсез чүплек өемнәре ачыкланды, аларның 65е инде юк ителде, - диде Экология һәм табигый чыганаклар министрлы­гының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Исмәгыйлов. - Халыктан 62 мөрәҗәгать керде. Кешеләр тагын да активрак булсыннар иде, алардан килгән хәбәрләр буенча чара күрелә бит.

Реклама

Шунысын да искәртү кирәк: тышкы төзекләндерү таләпләрен үтәмәүче физик затларга беренче очракта 1‑2 мең сум, юридик затларга 100‑200 мең сум штраф салына.

Республика буенча исә 400 урында рөхсәтсез чүплек табылган, бүгенгә шуның 45 проценты бетерелгән.

- Торак җирлекләрне һәм табигатьне пычратучылар санитар икеайлык барышында гына да 2 миллион 400 мең сум штрафка тартылды, - диде дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Фаяз Шакиров.

Әгәр рөхсәт ителмәгән урында чүп өемнәре күрәсез икән, Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының «кайнар элемтә» телефонына шалтыратыгыз: (843) 267-68-67. Эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә гамәлдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә әлеге телефон хәбәрләрне тәүлек дәвамында автомат тәртиптә яздыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: