16+

Июль. Су. Янә фаҗига...

Бу атна башы илкүләм кайгы көне итеп билгеләнде. Краснодар өлкәсендә суга батып 170тән артык кеше һәлак булган. Әлегә рәсми мәгълүмат шундый. Бөтен Россияне тетрәндергән «Булгария» фаҗигасенә бер ел булып килгән көннәрдә янә кайгы...

Июль. Су. Янә фаҗига...

Бу атна башы илкүләм кайгы көне итеп билгеләнде. Краснодар өлкәсендә суга батып 170тән артык кеше һәлак булган. Әлегә рәсми мәгълүмат шундый. Бөтен Россияне тетрәндергән «Булгария» фаҗигасенә бер ел булып килгән көннәрдә янә кайгы...

Җомгадан шимбәгә каршы төндә Новороссийск, Геленджик, Крымск шәһәрләре бер мизгел эчендә су астында кала. Аеруча Крымск шәһәре нык какшый. Һәлак булучыларның да күпчелеге шуннан. Өлкә хакимияте җиткерүенчә, су басудан 26,5 мең кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Кубаньда 640тан артык йорт җимерелеп, 3300 кеше милексез калган. Шаһитлар әйтүенчә, шимбәгә каршы төнне тыныч йоклап яткан шәһәр халкы өстенә җиде метр биеклегендәге дулкын менә. «Яшенле һәм бозлы яңгырлар, шулай ук көчле җил кабатланып, биредәге таулы өлкәләрне янә куркыныч астына куярга мөмкин», - ди синоптиклар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Ә бу фаҗигагә кадәр алар нәрсә белән шөгыльләнгән? Нигә куркыныч янавы хакында халыкка алдан хәбәр җиткерелмәгән? Болары әлегә сорау булып кала.
Хәзер фаҗигане тикшерү, өйрәнү дәвам итә. Рәсми мәгълүматлар буенча, Крымск тау астында, түбәнлектә урнашканлыктан, көчле дулкын барлыкка килүнең сәбәбе - яңгыр суларының, биш айлык норма планын үтәп, тау буйлап агып төшүе. Ә менә җирле халык исә мондый тиз арада күп күләмдә су ишелүнең сәбәбен шәһәрдән ерак түгел урнашкан сусаклагычтан күрә. Алай гына да түгел, якшәмбе көнне Россиянең тикшерү комитеты, көчле яңгыр вакытында Наберджаевский сусаклагычыннан автомат рәвештә суны бушату чыннан да булды, ди. Әмма, алар фикеренчә, бу цунами барлыкка килүнең сәбәбе була алмый. Краснодар өлкәсенә ашыгыч рәвештә килгән Россия Президенты Владимир Путин да оператив киңәш вакытында белгечләрдән шушы мәсьәләне төпченгән. Аңа суны агызу техник яктан мөмкин түгеллеген аңлатканнар.
«Буада артык суны даими агызып торучы махсус урын - «сифон» бар, бүтән бернинди шлюзлар да юк», - ди Крымскида яшәүчеләрдән тупланып, вертолет белән әйләнә-тирәне күзәтеп кайтучы инициатив төркем вәкиле Павел Сорокапут. Ә андый күләмдәге су бары тик буаны җимереп кенә бәреп чыга алган булыр иде, әмма сифон тишегеннән ул кадәр су агып чыга алуына ышану авыр. Шуңа күрә оппозиция вәкилләренең: «Чиновниклар Новороссийскины саклап калу өчен сусаклагычны агызганнар», - дигән версиясе чынга туры килми.
Хәзерге вакытта Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урынына меңләп коткаручы җибәргән. Крымскида су басудан һәр гаилә, һәр йорт зыян күргән диярлек. Һәркем үзенең якыннарын, күршеләрен барлау белән мәшгуль. Коммуникация чаралары эшләмәгәнлектән, фаҗига урыннарында мәгълүмат алмашу кеше белән кеше аркылы гына бара. Кайбер өйләрнең хуҗалары ишеккә «мин исән» дип үзенең кая китүе хакында язып калдыра. Туган-тумача шәһәр моргы ишекләрен таптый. Волонтерлар, төрле шәһәрләрдән ризык, су, кием ташый...
Россиянең үзендә һәм чит илләрдән зур ярдәм күрсәтүчеләр бар. Хакимият һәр зыян күрүчегә яңа йорт төзергә, мәрхүмнәрнең якыннарына федераль һәм региональ бюджетның һәркайсыннан берәр миллион сум акча бүлеп бирергә карар кылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading