16+

Хезмәт хакы ничек исәпләнә? (ИНФОГРАФИКА, АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Эшкә урнашканда, күпләр «чиста» хезмәт хакы белән кызыксына. Бөтен салымнар тотылганнан соң кулга керә торган акчаны халык шулай дип йөртә. Бу язмада хезмәт хакын исәпләгәндәге кайбер нечкәлекләрне аңлатырбыз.

Хезмәт хакы ничек исәпләнә? (ИНФОГРАФИКА, АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Эшкә урнашканда, күпләр «чиста» хезмәт хакы белән кызыксына. Бөтен салымнар тотылганнан соң кулга керә торган акчаны халык шулай дип йөртә. Бу язмада хезмәт хакын исәпләгәндәге кайбер нечкәлекләрне аңлатырбыз.

Эш бирүче түләүләре

Эш бирүчеләрнең һәр хезмәткәре өчен төрле органнарга 30 процентка якын акча күчерүләре турында күпләр белми торгандыр. Чөнки бу процентлар керемнәр турындагы белешмәдә күрсәтелми, аларны хезмәткәр үз хезмәт хакыннан түләми.

Стандарт дәүләт учреждениесе һәр хезмәткәре өчен хезмәт хакының 22 процентын Пенсия фондына күчерә. Татарстан Пенсия идарәсенең Вахитов районы бүлеге хезмәткәре Галина Габдрәшитова аңлатуынча, әлеге акчаларның 6 проценты пенсия өлкәсендә гомуми, солидар өлеш өчен каралган. Ә калган 16 проценты исә хезмәткәрнең шәхси лицевой счетына күчә. Ягъни кешенең булачак пенсиясен формалаштыруга китә. Шуңа да пенсия фондына акча күчерми торган оешмаларда эшләүчеләрнең киләчәктә лаеклы пенсия алуы икеле.

Хезмәт хакы фондының 5,1 процентын эш бирүче ФОМС, ягъни мәҗбүри медицина иминияте федераль оешмасына күчерә. Әлеге оешма мәҗбүри медицина иминиятләштерүе өлкәсендә норматив актлар, законнар әзерли, белгечләрне укыта, фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы булган һәр кеше дә дәүләт сырхауханәләрендә, хастаханәләрдә бушлай дәвалана ала.
2,9 процент социаль иминиятләштерү фондына күчерелә. Билгеле булганча, «больничный», декрет акчасы, бала өчен пособиеләр нәкъ менә шушы фонд аша түләнә. Моннан тыш кайбер оешмаларда бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү дә каралган. Анысы өчен хезмәт хакы фондыннан 0,2 процент акча күчерелә. Штаттан тыш хезмәткәрләр өчен гадәттә соңгы ике пункт буенча салым тотылмый.

Кыскасы, конкрет мисалда аңлатканда, кеше 25 мең хезмәт хакы алып эшли икән, аның 22 проценты, ягъни 5500 сумы – пенсия фондына, 5,1 проценты, ягъни 1275 сумы – мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондына, 2,9 проценты, ягъни 725 сумы – социаль иминиятләштерү фондына, 0,2 проценты – 50 сумы – бәхетсезлек очракларын иминиятләштерү өчен тотыла. Гомумән алганда, хезмәт хакы фондының 30,2 процентын, ягъни 7550 сумын эш бирүче төрле фондларга түли, дип аңлатты безгә хисапчылар. Хезмәткәрнең хезмәт хакы турындагы хисап кәгазьләрендә 25 мең хезмәт хакына шул 7550 сум кушылып, 32550 сум дип языла. Ләкин бу халык телендәге «кара» хезмәт хакы түгел. Әйткәнемчә, бу акчалар турында хезмәткәр белми дә, ул аның хезмәт хакына тәэсир итми. Дөрес, киләчәктәге пенсиясенә, авырып китсә, «больничный» түләүләренә йогынты ясый. Бу салымнарны түләмәгән өчен, эш бирүчегә штраф каралган.

Шәхси түләүләр

Хезмәткәр үз хезмәт хакыннан түли торган процентларга тукталыйк. Һәр эшләүче кеше салым инспекциясенә закон нигезендә хезмәт хакыннан ай саен 13 процент акча күчереп барырга бурычлы. Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 15 процентка кадәр арттырырга җыеналар икән дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Ләкин әлегә бу хакта карарлар кабул ителмәде. Кайбер чит илләрдә кешеләргә тулы хезмәт хакы түләнә икән. Хезмәткәр билгеле бер вакыт эчендә тиешле органнарга үзе салым түли. Россиядә мондый алым кулланылмый. Бездә салым хезмәт хакыннан тотылып калына. Әйтик, кеше 25 мең хезмәт хакы алып эшли ди, аның 13 проценты – 3250 сумы – салым органнарына күчерелә. Менә шуннан соң калган сумма «чиста»хезмәт хакы дип йөртелә дә инде. Ә 25 меңе «кара»сы була.

Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Россия Федерациясе Салым кодексының 21нче маддәсе нигезендә, физик затлар билгеләнгән тәртиптә салым ташламаларыннан файдалану хокукына ия. Салым кодексының 218-221нче маддәләре буенча керемнән тотыла торган салым базасын 13 процентлы ставка белән исәпләгәндә, салым чигерүләре каралган. Аерым категория гражданнар, әйтик, Чернобыль атом станциясе һәлакәтендә зыян күрүчеләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары хезмәт хакының 3000 сумыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш геройлары 500 сумнан салым түләми. Балалы кешеләргә дә салым чигерүләре бар. Беренче, икенче бала өчен – 1400 сум, өченче, аннан соңгы балалары булганнарга – 3000 сумнан, инвалид баласы булган ата-аналарның 12000 сумыннан салым тотылмый. Балалар өчен стандарт салым чигерүләре сабыйга 18 яшь тулганчы, бала көндезге бүлектә укыса, 24 яшь тулганчы бирелә. 2016 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә, хезмәткәрнең ел башыннан керемнәре 350 мең сумнан артып китә икән, бала өчен салым чигерүләре бетерелә.
Салым органнарына айлык кеременнән 13 процент акча түләп барган хезмәткәрләр закон нигезендә белем алу, дәвалану өчен тотылган чыгымнар буенча, фатир, бүлмә, йорт сатып алу чыгымнары буенча салымның бер өлешен кайтара ала. Бу хакта тулырак «Шәһри Казан»ның 28 март санында язган идек.

Акча бирер алдыннан биетәләр

Бер танышым авылда дәүләт учреждениесендә эшли. Алар эш урыннарында «кара әрҗә» дигән уен уйныйлар. Үзләре әйтүенчә, бу уен бик күптәнге. Кайберәүләр аны хәтерли дә торгандыр. Уенда катнашучы хезмәткәрләр һәр хезмәт хакыннан акча җыеша. Аннары жирәбә үткәреп, ай саен җыелган акчаны кем, кайчан алачагын билгели. Уенда ун кеше катнашса, 1000 сумнан җыелсалар, һәр айда берәр хезмәткәргә өстәмә ун мең сум керә дигән сүз. Икенче айда бу акчалар икенче кешегә эләгә. Бер караганда, уен отышсыз кебек, ай саен хезмәт хакыңнан биреп барган акчаң, күпмедер вакыттан соң, кабат үзеңә әйләнеп кайта. Ул акчаны үзеңә генә җыеп барсаң да була кебек. Икенче яктан, акча бик кирәк вакытта хезмәт хакыңа тагын ун мең өстәлеп бирелгәндә, «кара әрҗә» ярап куя икән. Ничек кенә булмасын, Яшел Үзән районының кайбер авылларында бу уен бик популяр. Хәтта уен белән бәйле йола да булдырганнар. Мәсәлән, җыелган акчаны жирәбә буенча билгеләнгән кешегә тапшырганда, биергә кушалар. Берәү дә акча җыюга каршы килми икән, хезмәт хакын алуга, үзләре «кара әрҗә»не тутыра башлыйлар, ди.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading