16+

Изге Коръәнне олылау

Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Изге Коръән елы дип игълан итте. Бу уңайдан Татарстанның Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Оештыру комитетының ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә узган утырышында сүз шулар хакында барды.

Изге Коръәнне олылау

Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Изге Коръән елы дип игълан итте. Бу уңайдан Татарстанның Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Оештыру комитетының ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә узган утырышында сүз шулар хакында барды.

Коръән елын игълан итүгә багышланган мәҗлес «Шамил» мәчете имамы, Казан җирлегенең казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин тарафыннан Коръән сүрәсе уку белән башланып китте.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйз ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең бу карары Россиядә беренче басма Коръән китабы чыгуга 225 ел тулуын билгеләп үтүгә нигезләнүен әйтте. Елның максаты рухи кыйммәтләрне пропагандалау, җәмәгатьчелекне Коръән һәм ислам нигезләре белән таныштыру дәрәҗәсен арттыру икәнлеген белдерде. «Коръәни-Кәрим ул - халкыбыз яшәешенең бер күрсәткече, бу дөньяда яшәгән вакытта дөрес юлны күрсәтә торган яктырткычы дип әйтсәк тә була», - диде ул үз чыгышында.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе, күренекле әдип Разил Вәлиев тә Татарстанда Коръән елын уздыру идеясен хуплавын белдерде. «Без бүген изге ният белән изге эшкә җыелдык. Татар халкы сакланып калуы белән ислам дине һәм Коръәнгә бурычлы. Бездә «китап сүзе» дигән гыйбарә яши. Китапка хөрмәтебез Коръәннән башланган. Аннан «тузга язмаганны сөйләмә» дигән сүз дә бар. Хәлиф Госман заманнарында Коръән аятьләре төрле предметларга, шул исәптән агачка, тузга да язылып йөртелгәнен беләбез. Халкыбызның тарихы турыдан-туры Коръән белән бәйле», - дип ассызыклады ул.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә Балтач мөселманнарының бу идеяне инде моннан 5 ел элек - 2007 елда ук күтәреп чыгулары турында әйтте. «Муллалар яшәгән йортларны, борынгы мәчетләрне төзекләндерүгә дә игътибар юнәлдерсәк иде», - диде хәзрәт үз чыгышында.
ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов исә, Казанда бүген дә 50 мең кулъязма китап булуы - бездә тулаем кулъязма китап культурасы калыпланып килүенең ачык дәлиле, дип белдерде. «Әби патша рөхсәте белән, 1787 елда беренче басма Коръән Санкт-Петербургта нәшер ителә. Коръәнне таратуга безнең милләтнең керткән өлеше әйтеп бетергесез», - ди Вәлиулла хәзрәт.
Йомгак ясап әйткәндә, быел Коръән елына багышлап төрледән-төрле 30лап чара уздыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading