Шәһри Казан

Израиль – Палестина – очсыз-кырыйсыз сугыш

Якын Көнчыгышта иң төп һәм озакка сузылган проблемаларның берсе - Палестина белән Израиль арасындагы бәхәс. Бу соңгы бер-ике ел эчендә генә башланган бәхәс түгел. Аның тамыры бик тирәнгә китә. Ләкин төп датасы билгеле - 1947 елның ноябрендә БМО Палестинаны икегә - гарәп һәм яһүд дәүләтләренә бүлү турындагы резолюция кабул итә....

Реклама

Һәркемнең үз мәнфәгате
АКШ Президенты Г.Трумэн ул вакытта: «Мине сайлаучылар арасында йөзләрчә мең гарәп юк, без сионистлыкның чәчәк атуын теләүчеләр мәнфәгатен кайгыртырга тиеш», - дип белдерә. СССР Израильне үз ягына аударырга өметләнә, янәсе, бу дәүләт гарәп илләренең арт санында без булып торачак һәм гарәпләр Советлар Союзы тарафдары булырга омтылачак. Тиздән Израильнең Советлар линиясе буйлап эш итәргә теләмәве ачыклана, ә СССРның Сирия, Мисыр, Ливия һәм Якын Көнчыгыштагы башка дәүләтләр белән элемтәләре ныгый бара.
1948 елда, яһүдләр дәүләте төзелү турында декларация кабул иткәннең икенче көнендә үк, күп кенә мөселман дәүләтләре Израильгә каршы сугыш игълан итә. Израильне бу сугышта тезләндерү мөмкин булмый, Иордан елгасының көнбатыш яры һәм Газзә секторы Мисыр белән Иордания кул астында кала.
Израиль дәүләте, барлыкка килгәннән бирле, җиде сугышта катнаша, өч тапкыр бу сугышларны үзе башлый. 1964 елда ул Сирия, Иордания, Мисыр һәм башка гарәп илләренә каршы «Алты көнлек сугыш» игълан итә. Нәтиҗәдә, ул Голан биеклекләре, Синай ярымутравы, Газзә секторы, Иордан елгасының көнбатыш ярларында һәм Көнчыгыш Иерусалимда үз хакимлеген урнаштыруга ирешә. Соңрак Синай Мисырга кайтарып бирелә, Газзә секторы Палестина автономиясе составына керә.
Иордан елгасының көнбатыш ярын Палестина белән Израиль бүгенгә хәтле бүлешә. Ике яктан да күп кан түгелгән һәм бу бәхәсне туктату буенча күп сүз сөйләнгән, әмма чишелеш һаман табылмый. Бу төбәкне һәркем үз мәнфәгатендә файдаланмакчы. Бүгенге дөньякүләм сәяси хәлдән чыгып фикер йөрткәндә, Израиль белән Палестина арасындагы низаг Иранга каршы булачак сугыш алдыннан репетиция кебек. Төп көчләрен төньякта туплау һәм Иранга каршы юнәлдерү өчен, Израильгә икенче фронтны булдыру мөмкинлеген алдан ук бетереп куярга кирәк. Газзә секторын утка тоту - хәрби һава көчләре системасын, тыл хезмәтләренең әзерлеген тикшерү өчен бик кулай чара. Сәясәт белгечләре фикеренчә, «Болыт баганасы» - моның әле башы гына, хәлиткеч адымнар алда булыр дип көтелә. Иранга да Газзәдәге низаг никадәр озаккарак сузыла - шулкадәр отышлырак, аңа атом-төш программасын эшләп бетерәсе бар.
«Шигъри җанлы» операцияләр
Израиль армиясе штабында кемдер, артык хискә бирелеп, фәкыйрь шигърияттән иза чигә булса кирәк - 2006 елда Газзәгә каршы оештырылган хәрби операция «Ут давылы» дип аталган иде. Бу «Мисыр җәзалары»нда телгә алына. 2007-2008 елның кышкы операциясе «Эрегән кургаш» исеме астында узды. Хәзергесе исә «Болыт баганасы» дип атала. Болар барысы да «Азак» китабында бәян ителә. Муса пәйгамбәр вакытында Мисырдан качкан яһүдләргә юлны ут баганасы яктырткан, көндез исә болыт баганасы аларны дошман һөҗүмнәреннән саклаган.
Әмма шигърият шигърият белән, тик бу операцияләр вакытында күпме кешенең гомере өзелә (бүгенгә Газзәне бомбага тоту нәтиҗәсендә 50 кеше һәлак булган, 400дән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган). Боларның барысы да ХАМАС хәрәкәте вәкилләре түгел. Тагын күпме шартлаулар һәм корбаннар буласын берәү дә әйтә алмый. Газзәдә хәрби инфраструктуралар торак йортлар арасына урнашкан һәм хәрби операцияләр вакытында гади халыкның зыян күрүе гадәти күренеш. Газзә чикләренә хәрби техника агыла. Меркава танклары, үзйөрешле артиллерия җайланмалары, пехота машиналары җир өсте операцияләрен башларга әмер көтә.
Кыскасы, тарих әле тәмамланмаган, аның яңа битләре ачылырга гына тора. «Азак» китабын укып, тагын нинди исемнәр астында операцияләр уздырырлар - монысын киләчәк күрсәтер. Кызганыч, әмма ниндидер тетрәнүләрдән башка моңа ирешеп булмаячак. Кешеләргә гаеплене башкалар арасыннан эзләү гадәте хас. Үз вакытында Гитлер: «Яһүдләр булмаса, безгә аларны уйлап чыгарырга кирәк булыр иде...» - дигән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: