16+

Каберенә, елый-елый, чәчәкләр салдым

Дамир Сираҗиевны мин Раид дигән исеме белән дә беләм әле. Сеңлем Рузия белән бер курста укыды алар. Ул чакта безнең театр стационар саналмый, исеме дә Күчмә, гастрольләрдән кайтып керә алганыбыз юк. Рузия бездә яшәгән чак. Студент халкы бердәм, бер-беренә йөрешә, безгә дә барысы бергә җыелышып килгәлиләр иде. Әнә шул студент...

Каберенә, елый-елый, чәчәкләр салдым

Дамир Сираҗиевны мин Раид дигән исеме белән дә беләм әле. Сеңлем Рузия белән бер курста укыды алар. Ул чакта безнең театр стационар саналмый, исеме дә Күчмә, гастрольләрдән кайтып керә алганыбыз юк. Рузия бездә яшәгән чак. Студент халкы бердәм, бер-беренә йөрешә, безгә дә барысы бергә җыелышып килгәлиләр иде. Әнә шул студент...

Дамир Сираҗиевны мин Раид дигән исеме белән дә беләм әле. Сеңлем Рузия белән бер курста укыды алар. Ул чакта безнең театр стационар саналмый, исеме дә Күчмә, гастрольләрдән кайтып керә алганыбыз юк. Рузия бездә яшәгән чак. Студент халкы бердәм, бер-беренә йөрешә, безгә дә барысы бергә җыелышып килгәлиләр иде. Әнә шул студент чакларыннан ук алар белән очрашкалап, сөйләшеп йөрдек. Үзебезнең фатирыбыз да юк әле ул чакта. Бервакыт Рузия, Фирая, Зөлфирәләр белән Дамир да килеп керде.
Дамир беренче күрешүдә үк хәтердә кала торган ир-егет. Миңа ул шаян, тиктормас, таш астыннан сикереп чыккан шук малай булып күренде. Авылда була бит шундый балалар, һич тыеп-туктата торган түгел. Кыйнасаң да, буйсынмый. Менә ул сиңа шардай күзләре белән текәлеп карап тора башлый. Янып торган утлы күмерләргә охшаган ул күзләрдә әллә ничаклы энергия... Ә хәрәкәтләреннән ташыган бетмәс-төкәнмәс көч-дәрте берничә кешегә җитәрлек.
Дамирны мин төрле театр бәйрәмнәрендә дә, Камал театры спектакльләренең халык күренешләрендә дә очраткалап тордым. Курсларының диплом спектакльләрен дә карадым. Дамирны бит аны тормышта да, сәхнәдә дә беркем белән бутап була торган түгел... Әрсезлеге дә чамасыз зур иде инде. Әмма аның барысыннан да терерәк һәм үзенчәлеклерәк булып күренүе хак. Үзенә үзе хуҗа була белгән, үз башлы шәхес. Училищедан соң аны эшкә безгә җибәрделәр. Күп эшләмәде. Бездәге шартларны ошатмады. Үсеп булмасын шундук аңлады. Академия театрына сәхнәгә ут бирүче булып күчте. Шуннан Мәскәүгә китеп, режиссерлыкка укып кайтты.
Бервакыт без Чиләбегә гастрольләргә баргач, спектакльләребезгә Дамир да, әти-әниләре дә килде. Дамир безне бик сагынган, безне күрүгә, шатланып, кочаклап, һәркайсыбыз белән озаклап сөйләшеп йөрде. Әти-әнисе белән бергә гастроль ябылган көнне сәхнәгә күтәрелеп, театрыбызның һәр артистына китаплар да бүләк итте. Бу кунакчыл гаилә бик хөрмәтле артистларыбыз Фердинанд абый белән Люция Фарсиналарны һәм Хәлил белән икебезне өйләренә дә чакырды. Чөнки Рәшидә апа бит Фарсиннар белән театр училищесында укып йөргән. Ә Дамиры безне Рузиянең апасы белән җизнәсе итеп чакырды. Ничектер миңа аерым бер хөрмәт белән каравы хәтердә калган.
Шуннан ул театр диңгезенә кереп чумды. Үзенең җитлеккән режиссер булып өлгерүен күрсәтә алды, һаман да аның «Ахырзаман»ын онытып булмый. Зур бәхәсләр куптарды ул спектакль. Артистларны рольләргә бик туры китереп сайлаган иде Дамир. Ә бу инде спектакльнең ярты уңышы дигән сүз. Артистлар үз урыннарында булса, режиссерны да җитәкләп алып бара алалар. Рольне көчсез артистка тапшырасың икән, бетте спектаклең, очраклы артистны бит аны гомергә ахыргача өстерәп бара алмыйсың.
Дамирның әлеге шул «Ахырзаман»ын күз яшьләремә тыгылып карап утырганда: «Их, бездә дә куйсын иде бу режиссер, безнең белән дә шушындый тетрәндергеч спектакль эшләсә иде», - дип теләдем. Әллә ул фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килгән - Дамирны безгә баш режиссер итеп билгеләделәр. Без бу вакытта Г.Камал театрының иске бинасын көрәшеп алган идек инде.
Ялкынланып иҗат итәсе урында, иң элементар нәрсәләр өчен көрәшеп ятарга мәҗбүр ителгән коллективта эш башлады Сираҗиев.
Баш режиссерыбыз шушы чорда стадионда безнең барлык артистларыбыз катнашында болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу хөрмәтенә «Изге Болгар дастаны»н («Мәһди») куярга кереште. Миңа Ананы биргәч: «Исламия апа, бу - бик мөһим роль, моның уңышлы чыгуы тамашабызның да уңышына тәэсир итәчәк. Әлбәттә, мин башка артистлар да таба алыр идем, әйтик, Камал театрында да бар алар, әмма мин сиңа ышанам, син бу образны тудыра аласың, тырыш!» - диде. Берьюлы ун мең тамашачы карады аны. Ленинградтан Альберт Әсәдуллинны китерткән иде. Ул Мәһдине бик шәп итеп башкарды.
Яшь режиссерның шушы кадәр артистларны, солдатларны, шушының кадәр техниканы, шушы кадәр киек-җанварларны бер максатка туплап бергә хәрәкәтләндерергә көче җитүе бөтен Казанны таң калдырды. Стадион вулкан кебек гүли. Анда БТРлар, танклар, вертолетлар һәм тагы башка хәрби машиналар үкерә. Шунда гына атлар, ишәкләр, дөяләр чаба. Циркта булган һәр ерткыч катнашты бугай бу театральләшкән тамашада. Стадион өстен лазер утлары камчылады. Анысы да ул чакта Казанда юк иде әле. Дамир ГИТИСта үзе белән бергә укып йөргән Алла Пугачевадан сорап торган аларны. Дастан халыкның йөрәгенә барып керде.
Безнең театрны бик танытты бу тамаша. Дөрес, артистларыбыз ансат кына эшләде дип әйтеп булмый. Стадионда, ачык һавада, җил-яңгыр астында репетиция ясаулар катнашучыларны шактый ялыктырды. Әмма нәтиҗәсе сокланып туймаслык булды.
Дамирның 1988 елның декабрендә шушы без хәзер эшләп йөргән бинага килеп керүен аермачык хәтерлим. Ничаклы матур хыяллар, якты өметләр белән керде ул артистлар арасына... Аны яңа драматурглар урап алды. Махсус яңа пьесалар язылды. Дөрес, Тинчуринда эшли башлауга, Дамир, шактый гына артистларны театрдан чыгарып, үзе дә коллективны кирәкмәгәнгә борчып алды. Шулай да төп артистларга һәрчак бик игътибарлы була белде. Үтеп-сүтеп йөргәндә дә аркаларыбызга кагылып: «Минем кадерле старикларым», - дип үтә иде. Старики, дип әйтсә дә, безгә ул чакта шул 50 яшьләр чамасы гына булгандыр. Үзенә - 35 яшь. Дамир артистлар белән бик җиңел эшли иде. Спектакльне уйнап кына куя иде ул. Күп дигәндә, унсигез көн җитте аңа. Үзебезнең оркестрыбыз да оешты. «Ике килен-килендәш» тә, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакле дә оркестр белән гөрләп барды.
Талантлы кешеләр Дамир Сираҗиевка бик тартыла иде. Атаклы баянчы, «Саз» ансамблен оештыручы Рифкать Гомәревне дә алды ул безгә. Рифкать театрда оркестр белән барган спектакльләрне гастрольләргә алып чыга һәм берүзе баяны белән бөтен бер оркестрны алыштырып, спектакльгә уйный иде.
Дамир театрда 2 елдан да артык эшли алмады. Шул кыска гына вакыт аралыгында чыгарган алты спектакле дә уңышлы булды дип әйтә алмыйм. Театрның 70 еллыгы уңае белән чыккан китапта, Аяз Гыйләҗевнең «Көлсәң көл, көлмәсәң ела» әсәрен Рөстәм Абдуллаев сәхнәләштерде, дип күрсәткәннәр. Ялгышканнар. Аны Дамир сәхнәләштерде. Әмма халык бу спектакльгә бик йөрмәде. Дамир «Галиябану»ны да артык заманча куйды. Халыкны өркетте. Эксперимент өчен башка бер әсәр алса, әйбәтрәк буласы иде. Бу аның халыкны йөртер өчен куелган җырлы-биюле спектакльләрдән туеп китүеннән дә булгандыр. Дамир бит гади генә режиссер түгел иде. Ул татар милләтенә аның фаҗигале язмышын күрсәтергә туган шәхес тә. «Идегәй»не, аннары шуның белән бер үк вакытта «Зөләйха»ны да сәхнәләштерергә тотынуы тиктомалдан гына булмады. Әмма чамасыз ашыкты. «Идегәй» белән «Зөләйха»ны эшләгәндә ашык-пошык эшләде диюем түгел, киресенчә, «И машина, машина, җитте минем башыма»ны сигез, ун көннәр тирәсе куйган Дамир «Идегәй»не ай ярым эшләп тә бик аз юл узды. «Зөләйха»сы белән дә шулай бөртекләп эшли башлаган иде. Әмма, көтмәгәндә, репетицияләрне сирәгәйткәннән-сирәгәйтте. Әгәр Дамир ул спектакльләрне үзе укыткан, тәрбияләгән артистлары белән куйган булса, аңа җиңелрәк булыр иде. Ә монда артистлар бик чуар, төрледән-төрле, режиссер югарылыгына күтәрелеп, аның кебек фикер йөртергә әзер түгелләр. Менә шул бер-береңне ярты сүздән үк аңлап алулар булмау үтерә инде режиссерны. Режиссерга мондый очракларда икеләтә-өчләтә күбрәк вакыт кирәк. Ә Дамир һәрчак ашыга-кабалана. Режиссер күңелендә акрын кыймылдаучы артистлардан ризасызлык туса, боларында - рәтләп аңлатмаган режиссердан канәгатьсезлек. Дамир, шул бушлыкны тутырыр өчен, депутат булу уе белән яна башлады. Коллективка театр өчен иҗаттан тыш та яңа мөмкинлекләр эзләү кирәклеген аңлатырга тырышты. Бер җыелышта, бизнес белән шөгыльләнү театрга зур акча китерер иде, дигән сәер хыялларын уртаклашты.
Дамир белән чәкәләшеп тә алгалый идек. Бервакыт Уфа «Нур» татар театрының ачылышын котлап кайтып керсәк, залда җыелыш бара. Чыгыш ясаучы, тиздән театрга бизнесменнар да кертәчәкбез, ди. Безнең кайтып керүебез аңа көтелмәгәнчәрәк булды. Мин Дамирны бу хыялыннан чигенергә мәҗбүр иттем. Без аны чыннан да ярата идек. Бөтен коллектив бер булып, аны депутат итәр өчен дә көрәшкән идек.
Дамир бездән үзе теләгән депутатлык эшенә китте, аннары бизнеска баш-аягы белән кереп чумды. Әмма безне һәрвакыт сагынды. Җай чыккан саен килеп җитәр иде. Кочак-кочак чәчәк ташыды.
Шуны гомер онытасым юк, бервакыт: «Сагындым әле сезне, Исламия апа!» - дип килеп керде дә миңа: «Хуш, Исламия апа, мин тиздән үләчәкмен! Син, мин үлгәч, өстемә чәчәк салырсыңмы?» - ди. Шаккаттым. Әллә соң бу эчкәнме дип уйлыйм. Юк, ап-аек. Кыяфәте генә бик моңсу. Күзләре дә элеккечә карамый. Шундый авыр тәэсир итте бу сүзләре. Шунда аңа каршы: «Әле сиңа яшәргә дә яшәргә, мондый сүзне уйнап та сөйләмә, Дамир, Ходай Тәгаләнең «Амин» дигән чагына туры килмәгәе», - дидем. Ә аның барыбер үзенеке, сүзне артык озайтып тормый гына: «Үлмәсәм, үтерерләр, барыбер яшәргә ирек бирмәячәкләр, син каберемә чәчәк салырга онытма инде, яме», - дип, кабат-кабат әйтеп чыгып китте. Шушы күрешүебез соңгысы булды.
Күрәзәчелеге дә бар иде. Кайбер акыллы башлар, Дамир турында сүз чыкканда, бөтен нәрсәдән хәбәрдар кебек бик белдеклеләнеп сөйләргә тотыналар. Минем өчен бу шәхес табышмак булып калды. Чыннан да, минем белән саубуллашып чыгып киткәннән соң, озак тормады бит ул, бер айлар чамасы уздымы икән, арабыздан китеп барды. Нибары 44 яшендә... Каберенә, елый-елый, чәчәкләр илтеп салдым...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading