16+

Кабып карый күрмәгез!

Күп еллардан бирле аралашып йөргән таныш хатыным бар. Шуның хәлен белергә бардым беркөнне. Сөйләштек, хәл-әхвәл сораштык. Табын әзерләгәндә: «И ахирәтем, - ди бу, - «Южный» ягында «Ашан» дигән кибет ачылган. Шунда бардым әле. И әйбернең күплеге! Кайсы бик арзан, кайсы бик кыйммәт.

Менә бу каймакны аша әле, авылныкына охшаган. Арзан булгач, алдым инде.
«Ашан»га барам әле.
«Ашан» шүрлекләре тулы,
Ачтан үтермәс әле,
- дип, рәхәтләнеп йөрдем шунда. Чипсылар бүлегенә килеп җиттем. Тезелеп киткән инде, мин сиңа әйтим. Мин ул бәрәңгене пакетта гына сатыла дип уйлый идем, өелеп тора икән ул анда. Кешеләр кабып карыйлар. Мин дә берне кабып карадым. Каба торгач, өчне каптым инде. Ипи, конфет алдым. Касса янына барып акча түләп өлгердем генә, яныма җилкәсенә «охрана» дип язылган егет килеп җитте. «Сез түләдегезме?» - ди. Мин күрсәтәм инде түләгән язуны. «Апа, чипсы ашадыгызмы?» - ди бу. «И улым, өчне капкан идем шул, гөнаһ шомлыгына каршы», - дим. «Алай булгач, сатып алыгыз инде», - ди. Алдым инде, алмый кая барасың. Аша әле, ахирәтем, - ди танышым миңа. - Андый әйберләрне ашамыйм, ашказаным авырта, кая куйыйм инде?», - ди мескен.
Хөрмәтле сатып алучылар, ахирәтем хәленә кала күрмәгез. Аның җитәкчеләренә дә әйтәсе иде: «Кабып карамагыз!» дип белдерү язып элсәләр, бәлки, ахирәтем дә кирәк булмаган товар алмас иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading