16+

Кафил ӘМИРОВ: «Кызган тимер белән «көйдерергә» кирәк!»

«Кәбисә елының хәерсез булуы хокук саклау органнары өчен рас килде. «Дальний» полиция бүлегендәге хәлләрнең мәгълүм булуы ел буена җитешсезлекләрне кысрыклап чыгару белән шөгыльләнүгә этәрде. Берничә ведомстводан комиссия тикшерде, ике мәртәбә РФ прокуратурасыннан да килделәр.

Кафил ӘМИРОВ: «Кызган тимер белән «көйдерергә» кирәк!»

«Кәбисә елының хәерсез булуы хокук саклау органнары өчен рас килде. «Дальний» полиция бүлегендәге хәлләрнең мәгълүм булуы ел буена җитешсезлекләрне кысрыклап чыгару белән шөгыльләнүгә этәрде. Берничә ведомстводан комиссия тикшерде, ике мәртәбә РФ прокуратурасыннан да килделәр.

Шуңа күрә, узган ел нәтиҗәләренә бәя биргәндә, иң беренчесе, процесс акрын барса да, төзәлү ягына таба хәрәкәт итүне билгеләп узарга кирәк. Барлык җитешсезлекләрне бетерә алдык дип булмый: язмыш артык кырыс булмаган, әмма шул ук вакытта гражданнарның хокукларын боза торган вакыйгаларны юлга чыгарып кына тора», - диде Кафил Әмиров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
К. Әмиров фикеренчә, хокук саклау органнарында эшләүчеләр беренче чиратта үзләре кеше хокукларын бозмаска тиеш, шул чакта гына республикада аларның эше тел-теш тидермәслек дип әйтеп була. «Ә әлегә мин бар да ал да гөл дияргә ашыкмас идем», - ди баш прокурор.
Татарстан прокуратурасының икенче зур эше коррупция белән җиң сызганып көрәшү булган икән. «Бу мәсьәләне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе шәхси контролендә тота», - ди Кафил Әмиров.
Саннар теле белән сөйләшкәндә, ел дәвамында коррупция өлкәсенә караган 6505 канун бозу очрагы теркәлгән (узган ел бу сан 4746 булган). Прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә, 114 җинаять эше ачылган (узган ел 84). 409 бюджет акчалары белән бәйле канун бозу теркәлгән. Дәүләт һәм муниципаль кирәк-ярак өчен заказ үтәлеше буенча 527 канун бозу очрагы булган.
Мәктәпләрдә акча җыю күренешләре белән көрәш алып барылуга аерым тукталу мәслихәттер. Казанда элиталы мәктәпләрнең берсе балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү өчен ата-аналардан 50 мең сумга кадәр акча кертергә мәҗбүр иткәнлеге ачыкланган. Бер гражданин, улын мәктәпкә укырга керткәндә, мәктәп җитәкчелеге 10 мең сум акча сорагач, үз йортларыннан шактый ерак булган башка мәктәпкә барырга мәҗбүр булганлыгы кебек үтә тискәре күренешләр булуы хакында да сөйләде Кафил әфәнде. Ә Казандагы бер мәктәптә ата-аналардан җыелган акча Сингапурда укытучыларның белемен күтәрү өчен сарыф ителгән. Башка бер очракта акча мәктәпнең горурлыгы булган Олимпиада җиңүчесе, ягъни бер укытучының улын лагерьда ял итеп кайтару өчен кирәк булган. «Мондый күренешләрне кызган тимер белән «көйдерергә» кирәк!» - дип белдерде Кафил Әмиров, ата-аналарның үз теләкләре белән мәктәпкә акча ташуын тәнкыйтьләп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading