Быел уразаның беренче көне 6 июньгә, соңгы көне 4 июльгә туры килә. 5 июльдә Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.
Гает көнендә бәйрәм намазы республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге сәгать җидедә укылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм казыйлар фитыр, фидия сәдакалары, зәкят нисабының күләмен дә билгеләгән.
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака.
- Быел фидиянең күләме 200 сум дип билгеләнде. Раамазан ае ахырында фитыр сәдакасын бирергә күнеккәнбез. Аның күләме, кешенең матди хәленә карап, 100 сумнан алып 600 сумгача, - диде мөфти.
Камил хәзрәт ураза аенда, узган елдагыча, "Казан-Арена" стадионында ифтар үткәреләчәген дә хәбәр итте. Быел анда ун мең кеше катнашыр дип көтелә. Интернетта намазны газон өстендә укыячаклар дигән хәбәр таралган иде. Журналистлар мөфтидән, стадионның газонына зыян килмәсме, дип сорады.
- Газон өстендә күмәк намаз укуны стадион җитәкчелеге белән килештердек. Газонга зыян килмәскә тиеш, аны махсус япма белән каплаячаклар, - диде ул.
Ифтарны үткәрү көне әлегә билгеле түгел. Аны чакырылган кунакларның эш графикларын күздә тотып билгеләячәкләр. Журналистларның кемнәр чакырылды, дигән соравына мөфти, елмаеп, Лондонның яңа сайланган мэрын (шәһәр башлыгы Садик Хан үзен мөселман дип атый) чакыру идеясе дә булган иде, дип куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар