16+

Кандидатлар ачыкланды

Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Г.Тукай исемендәге премиягә җиде кешене кандидат итеп раслады. Менә алар:

Кандидатлар ачыкланды

Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Г.Тукай исемендәге премиягә җиде кешене кандидат итеп раслады. Менә алар:

рәссам Ильяс Айдаров - 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сән­гать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен;
язучы Нәбирә Гыйматдинова - «Мәхәббәттә гөнаһ бар» һәм «Синдә минем хакым бар» китаплары, «Хатыннар сагышы» әсәре өчен;
язучы Клара Булатова - ике томлы «Сайланма әсәр­ләре» өчен;
актриса Алсу Гайнуллина - осетин драматургы Геор Хугаевның «Кара чик­мән» әсәрен сәхнәләш­тер­гәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәх­нә­ләш­тер­гәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның «Арбалы хатыннар» әсәрен сәхнә­ләш­тергәндә Гайшә образын тудырган өчен;
рәссам Софья Кузьминых - Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарыл­ган әсәрләре өчен;
җырчы Гөлзада Сафиуллина - 1983-2007 елларда «халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт программалары» өчен;
композитор Шамил Тимербулатов - «Җиңүнең хатын-кыз йөзе» исемле бишенче симфония өчен;
сәнгать белгече Розалина Шаһиева - «Бакый Урманче», «Әхсән Фәтхетдинов», «Фиринат Халиков. Кичке Казан», «Абрек Абзгильдин», «Тукайга мәхәббәт белән», «Шүрәле иле» хезмәтләре өчен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading