16+

Капиталь төзекләндерү 15 августта тәмамланачак

Ремонт эшләре йортларда гына түгел, ишегалларында да булачак.

Капиталь төзекләндерү 15 августта тәмамланачак

Ремонт эшләре йортларда гына түгел, ишегалларында да булачак.

Казанда күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Әлеге эшләрнең күп өлеше инде тәмамланган. Июнь аенда 2015 елда гомуми күләмдә башкарыласы төзекләндерү эшләренең 80 проценты үтәлгән. Тиздән 227 йортта да эшләр тәмамланачак, дип хәбәр итә Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

- 144 йортта комплекслы эшләр, 34 йортта - 110 лифтны алмаштыру, 104 йортта лифт җайланмаларын тәртипкә салу эшләре алып барыла. Капиталь төзекләндерү эшләренә каралган инвестицияләрнең гомуми күләме - 1,4 миллиард сум. Ниндидер җитди хәл итәсе мәсьәләләр юк. Программа уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Казан Мэры Илсур Метшин безгә капиталь төзекләндерү эшләрен 15 августка тәмамлау бурычын йөкләде. Минем фикеремчә, без өлгерәбез, - диде ул.

Объектларда эшләүче подрядчылар әйтүенчә, эшнең вакытында тәмамлануы йортта яшәүчеләргә дә бәйле. Фатирларга вакытында кереп эшли алсалар, ремонт эшләре күрсәтелгән вакытка төгәлләнә. Кызганыч, кайбер фатирлар бикле, хуҗалар өйдә юк икән.

Капиталь төзекләндерү булган кайбер йортларда ишегалларын да тәртипкә китерәчәкләр. Анда яшел зона, балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылачак. Бу максатларда бюджеттан 500 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading