16+

Караклардан кем саклар?

Ямьле яз-җәй айларында кешеләр куна-төнә бакчаларында яши башлыйлар. Көннәр буе эштә-укуда булучыларның да фатирлары караучысыз кала. Фатир талаучылар өчен бу менә дигән вакыт. ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат үзәге китергән рәсми саннар буенча 2011 елда республикада 1222 фатир караклардан зыян күргән, быелның 3 аенда 257 фатир таланган. Тимер ишекләр,...

Ямьле яз-җәй айларында кешеләр куна-төнә бакчаларында яши башлыйлар. Көннәр буе эштә-укуда булучыларның да фатирлары караучысыз кала. Фатир талаучылар өчен бу менә дигән вакыт. ТР Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат үзәге китергән рәсми саннар буенча 2011 елда республикада 1222 фатир караклардан зыян күргән, быелның 3 аенда 257 фатир таланган.
Тимер ишекләр, рәшәткәләр, әлбәттә, саклануның бер чарасы булып тора. Тик шулай да, милекне саклауда иң ышанычлысы - полициянең үзәкләштерелгән сак сигнализациясе. Хәзерге вакытта сигнализация ярдәмендә республика шәһәрләрендә 36 мең фатир саклана. Шәхси йортларның да 3500е сакка алынган. Мондый сакны оештыру өчен хәзер, элеккеге кебек, фатирда телефон булуы мөһим түгел. Хәвефле хәбәрне җибәрү өчен радиосистемалар кулланыла. Бу бигрәк тә авыл җирләрендә, шәһәрдән читтәрәк торган торакларны саклауда әһәмиятле. Каракның фатирга керергә омтылу очрагында аппаратура эш итеп, тревога сигналы ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштереп саклау пультына җибәрелә. Хәвеф сигналына коралланган сак полициясенең тоткарлау төркемнәре оператив эш итә. Җинаять урынына алар 3-4 минут эчендә килеп җитә. Күп очракта карак эчкә керергә өлгерми дә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading