Шәһри Казан

Каргасыз авыл

Беркөнне дуслар белән бергәләшеп фатирыбызда чәй эчеп утырабыз. Яз җитә, минәйтәм, каргалар килә. Шунда хатынымның иптәш кызы: «Безгә каргалар килми бит», - дип куймасынмы! Авылдан ерак түгел генә дуңгыз фермасы төзегәннәр. Сәбәбе шул, имеш. Кызыксынуыбыз шундый көчле иде, без Саба районы Явлаштау авылына юл тоттык.


Трасса әйбәт, рәхәтләнеп очасың гына. Ни дисәң дә, хәзер Казан -Саба «Президент юлы» инде. Әмма тау итәгендә, гүзәллектә утырган Явлаштауга килеп җитәрәк, машина эченә сасы ис килеп керде. Ашыга-ашыга тәрәзәмне япканымны күреп, юлдашым Зөлфия апа: «Син үзең дә авыл баласы бит, нигә тирес исен яратмыйсың», - дип шаккатты. Соңыннан гына белдек, бу гади генә тирес исе түгел, ә дуңгыз фермасы «бүләге» икән.
Урамда бер апаны очраттык. Кара каргаларның килү-килмәү мәсьәләсен дә, дуңгыз фермасы хакында да иң әүвәл аннан сораштым.
- Ел да киләләр иде. Моңарчы игътибар да итмәдек. Быел гына күренмиме соң! Ә дуңгыз фермасын моннан берничә ел элек төзеделәр. Халык та, авыл Советы да каршы чыкты. Колхоз күптән бетте инде. Авылыбыз «Сатыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә керә. Дуңгыз фермасы моңа карамый.
Авылдан чакрым ярым ераклыкта урнашкан фермада марилар килеп эшли икән. Явлаштау белән күрше Мишәбаш авылындагы ике дуңгыз фермасының да хуҗалары бер үк. Элек сабалылар кулында булган комплексларга хәзер пермьлеләр хуҗа. Ә исе вә сасысы явлаштаулыларга насыйп. Хәер, авыл кешеләре үзләре дә башта ни буласын аңлап җиткермәгән, ахры. Махсус эшкәртеп, дуңгыз тиресен, үләксәләрен торфка әйләндерергә тиеш булганнар, әмма технология эшләнеп бетмәү экологик һәлакәткә китергән.

Мулла әйтсә, хак әйтә!
Калдык-постык белән тукланган кара каргаларның быел килмәвенә, беренчеләрдән булып авыл мулласы Илнур хәзрәт Фәйзрахманов игътибар иткән.
- Кара каргалар берничә ел рәттән килмәде, сыерчыклар да сирәгәйде. Каргалар ике-өч ел элек киткән вакытта ояларын тузгытып киттеләр. Махсус күзәтергә дә кирәкми, «яз җиткән икән, карга килгән икән» дигән сүз халык телендә бар. Башта хикмәтен аңламадык та. Бабайлар: «Хәтта карга да килми бит безнең якларга хәзер», - дип уфтана. Дуңгызлар сәбәпче түгелме икән дигән фикергә килдек. Табигать чиста түгел икән, кошлар да ташлап китә. Тирес тә шул килеш химикатлар белән юдыртылып басуга чыгарылды. Җир асты резервуарларына кудырып, шунда куертылып торф хәленә китереп чыгарырга дип, төзелгән вакытта ук әйтелгән иде. Бу эшләрнең берсе дә башкарылмый. Сулыкларга куркыныч яный. Яңгыр сулары белән безнең Мишә елгасына агып төшә инде. Бөтен авылның эчә торган суы - чишмә суы. Әлхәмдүлилләһ, дуңгыз фермаларыннан ага торган нәҗесләр чишмәдән читтә.
Авыл халкының анда эшләмәвен, хәзрәт, мөгаен, моннан биш-алты ел элек Рамил хәзрәт Юнысның дуңгыз турында сөйләгән вәгазенең тәэсиредер, ди.
- Аллаһы Тәгалә хәрам дип әйткән икән дуңгыз итен, димәк, хәрамнән кергән акча бәрәкәт китермәячәк. Авыл халкы элек-электән динле, заманында мәчет манарасын да саклап калган. Халык күңелендә дин бар. Мәүлид ашлары, Коръән бәйгесе үткәргәндә дә күренә бу.
Мәчеттә дини укулар бара. Мәктәптә дә гарәп теле укытыла. Җомга намазларына егермеләп кеше килә, Гаетләрдә мәчет шыгрым тула. Каникулларда малайлар да җомгага килә. Җәй көне мәчеттә лагерь оештырыла. Мулла сүзләреннән аңлашылганча, халык фикерен тыңлаучы булмаган, акча хәл иткән бугай дуңгыз фермасы язмышын. Илнур хәзрәт шушы җирлекнең суын эчеп, шунда үскән икмәкне ашагач, авырулар да килеп чыгарга мөмкин дип борчыла. Экологлар да килеп, җитәкчегә 5 мең, оешмага 50 мең сум штраф салып китәләр икән. Әмма оешма өчен бу сизелерлек зыян түгел шул.
...Каргалар, гадәттә, оясын туздырмый, ә яңаны ясый. Димәк, монда кайтмаска дип киткәннәр...

«Һәр авылның үз каргасы»
Авыл Советы рәисе Наил Фәйзуллин, каргалар килми дип ишеткән идем дигәч, шаккатты:
- Авылсыз карга, каргасыз авыл буламыни? Һәр авылның үз каргасы бар!
- Авылыгыз имамы әйтүенчә, юк бит. Чәүкәләрне үзем дә күрдем, ә кара каргаларны юк.
- Каргасы да бар, чәүкәсе дә. Бу колхоз оешканнан бирле аның дуңгыз фермасы булган. Моннан биш ел элек эшмәкәрләр килделәр дә комплекс төзеделәр. Максат - бөтен районның дуңгызын бергә җыю. Саба районында җиде-сигез колхозда дуңгыз бар иде. Алар бетте. Менә районда 38 мең баш дуңгыз бар. 17,5-18 меңе симертү өчен Кибәче авылында. Бездә ике ферма. Берсе Мишәбаш өстендә, берсе Явлаштау янында. Гомуми саны 12-13 мең бардыр. Мишәбашта элегрәк 3500 дуңгыз бар иде. Хәзер комплекс ясагач, күбрәк. Үрчетеп сату өчен үстерәләр. Бу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аркылы эшләнә. Даниядән кайткан нәсел дуңгызлары алар. Инглизләр, нимесләр килеп, монда эшләргә өйрәтеп киттеләр.
- Дөрес технологияләрне кулланмыйлар икән дип ишеттем.
- Безнең Россиядә нәрсәне дөрес ясаганнары бар! Нимес килсә, башта бәдрәф сала, безнеке килсә, башта ызба сала. Аннары әкренләп проектны үзгәртәләр. Әлегә эшләнеп бетмәгән шул технологияләре дә.
- Үзегез дә дуңгыз фермасын төзетүгә каршы булгансыз икән.
- Максатым шул, бөтен технологиясен эшләп бетереп, пычрак сулар елгага төшмәсен. Һавага чыга инде ул. Кошчылык фабрикасы тирәләренә барып карасаң, анда да ис. Авылга керә торган түгел. Дуңгыз абзарыннан да биш тапкыр сасырак. Җитештерү булган җирдә ансыз булмый.
Авыл Советы рәисе сүзләренчә, Явлаштау халкы да фермада эшли. Бердәнбер проблема - исе, имеш. Чистарту технологиясенең тулысынча эшләнеп бетмәве борчый аны. Минемчә, дуңгыз фермасындагы нинди генә алдынгы технологияләр кулланып эшләмәсеннәр, мыркылдавыкларга ничек кенә рәхәт булмасын, аларның комфорты, кемнәрнеңдер миллионнарча табышы өчен авыл халкы сасы искә түзәргә, шуның өчен сәламәтлеге белән түләргә тиеш түгелдер. Аннары хәрам нәрсәдән хәерлесен көтеп булмый бит.
Шулай да авыл Советыннан бер кечкенә генә өмет чаткысы ишетеп чыктым әле. Дуңгыз комплексында чучкаларны бетереп, киләчәктә мөгезле эре терлек белән алыштырулары мөмкин, диләр.

Мәктәпне җилләтеп булмый
Ә биология укытучысы Равилә апа Галимҗанова бөтенләй шаккаткыч мәгълүматлар җиткерде. Аның сүзләренчә, авылда козгыннар, чәүкәләр үрчегән. Гадәттә, үләксә белән тукланган кошлар бәбкәләрнең дә башын чукый икән. Димәк, шул кадәр үрчегәннәр ки, аларга ризык та җитми башлаган.
- Бөтен дөньяда үләксә. Үзебез дә чүп ташлыйбыздыр инде. Күрше Мишәбаш мәктәбе укытучысы Булат Шакиров Үләт базы тирәсендә дуңгыз үләксәсен теләсә кая ташлаганнарын күргән дә, видеога төшереп, бер сайтка урнаштырган. Икенче көнне үк килеп шуны чистартып киттеләр, ди. Шулкадәр дәрәҗәдәге җавапсызлык! Бу мәсьәләне җыелышта күтәреп чыктым. Нинди су эчәбез, нинди һава сулыйбыз? Ризыгыбыз нинди хәлдә? Бездә берәр төрле мониторинг үткәрелгәне бармы, минәйтәм. Район җитәкчелеге вәкилләре дә бар иде. Бу фикерне кабул иттеләр. Никадәр дәрәҗәдә эшләнә, кем эшли - халыкка билгеле түгел. Мәктәпкә килгәндә игътибар иткәнсездер? Монда сулап була торган түгел, әйеме? Юлдан килгәндә үк тончыгып, борынны тотып үтәсең. Бик әшәке ис. Мәктәптән ерак түгел ул. Режим буенча без мәктәпне җилләтергә тиеш. Форточканы ача алмыйбыз, ис керә. Дуңгыз комплексын төзи башлагач, бер газетада бик матур мәкалә чыкты. Анда компьютер артында бер егет утыра, европача дигәндәй. Имеш, бик әйбәт, чиста. Хәзер ул газетаны алдырмый башладым. Чынлыкта алай түгел бит. Чит илләрдә экологик яктан зарарсызлыгын тикшермичә, җитештерүне башлап җибәрмиләр бит. ...Каргалар бөтенләй юк, әллә нинди шомлы тынлык. Быел әле козгыны да күренми аның. Кошлар тавышын да ишетмәссең! Тәҗрибәләр үткәргән юк югын.
Элек су буендагы чүпләргә борчылган укытучы, ул вакытта мәшәкатьләр моның белән чагыштырганда чүп кенә булган икән, ди.
- Бүген балалар бакчасында нибары ике бала калды. Калганнарының температуралары күтәрелде. Директорлары белән сөйләшеп утырабыз. «Мишәбашта балалар еш авырый безнең», - ди. Элек алай түгел иде. Ике яклап дуңгыз бит аларның. Әллә шуңамы икән диләр.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, Явлаштау авылында чынлап та экология проблемасы баш калкыткан. Җыен чүп-чарны актарып йөргән кара карга да килмәслек җирдә кешеләр яшәве бер яктан гаҗәп тә! Аннары гомер-гомергә мөселман булган, утызынчы елларда да мәчет манарасын саклап калган авыл янында дуңгыз комплексы төзү - бөтенләй аңлашылмый. Аллаһы Тәгалә безгә дуңгызны сынау өчен биргән һәм Коръәндә тыюы да юкка түгел! Минемчә, бу авыр мәсьәләне ниндидер мониторинг үткәреп, кемгәдер штраф чәпәп кенә хәл итеп булмый. Бу ике комплексны мөгезле эре терлек йә сарык фермаларына, һич булмаса, рәис әйтмешли, якын килерлеге булмаган тавык кетәклекләренә алыштырсак, Аллаһ каршында да, җәмгыятебез каршында да йөзебез ак булыр иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: