16+

Карлы апрель көтелмәгән «күчтәнәч»ләргә бай булды

Карлы апрель көтелмәгән «күчтәнәч»ләргә бай булды

Яз җитә дип сөенергә дә өлгермәдек, урамда кабат ап-ак кыш. Апрельдә яуган кар чәршәмбе көнне Лениногорск, Кама Тамагы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарында яшәүчеләрне гаҗәпләндерсә, кичә Казанга да килеп җитте. Километрлаган бөкеләр, юл һәлакәтләре, ут чыбыклары өзелү, ауган агачлардан зыян күргән кешеләр, тагын бик күп көтелмәгән "күчтәнәч"ләре белән истә калачак карлы апрель.

Ут юк

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, кичә һава торышының начарлануы сәбәпле, республикада 41 авылда ут чыбыкларына зыян килгән. Тәтеш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кайбыч, Балык Бистәсе, Питрәч районнарында, Казанның кайбер урамнарында яшәүче - барлыгы 10 меңнән артык кеше, шул исәптән кайбер балалар бакчалары, мәктәпләр утсыз калган. Авария бригадалары кичә ярты көн ут чыбыкларын ялгау, җитешсезлекләрне көйләү белән мәшгуль булдылар. Төштән соң районнарга ут бирелгән иде инде.

Көчле җил

Арчаның Шурабаш авылында көчле җил берәүләрнең гараж түбәсен каерып аткан. Казанда җил хәтта агачларны да аударган. Нәтиҗәдә, Гафури урамындагы машиналарга зыян килгән. Совет районында бер хатын-кыз җилдә сынган агач астында калган. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күрүче җитди имгәнгән, сынган урыннары да күп. Аны шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә озатканнар.

Юллар

Күпләр автомобильләрен җәйге тәгәрмәчләргә күчерергә өлгергәннәр иде. Шуңа да карлы яңгыр аркасында хасил булган бозлавык юлда йөрүчеләр өчен аеруча куркыныч тудыра. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бик кирәк булмаганда юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Кызганыч, көтелмәгән буран юл һәлакәтләренә дә китергән. Питрәч районында, Мәскәү- Уфа юлында йөк машинасы белән җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Тагын ике зыян күрүче Питрәч районы хастаханәсенә озатылган. Казаннан Яшел Үзәнгә бара торган трассада «КАМАЗ» юл читенә очып чыгу аркасында, хәрәкәт тоткарланган.

Җәмәгать транспорты - трамвай һәм троллейбус линияләре дә кичә бозланган иде. Иртәнге сәгатьләрдә Киров дамбасында 20ләп трамвай хәрәкәтсез калды. ГЛОНАСС системасы мәгълүматлары буенча, муниципальара маршрутларга юл, һава шартлары уңайсыз булганлыктан, 83 рейс автобусы билгеләнмәгән.

Юл хезмәтенә исә эш җитәрлек. Кичә федераль юлларга 109 кар чистарту техникасы чыккан, 1 мең тонна бозлавыкка каршы катнашма сибелгән. Төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 120 берәмлек техника эшли, дип хәбәр итте Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.



"Казан", "Бигеш" һәм "Бөгелмә" аэропортлары исә штатлы режимда эшләвен дәвам итте. Тимер- юл транспортында да тоткарлыклар күзәтелмәгән.
Ә менә таксистлар карлы апрельдән файдаланып калырга ашыкты бугай. Үз автомобильләрен такси хезмәтенә алыштыручыларга бу көнне икеләтә түләргә туры килде. Әйтик, Uber аша такси чакырту гадәтти көннәрдә 200 сум булса, кичә ул 500 сумга җиткән иде, дип яза РБК.

Көнчыгыштан килеп кергән циклон Татарстанда тагын бер-ике көн сакланыр дип фаразлана. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, якшәмбе дә карлы яңгыр, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Ә менә дүшәмбедән көннәр җылыта башлар сыман. Тагын бер атнадан 17 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә синоптиклар.

Табигатьнең начар көне булмый диләрме әле? Апрельдә яуган карга да сөенә белик, быелгы кышның соңгы карын күреп хозурланып калыйк әле.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading