16+

Картлыкны шатлык итик

1 октябрь - өлкәннәр көне. Хәер, бу көнне болай атау дөресме икән? Пенсия яшенә җиткәннәрне өлкәннәр дип әйтеп буламы соң әле? Республика халкының 30 процентын диярлек өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, күп кенә кызыклы идеяләр, фикерләрне тәкъдим итүчеләр дә алар. Татарстанда 400 меңләп эшләүче пенсионер санала. Бәлки бу көннең исемен үзгәртергәдер,...

Картлыкны шатлык итик

1 октябрь - өлкәннәр көне. Хәер, бу көнне болай атау дөресме икән? Пенсия яшенә җиткәннәрне өлкәннәр дип әйтеп буламы соң әле? Республика халкының 30 процентын диярлек өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, күп кенә кызыклы идеяләр, фикерләрне тәкъдим итүчеләр дә алар. Татарстанда 400 меңләп эшләүче пенсионер санала. Бәлки бу көннең исемен үзгәртергәдер,...

1 октябрь - өлкәннәр көне. Хәер, бу көнне болай атау дөресме икән? Пенсия яшенә җиткәннәрне өлкәннәр дип әйтеп буламы соң әле? Республика халкының 30 процентын диярлек өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, күп кенә кызыклы идеяләр, фикерләрне тәкъдим итүчеләр дә алар. Татарстанда 400 меңләп эшләүче пенсионер санала. Бәлки бу көннең исемен үзгәртергәдер, өлкәннәрне өченче буын вәкилләре дисәң ничек булыр икән? "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Яңа гасыр" телеканалы ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, баш продюсер Миләүшә Айтуганова әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

"Яңа Гасыр" каналында октябрьдән башланачак телевизион марафонны да алар символик рәвештә "Җылы көз" дип атаганнар. Әлбәттә, инде көзнең җылы килүенә бәйләп түгел. Марафонның төп максаты - өлкәннәргә җылылык тарату, алар үзләренә карата игътибар барлыгын тоярга, үзләренең җәмгыять өчен кирәкле икәнлекләрен белергә тиешләр. "Яңа гасыр" каналында 4 октябрь көнне сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр өч сәгать дәвамында телемарафон узачак. Тапшыруга Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, ветераннар иҗтимагый җәмгыятеннән, социаль яклау бүлекләреннән хезмәткәрләр чакырыла. Пенсионерлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таба алачаклар.

- Безнең максат өлкәннәргә акчалата ярдәм итү түгел, иң мөһиме марафонның кайтавазы булсын иде. Тапшыруда өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын сүрәтләгән, авыр хәлдә калган пенсионерлар турында сюжетлар күрсәтеләчәк, кайберләренә ярдәм итә алуыбызга шатбыз. Әйтик, Арча районындагы бер авылдагы пенсионерның йортына газ кертергә ярдәм иттек, берәүнең идәннәрен төзекләндерүдә өлешебез булды,- ди Миләүшә Айтуганова.

1 октябрьдән башланачак өлкәннәр декадасы уңаеннан, Казанда күп кенә чаралар үтәчәк. Әйтик, пенсионерлар билгеле бер көндә чәчтарашханәләргә, мунчага бушлай керә алачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә арзан бәядән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге дә бар. Кирәк кешеләргә товарны өйләренә кадәр алып кайтып та бирәчәкләр. 9 октябрь көнне пенсионерларга бердәм юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар. Шулай ук пенсионерлар арасында шакхмат-шашка турнирлары үткәрү, һәр районда концерт чаралары уздыру планлаштырыла. Җәмәгать транспортында "Өлкән буынны котлыйбыз" дигән чаралар узачак. Транспорт йөртүчеләр өлкәннәрне тәбрикли, салоннарда бәйрәм рухы сизеләчәк. Иң мөһиме пенсионерларга мондый игътибар өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, һәрчак булсын иде.

Саннарда:
Татарстанда 1 миллион 101 мең пенсионер санала. Шуларның 927, 6 меңе яше җитеп пенсиягә чыкан. Уртача айлык пенсия бүген 11, 6 мең сумны тәшкил итә. 128 мең пенсионерның айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булып санала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading