16+

Кайда икән ул урам, кайда икән ул йорт?

Казанда быел социаль ипотека буенча 250 мең квадрат метрдан артык торак, ягъни 4115 фатир җиткезү ниятләнелә.

Кайда икән ул урам, кайда икән ул йорт?

Казанда быел социаль ипотека буенча 250 мең квадрат метрдан артык торак, ягъни 4115 фатир җиткезү ниятләнелә.

Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, быел Айдаров, Максимов, Чистай, Зур, Һ.Такташ, Сабан, Урицкий һәм Завойский урамнарында төзелүче социаль ипотека йортларын тәмамлау бурычы йөкләнгән. Болардан тыш, Республика клиника хастаханәсе районында, Зур Мөхәммәтшин һәм Чкалов урамнарында һәм Юдино бистәсендәге Ильич, Привокзальная, Бирюза һәм Колыма урамнарында социаль ипотека ысулындагы торак йортлар төзүгә керешелгән.
Азат Нигъмәтҗанов искәрткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең торак шартларын планлы рәвештә яхшырта бару өчен, «Социаль ипотека» программасы буенча, ел саен якынча 3300-4200 фатир файдалануга тапшырырга кирәк. Төзелеш темпларын 2013-2015 елларда да киметмәү максатларында, җир кишәрлекләрен һәм проект-смета документларын алдан ук хәстәрләү чаралары күрелә. Юдинода киләчәктә тагын 3200 фатирлы йортлар төзеләчәк. Роторная һәм Подаметьевская урамнары киселешендә, «Подаметьевская» микрорайонында 992 фатирлы торак йорт төзү сызымнары әзерләнә. Биредә төзелеш быел ук башланачак. Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды Урман аръягы (Залесный) бистәсендә булачак «Салават күпере» торак микрорайоны проектына яңа конкурс үткәрәчәк. ТР Дәүләт торак фонды бу участокны үзләштерүгә быелдан тотыначак.
Казан узган ел социаль ипотека буенча 4124 фатир тапшырып, Россиядә Екатеринбург һәм Новосибирск шәһәрләреннән генә калышып, өченче урынны яулады. Ләкин мәсьәләнең сыйфат ягын да онытмыйсы иде. Социаль ипотека буенча элегрәк тапшырылган йортларда тәрәзә кырыйларыннан җил үтү йә диварларының юешләнеп, каралып чыгу очраклары булды. Кызганыч, кимчелекләр әле дә күзәтелә. Мәсәлән, Бондаренко урамында сафка яңа баскан 28 нче күпфатирлы йортның тротуарлары кайбер урыннарда убылып ватыла башлаган, канализация коелары ныгытып бетонланмаган. Халык акчасы да кулланылып төзелгән йортларның сыйфатына икеләтә игътибар бирелергә тиеш югыйсә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading