16+

Кайсы яхшырак?

«Шәһри Казан» журналистлары шәһәр шугалакларын сынады.

Кайсы яхшырак?

«Шәһри Казан» журналистлары шәһәр шугалакларын сынады.

«Хезмәт резервлары»


Дилбәр Гарифуллина:

- Горький исемендәге ял паркында урнашкан «Хезмәт резервлары» шугалагы актив ял итүчеләр арасында иң популяр урын, мөгаен. Казанда, дөресрәге, Идел буе төбәгендә иң беренче ачыла торган ачык һавадагы шугалак та ул. 2015-2016 елгы сезонны да ноябрь башында ук ачканнар. Шугалак астыннан бозның даими температурасын тотып торучы 77 чакрым торбалар уза, махсус суыту станциясе бар. Боз температурасы анда, урамда җылы һава торышы торуга карамастан, 14 градус салкынны күрсәтә. Шугалакның мәйданы зур, диаметры - 400 метр.
Стадионның администраторы Рәисә Мөхәммәтова әйтүенчә, бирегә көненә, уртача алганда, 2500 кеше йөри.
- Күпчелек, әлбәттә, спорт мәктәбенә йөрүчеләр. Эш көннәрендә көндезге сәгатьләрдә шугалак алар карамагында. Кичке алтынчы яртыдан тугызга кадәр, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә 12.00дән 22.00гә чаклы тимераякта шуарга теләгән һәркем килә ала, - ди ул.

Үз тимераяклары белән килүчеләргә шугалакка керү сәгатенә - 60 сум, прокатка алган очракта 120 сум түләргә кирәк. 7 яшькәчә балалар бушка керә, әмма аларны бер зур кеше озатырга тиеш.
Прокатка тимераяк алганда паспортыңны яки машина йөртү таныклыгыңны калдырасы була. Биредә тимераякларны кайрату мөмкинлеге дә бар, әлеге хезмәт өчен 150 сум түлисе. Аяк киемнәреңне гардеробка тапшырасың, акча түләгән кәгазеңне күрсәтеп, стадионга үтәсең. Ишектән чыгу белән, аяк астында резин келәмнәр ята. Алар өстеннән узуга, кар яткан җирдән атлыйсың. Ялгышам икән, кар каплаган боз өстеннән. Кар дип кенә белеп, бик кыю адымнар белән атлый башлаган идем, чак кына мәтәлеп китмәдем. Кичке як та булгач, аяк астына игътибар белән карамаганмын. Стадион чистартылган, аңа керә торган 2-3 метр араны да чистартсалар, куркынычсыз булыр иде. Шугалак кырыйларында бортлар да юк икән. Кеше бик күп дип әйтеп булмый. Моңа сөендем генә. Башка зур шугалакларга йөргән танышларым, кеше артык күп булса да начар, яныңнан выжт итеп үтеп китәләр, каршыңа да чыгалар, бик куркыныч, куркуыңнан да абынып егыласың, дип сөйләгән иде. Монда халык алай кыланмый, әллә минем «чәйнек» булуымны күрепме шунда, янымнан выжтлатып үтүче юк. Үз иркемдә рәхәтләнеп йөрдем. Ә башкалар тимераякта шәп йөри, тугач ук, аякларына тимераяк кигәннәр диярсең. Шугалакның үзенә килгәндә, боз өсте шома, анысыннан зарланып булмый.

Шугалакта яшьләр күп, кечкенә балалар да шактый, аларның янәшәсеннән әти-әниләре яки әби-бабайлары атлый. Күңелле музыка уйный, бөтен кешенең йөзе алсуланган, күзләре елмая, талгын гына кар явып тора. Кышның бөтен рәхәте дә туйганчы чана-чаңгыда, тимераякта шуып калуда шул.
Тамагы ачыккан, туңган кешеләр өчен биредә кечкенә генә буфет та эшли икән, шунда ук истәлеккә фотога төшерәләр. Аны магнитка беркетеп тә бирәләр. Бәясе - 250 сум.
Фотога төшеп тормадым, кайнар чәй эчеп җылындым да егылып авырттырган аягымны сөйрәп, кайтырга чыктым. Тезем авыртып торса да, тимераякта шуудан алган тәэсирләр күңелемне әле дә җылытып тора.

Казансу яр буе


Алисә Сабирова:

- Казансу яр буенда үземне ниндидер бер Европа шәһәрендә дип хис иттем. Яңа ел җырлары, кар көртләреннән калкып чыккан төрле төсле агачлар, «янып торган» боланнар, фәрештәләр гади бер көнне дә бәйрәм рухына төрергә сәләтле.

Яр буендагы шугалакка килүем иде, матурлыкка сокланып нишләп йөрүемне дә онытып җибәргәнмен. Ә шугалак үзенә бер дөнья. Быел гына ачылган «Казан» җитештерү-төзелеш ширкәте ясаган халык шугалагы - Европада иң озын (1000 м) шугалакларның берсе.

Үз тимераягың белән керү бушлай, ә менә тимераякны шуннан алып тору сәгатенә - 130 сум. Гардеробта өске киемне саклау өчен - 70, сумканы калдыр­ган өчен 50 сум түлисе.
Шугалакның бер башыннан икенчесенә барып җитү өчен бик тырышыр­га кирәк. Ә минем кебек боз өстенә яңа чыгучыларга бу бөтенләй җиңеп чыга алмаслык кебек. Егыла калсаң да, тотынырга коймалар юк, кар көртенә генә барып төшәсең. Ярый әле хәл алырга, тамак ялгарга шугалакның буеннан-буена кафелар тезелеп киткән. Тимераягыңны салмыйча гына биредә чәйләп алырга була. Минем кебек «оста» шуучылар әнә шулай бер кафедан икенчесенә кадәр шуган кыяфәт чыгарып йөри инде.

Шугалактагы яңа танышым Айнура Ресулкулиева гаиләсе белән Казанга туганнарына кунакка Төрекмәнстаннан килгәннәр. Шәһәрне карап, ял итеп йөрүләре.
- Шундый матур шугалак бар дигәч, балалар белән килдек, монда чыннан да әкияттәге кебек. Балалар аеруча да ошатты, безгә боз тансык бит, - ди Айнура.
Өйрәнчекләр әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланса, профессионаллар бозны тәнкыйтьли тәнкыйтьләвен.

- Мин тимераякта кечкенәдән шуам инде, тренер белән шөгыльләнгән вакытларым да булды. Казанның бөтен шугалагында булганым бар. Дөрес, монда бик матур, Европадагы кебек, ләкин бозның сыйфаты начар. Тимераяк гел берәр чокырга барып төртелә. Боз өстендәге кар да иркенләп шуарга комачаулый, - диде Алсу Латыйпова.

Чыннан да, ял көнне боз өстендә өем-өем яткан кар шуучыларның хәтерен калдырды. Тимераяклар ала торган җирдә бозның сыйфатсызлыгын боз чистартучы машина ватылуга сылтадылар. Карны кө­рәк белән чистартып йөрүчеләр дә кү­ренде.
Шугалак эш көннәрендә - 16.00-22.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 12.00дән 22.00гә кадәр эшли.

Чирәмдәге хоккей үзәге

Линар Закиров:

- Ә-әтии-и-и, то-о-о-от, - дип кәшәкәсе белән селтәнде кечкенә генә бер малай. Хоккей уйнаучы әтиле-уллы дуэтлар Чирәмдәге хоккей үзәге шугалагында шактый күзгә чалынды.

Шимбә кичендә бозлы мәйданга халык күп җыелды. Егетләр өерләре белән алка куа, гаиләләп килүчеләр дә бар, кулга-кул тотынышып йөрүчеләр дә җитәрлек. Мин дә шугалакка үзем генә түгел, дус кызым белән барырга булдым.

Эш көннәрендә каток көндезге дүрттән кичке тугызга, ялларда һәм бәйрәмнәрдә көндезге унбердән кичке тугызга кадәр эшли. Тимераякларны Чирәмдәге хоккей үзәге бинасында бирәләр: ирләргә - хоккейныкын, кызларга - фигураласын. Бер сәгатькә прокатка тимераяк алып тору - 100 сум.

Кагыйдәдә язылганча, тимераякны алганда залогка - ике мең сум, паспорт яки машина йөртү таныклыгын, ә 14 яшькә кадәрге балаларга - туу турында таныклык яки әти-әнисенең паспортын калдырасы. Үз тимераягың белән килеп, аяк киемен сак­лау камерасына калдыру - 10 сум, прокатка алсаң - бушлай. Ул көнне үзем белән спорт киеме салынган рюкзак та күтәреп бардым. Саклау камерасында эшләүче ханымның, букчамны кулына алгач, күзләре атылып чыга язды.

- Нәрсә тутырдыгыз сез?! Мондый авыр йөк өчен тагын 10 сум түлисе, - диде ул. Рюкзакка шартлаткыч тутырган дип шүрләдеме икән әллә әлеге хатын, хәзер шулай дип фикер йөртү модада бит. Шунысы гаҗәп: бина эчендә шартлаткычны ачык­лый торган металл рамкалар бар да бит, әмма аларны эскәмияләр белән томалап куйганнар, халык барыбер урап уза.
- Ник халыкны шушы металл рамкалар аша үткәрмисез? - дип төпченәм тимераякларны прокатка бирүчеләрдән.
- Ярышлар булганда гына кабызып куя­быз, - дип җавап бирделәр.

Бина эчендә халык күп, күбесенчә мәктәп укучылары чыр-чу килә. Шуганда, тамак кибә калса, кофе машинасы эшләп тора.
Дустым белән тимераякларны быел беренче мәртәбә кидек тә шуарга тотындык. Аның да, минем дә тәҗрибә чамалы, шулай да бер сәгать эчендә беребез дә боз өстенә килеп төшмәде. Кызганыч, шугалакның әйләнә-тирәсендә тотынып йөрер­гә бернинди бортлар да юк. Аның каравы, кәефне дәртле музыка күтәрә.

Татьяна Миронова быел бозга, безнең сыман, беренче тапкыр аяк баскан. 1,5 сәгать шуганнан соң, эскәмиядә хәл җыеп утыра иде.
- Горький паркындагы шугалакта дүрт яшьлек чагымда тимераякта шуарга өйрәндем. Кызганыч, кем өйрәткәнен хәтерләмим. Узган елларда «Нәфис», «Хезмәт резервлары» шугалакларына да барганым бар, бу юлы монда килдем, шушы тирәдә генә яшим, - дип сөйләде ул.

Ландыш Җаббарова белән Зилия Госманова үз гомерләрендә беренче тапкыр тимераякта шуа. Бозга чыккач ук таеп егылдык, иртән сызлармы, юкмы - карарбыз инде, дип көләләр. Аның каравы, Ландыш Җаббарованың кызы бозда үзен иркен хис итә.

- Балаларыбызның «Хезмәт резервлары»нда шуганы бар, әмма аның берничә кимчелеге күзәтелә: үз тимераягың белән дә керү түләүле, бозы мактанырлык түгел, кеше аз, өстәвенә салкынрак та. Ә бу шугалакның әйләнә-тирәсенә, тотынып йөрер өчен, бортлар куярга кирәк, - дип киңәшләрен бирде яшь әниләр.

«Нәфис»

Эльвира Мозаффар:

- Быел кыш гадәттәгедән җылы килү аркасында, шугалаклар вәгъдә ителгән вакытка ачылмый торды. Россиядәге иң зур шугалакларның берсе «Нәфис» ачылган көнне дә халык шактый җыелган иде бирегә. 9 гыйнвар көнне шугалакта рекорд куелган - барлыгы 6 мең кеше тимераякта шуарга килгән. 5 гыйнвардан бирле биредә 29 меңнән артык кеше кунак булырга өлгергән инде.

Машина куярга дип парковкага кердек. Ручка, кәгазь тотып, машина номерларын язып торучы ир-ат: «50 сум сорарга куштылар», - диде, кыяр-кыймас кына. Кайбер машиналарның түләми генә кереп китүләрен күреп, әллә бу кеше законсыз төстә генә акча эшләп йөриме икән дип тә уйладым. Әмма «Казан-Арена» стадионы парковкасы быелдан чынлап та түләүле икән. Шугалакка килгәннәр өчен генә түгел, барысына да.

Әллә җылы килгән кышка төрттереп, быел халык шугалагын Гавай утравы стилендә бизәгәннәр. Килүчеләрне купальник кигән кызлар сурәтләре, төрле хайваннар ясалган стендлар каршы ала. Җылыныр өчен зур учак кабызганнар, тамак ялгарга, кайнар чәй эчәргә дә була. Елдагыча, мәйданны 30 метрлы чыршы бизәп тора, радио җырлый.
Тимераяк алу бүлмәсендә кеше мыж. Утырырга урын юк, гардеробка чират. Аңлашыла да, «Нәфис» - Казанда иң популяр, бәясе ягыннан да арзан, чын мәгъ­нәсендә, халык шугалагы бит. Үз тимераягың белән килгәннәргә шуу бушлай, ә алып торсаң, сәгате 50 сум.

- Бу сезонда бозны катыру бик авыр булды. Боз яхшылап туңсын өчен 7-10 көн дәвамында 10 градус салкын сакланырга тиеш. Үзегез күреп тордыгыз, декабрьдә уртача температура 5 градустан төшмәде. Төнлә боз өстенә 23 кубометр су сибеп, махсус боз ясау машинасы ярдәмендә эшләргә туры килде. Кайбер урыннарны кулдан да катырдылар, - ди «Нәфис» компаниясенең матбугат үзәге хезмәткәре Елена Любимова.

Үзем оста шуа белмәсәм дә, шугалакны сынаганнар сүзенә караганда, быел боз, былтыргы белән чагыштырганда, кайтышрак. Чокырлы урыннары күп.
- Боз өсте тигез түгел. Шулай да шугалак ачылышын зарыгып көттек. Улым быел беренче тапкыр бозга басты, - ди баласын иярткән Алексей Миролюбов.
Бозның сыйфаты мактанырлык булмаса да, быел биредә шугалактан тыш күңел ачу урыннары да җитәрлек. Әйтик, янәшәдә генә зоопарк, квадроциклларда йөрергә, тюбинг белән таудан шуарга мөмкин. Халык шугалагына ничек тә кеше җәлеп итәргә тырышалар, бер көнне бушлай каһвә таратканнар, икенчесендә иярләнгән этләр халыкны тартып йөргән. Татарстанның төнге хоккей лигасы да биредә уза. Яңа ел сувенирлары тәкъдим ителгән ярминкәләр дә гөрләп эшли.

«Нәфис» шугалагы эш көннәрендә сәгать 12.00дән 22.00гә кадәр, ял көннәрендә сәгать 10.00нан 22.00гә кадәр эшли. Тимераякны бер сәгатькә алып тору - 50 сум.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading