Шәһри Казан

Кайсыгыз мине этә?

Шәһәргә көн саен яңа шәһәр хуҗалыгы техникасы кайта дип лаф оралар оруын, ул техниканың ни рәвешле эшләве генә караңгы. Мин, шәхсән, инде ничәнче ел рәттән кышын Ходай Тәгаләгә генә өмет итәм. Кар күпме ява - шуның кадәр кар өстеннән йөриячәкбез дә. Шәһәрнең үзәк урамнарында кырып-ялтыратып, реагент дигән нәрсәләрен мулдан сипсәләр...

Реклама

Кемнең кемдә эше бар
Менә шул - кырый полосадан барган җирдән машина шугалак өстендәге яңа туган бозау кебек бер урында тик биеп тора башламасынмы. Инде ир-егетләрнең бөтен киңәшен тыңлап, машинаны әле болай, әле тегеләй иткән булам. Көлгәнгә көлке инде - кем сиңа машина агымында туктап, ярдәмгә килсен. Арттан килүче ир-ат машина йөртүче дә «бии» башлагач кына миңа уңыш елмайды. Этеп-төртеп чыгарып җибәрделәр үземне. Абау, мәйтәм, авыл булып авылда мондый гыйбрәт күренешләр гайре табигый хәл бит инде - анда урамнарны туфрагы чыкканчы әйбәтләп кырып куялар. Ә без Казан уртасында ничарадан бичара булып гомер итәбез. Ул ишегаллары турында бөтенләй дәшмим дә инде. Кайсыгыз үзенең көрәлгән, ялт иткән, тоз яисә реагент сибелгән ишегалды белән мактана ала? Юк, ишегалды җыештыручылар эшенә тел-теш тидереп булмый. Алар тротуарларны кырып-себереп, ялтыратып куя. Анда аяк та таймый. Ә машина кәлиясеннән ишегалдыңа машинаңны кертеп кую тулы бер осталык таләп итә, каһәр! Аеруча алды гына тарткан машиналар өчен тулы бер цирк номеры - тездән кар боткасы астыннан ялтырап ятучы боз өстендә башка машиналарны «үпмичә» генә узып китеп кара син.
Кыш башыннан Казан урамнарыннан 167 мең тонна кар чыгарылган икән бездә. Шуның 40 меңнән артыгы гыйнвар аенда. Нинди генә яңа техникасы кайтып тормый бит әле аның! Бәйрәмнәрдә 591 техника туктаусыз кар чыгару белән мәшгуль булган әнә. Ике меңгә якын урамы булган Казан өчен бу ни дәрәҗәдә бүленә торгандыр, анысы билгесез. Әмма һаман шул үзәктә яшәүчеләргә көнләшеп үләрлек инде. Шәһәр читендә яшәсәң, Ходайдан гына сорыйсы кала. Яисә авылдагы кебек, көрәгең белән - «Алга!»
Үтми чана, үтми ат
Ә бала арбасы тарткан аналар, шактый түгәрәкләнгән көмәнле хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, авырулар ничек интегә? Нинди генә ораторлык сәнгате остасы, салпы ягыма салам кыстырып: «Бездә бар да яхшы, бездә бар да тәртип, кар чыгарылган», - дип сөйләсәләр дә, ышанасым юк. Күз буяу ич ул. Техника кайтты дип без сөйли торабыз, ник ялганлыйсыз, урамга чыгып карамыйсызмы әллә, дип укучыбыз шалтыратып әйтеп тора. Юк, ялганламыйбыз. Без дә сезнең кебек үк кар бетүен, тизрәк яз җитүен көтеп тилмерәбез. Кызым әнә тәртәгә тибә үк башлады: «Йә бу кар минем аякларыма комачауламый, йә мин бакчага бүтән бармыйм». Әллә мәйтәм миңа да эшкә барып кына тормыйсы шунда...
Булмый инде булмагач
Һәркемне алдап була, үзеңне генә алдый алмассың, дигән бер акыл иясе. Без дә хәзер шул үз-үзебезне алдау белән шөгыльләнәбез шикелле. Бар да яхшы диюдән аяк аслары гына чистармый да, атлап йөрүләре, машина йөртүләре генә ансатланмый. Ул ЖКХ тармагын күпме генә сүтеп җыймасыннар, ничек кенә реформалар үткәрмәсеннәр, әйләнә дә кайтып утыра бит анда шул бер үк кешеләр. Халык зарлана башласа, җитәкчеләрен алыштырган булалар, әмма һәр яңа скрипка шул бер үк көйне уйный.
Теш үтмәс, закон җитмәс бер орган бугай инде ул хәзер коммуналь хуҗалык. Югыйсә шәһәр урамнарында батып ятмас идек тә, ишегалларыбызда кар көртләре аркасында машинаны тротуар янына тери алмый интекмәс идек. Мин дә хәзер аңа якынлашканчы, янда кеше булу-булмавы турында хәсрәтләнә башлыйм. Кем әйтмешли, башта арттан этәреңне уйла, аннан машинаңны куярга маташ безнең Казанда...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: