16+

«КАЗАН-2» вокзалы эшли башлады

Россия тимер юлларының 175 еллыгына багышлап, башкаланың Декабристлар - Воровский урамнары киселешендә «Казан-2» тимер юл вокзалы тулысынча ачылды.

«КАЗАН-2» вокзалы эшли башлады

Россия тимер юлларының 175 еллыгына багышлап, башкаланың Декабристлар - Воровский урамнары киселешендә «Казан-2» тимер юл вокзалы тулысынча ачылды.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РЖД президенты Владимир Якунин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр катнашты. РЖД Воровский урамындагы транспорт-күчеп утыру төене төзелешенә 1,1 миллиард сум сарыф иткән. Ерак араларга йөрүче 11 поезд, 7 шәһәрара электричка хәзер «Казан-2» вокзалыннан кузгала.
Президент Рөстәм Миңнеханов: «Алга таба үсеш буенча билгеләнгән планнарыбыз зур. Күпләп йөкләр озатучылар буларак, Россия тимер юллары эшчәнлеген лаеклы бәяләргә тиешбез. Тимерьюлчыларыбызны тимер юлларның 175 еллыгы белән котлыйбыз!» - диде. Президент шулай ук Воровский урамы микрорайонында тимер юлларны, метроны һәм автовокзалны берләштерүче эре транспорт төене барлыкка киләчәген искәртеп узды. РЖД президенты Владимир Якунин Казанда электричка хәрәкәте өчен «боҗра» маршрут ачылачагы, Мәскәү - Казан арасында тизйөрешле поездлар җибәрү проекты әзерләнүе турында сөйләде. «Аны гамәлгә ашыруның ныклы җирлеге бар. Татарстанның үсеше - бөтен ил өчен үсешнең яңа алымы үрнәге», - диде ул. Президент Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, республика 2016 елга тулаем төбәк продуктын ике триллион сумга җиткерергә омтыла. Шунлыктан Татарстанда транспорт юлларын үстерү икътисад өчен гаять мөһим.
Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин да «Казан-2» терминалының әһәмиятен ассызыклады. «Казанда киләсе елның июнендә метрополитенның тагын 3 станциясе ачылачак. Тагын бер тоннель казу комплексы кайтты. Казанлылар аңа бу атнаның җомгасына кадәр исем уйлап, мэриягә шалтыратсыннар», - дип тәкъдим ясады мэр. Казан метрополитены өчен тоннельләрне моңа кадәр «Сөембикә», «Алтынчәч» һәм «Айсылу» комплекслары казып килде. Озакламыйча «Имәнлек» («Дубравная») станциясенә таба тоннель казуга керешеләчәк. Метро юлы, «Имәнлек»тән соң, Азино-2 һәм Азино-1 микрорайоннарына таба юнәләчәк. «Метротөзелеш» муниципаль предприятиесе җитәкчесе Марат Рәхимов график таләпләре саклануын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading