16+

Казан-Арена» «Ноу-Камп», «Альянс-Арена»ларның борынына чиртәчәк әле

Бик тиздән башкалабызда Универсиада объектларының ахыргысы - 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән заманча стадион файдалануга тапшырылачак. Биредә июль аенда Халыкара студентлар спорты уеннарының ачылыш һәм ябылыш тантаналары узачак. Ә 2018 елда «Казан-Арена» футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчларын кабул итәчәк. Заман таләпләренә туры китереп бөтен республика көче белән эшләнгән Казансу...

Казан-Арена» «Ноу-Камп», «Альянс-Арена»ларның борынына чиртәчәк әле

Бик тиздән башкалабызда Универсиада объектларының ахыргысы - 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән заманча стадион файдалануга тапшырылачак. Биредә июль аенда Халыкара студентлар спорты уеннарының ачылыш һәм ябылыш тантаналары узачак. Ә 2018 елда «Казан-Арена» футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер матчларын кабул итәчәк. Заман таләпләренә туры китереп бөтен республика көче белән эшләнгән Казансу...

«The Times» басмасы версиясе буенча иң матур футбол стадионнары исемлегенең башында Германиянең Дортмунд шәһәре командасы «Боруссия» уйный торган «Вестфаленштадион» стадионы (80500 урынга исәпләнгән) тора. Икенче урында - Италиянең Милан каласындагы «Сан Сиро» футбол аренасы. Беренче өчлекне Англиянең «Ливерпуль» командасы уйный торган «Энфилд» стадионы тәмамлый. Иң матур стадионнар унлыгына кергән корылмаларның калганнары мондый тәртиптә урнашкан:
4. «Иноню» (Истанбул, «Бишекташ»)
5. «Альянс-Арена» (Мюнхен, «Бавария»)
6. «Сантьяго Бернабеу» (Мадрид, «Реал»)
7. «Ла Бомбонера» (Буэнос-Айрес, «Бока Хуниорс»)
8. «Динамо» (Бухарест, «Динамо»)
9. «Ноу Камп» (Барселона, «Барселона»)
10. «Грейвен Коттедж» (Лондон, «Фулхэм»)
Дөньяның иң матур 10 футбол аренасы исемлегендә гел Европа командаларына өстенлек бирелсә, футболдан башка спорт чараларын кабул итүче иң матур һәм мәһабәт стадионнар исемлегендә Азия корылмаларына тиңнәр юк. Беренче унлык менә нинди:
1. Кытайның Пекин шәһәрендәге Су кубы (Милли су үзәге). Арена 2008 елгы Пекин Олимпиадасына махсус төзелгән.
2. Япония башкаласы Токиодагы Йойоги милли стадионы. Арена асылмалы уникаль түшәме белән дә танылган. Биредә баскетбол һәм хоккей ярышлары уза.
3. Пекиндагы Милли стадион. Ул Пекин Олимпиадасыннан соң күбрәк Кош оясы исеме белән танылды. 423 млн долларлык бу стадион дөньядагы иң зур арена дип санала.
4. Германиянең Мюнхен каласындагы Олимпия стадионы.
5. Валенсиядәге (Испания) Яңа Месталья аренасы.
6. Кытайның Шанхай каласындагы Чи Джонг аренасы. Түбәсе магнолия чәчәге рәвешендә эшләнгән һәм күчмә конструкцияләрдән торган бу корылмада теннис турнирлары уза.
7. Германиянең Мюнхен шәһәрендәге «Альянс-Арена». Ул берьюлы ике командага - Мюнхен белән Мюнхен 1860ка хезмәт итә. Корылманың төп үзенчәлеге - янып торучы фасадында. Биредә Мюнхен уйнаганда, фасад кызыл төскә керә, Мюнхен 1860 уйнаганда, зәңгәр төс белән яна. Ә инде Германия җыелма командасы матчлары узганда, фасад бары ак төстә генә була.
8. Абу-Дабидагы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Яс Марин дигән Формула-1 трассасы.
9. Япониядәге төрле максатларда кулланыла торган Оита аренасы.
10. Канаданың Квебек каласындагы Олимпия стадионы. Ул Ак Олимпия уеннары өчен 1976 елда махсус төзелә, бүген анда төрле иҗтимагый чаралар уза.

Россия Хөкүмәте 2018 елгы Мундиальне кабул итәчәк шәһәрләрдә һава аланнарын тәртипкә салуга 54,6 миллиард сумлык финанслар җәлеп итәргә ниятли. 2013-2016 еллар эчендә шушы сумманың 38 миллиард сумга якыны Мәскәү авиация узелын үстерүгә тотылачак. Калган 16,6 миллиард сум чемпионатны кабул итәчәк башка шәһәрләрнең аэропортларын әзерләүгә юнәлдереләчәк. Билгеле булганча, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты 11 шәһәрдә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Калининград, Екатеринбург, Самара, Саранск, Түбән Новгород, Ростов-Дон һәм Волгоградта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading