16+

«Казан-Арена»га киттек... экскурсиягә

Казанлылар һәм башкала кунакларын «Казан- Арена» экскурсиягә чакыра.

«Казан-Арена»га киттек... экскурсиягә

Казанлылар һәм башкала кунакларын «Казан- Арена» экскурсиягә чакыра.

«Казан-Арена» буенча экскурсияләр оештырыла башлады. Казанлылар стадионның киенү-чишенү, душ бүлмәләрен күрә, стадион кәнәфиләрендә утырып карый ала. "Бизнес Online" басмасы хәбәр итүенчә, экскурсия билеты 200 сум тора. Дүшәмбедән кала, һәр эш көнендә икешәр тапкыр - сәгать көндезге бердә һәм кичке биштә стадион үзенең ишекләрен теләгән һәркем өчен ача. Ял көннәрендә исә спорт объектына 11, 13, 15 һәм 17 сәгатьләрдә керергә була.
Иң беренче эш итеп, туристларны спортчыларның киенү-чишенү бүлмәсенә озаталар - анда футболчыларның матчларга ничек әзерләнгәнен күрергә мөмкин. Янгынга каршы биек ишекләр артында уңайлы кәнәфиләр куелган уртак бүлмә бар. Анда шулай ук медицина массажы бүлмәсе дә бар, биредә душ, зур ванна-джакузи да куелган. Уен кырыннан пычрак алып кермәс өчен, керә торган урында бутсларны юу өчен махсус югычлар куелган. Болар барысы да ФИФА таләпләре буенча эшләнгән.
Туристларны алга таба махсус маршрут буенча алып барып, төрле залларны күрсәтәләр. Әмма Россия Президенты Владимир Путин Универсиада ачылышы тантанасын күзәтеп утырган VIP-ложа әлегә күрсәтүгә әзер түгел икән. «FSO таләпләре буенча, анда мебельне күчерергә туры килде, аны әлегә үз урынына куярга өлгермәдек», - ди стадионның гендиректоры Радик Миннәхмәтов.
Бу көннәрдә стадионда сәхнә конструкцияләрен сүтәләр, сентябрьгә инде газон да җәеләчәк икән. Стадион беренче матчны октябрь ахырында кабул итәчәк. Декабрьдә исә стадионны төзү тарихы, ретроавтомобильләр һәм «Рубин» футбол клубы музейлары эшли башлар дип көтелә.
Гомумән, стадион мәйданында спорт уеннарын гына түгел, Бейонсе, Шакира һәм Рианна кебек дөнья йолдызларының чыгышларын да күзәтеп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading