16+

Казан баганаларына сәлам бирмә

Йомышың төшсә, баганага да сәлам бирерсең, диелә халык әйтемендә. Әмма башкаладагы баганаларга сәлам бирмәвең хәерле, чөнки тәмам тузганнары өстеңә авуы ихтимал.

Казан баганаларына сәлам бирмә

Йомышың төшсә, баганага да сәлам бирерсең, диелә халык әйтемендә. Әмма башкаладагы баганаларга сәлам бирмәвең хәерле, чөнки тәмам тузганнары өстеңә авуы ихтимал.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казгорсвет» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абделхаков: «Казан урамнарындагы 34 мең 532 электр баганасының 5789ы файдалану чиге вакытын инде ике мәртәбәдән күбрәккә узып китте», - дип, борчылуын җиткерде. Себер трактындагы, Девятаев, Восстание, Ершов һәм Техника урамнарындагы баганалар аеруча искергәннәр. Узган ел 60 багана һәм 4 мең электр куыгы алмаштырылган. Киров районындагы 228 нче балалар бакчасы, Минусинская һәм Казах урамнары, Идел буе районындагы Надпойменная, Ферма-2, Кулагин һәм Авангард урамнарының тышкы электр корылмалары капиталь төзекләндерелгән. Совет, Вахитов һәм Авиатөзелеш районнарында да шундый ук эшләр башкарылган.
«Казгорсвет» карамагында 64 мең 699 яктырту ноктасы, 2376,3 километр урам электр челтәре исәпләнә. «Екатеринбург, Пермь һәм Чиләбе шәһәрләре үзләренең электр челтәрләрен җиһазландыруда Казанны күпкә узып киттеләр. Колачлы капиталь төзекләндерүләр үткәрү өчен, 600 миллион сум финанс чыганаклары кирәк», - диде Рөстәм Абделхаков.
Мэр Илсур Метшин, тикшерелгән мәсьәләгә карата фикерләрен белдереп: «Казанда электр-терәк баганалары болай да көч-хәл белән басып тора. Җитмәсә, аларга рөхсәтсез дә төрле элемтә чыбыклары эленгән. Хәер, баганаларны рөхсәтсез «лапша»лардан чистарту эшләре бара. Финанс чыганаклары хакында уйлашырбыз. Сез дә, иптәш Абделхаков, Дәүләт Советы депутаты буларак, республикадан беркадәр акча күчертү өчен тырышсагыз иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading