16+

Казан бакчаларына ямь өстәләчәк

Шәһәр Думасы тарафыннан кабул ителгән «100 парк һәм сквер» программасы Казанның яшел территориясен тулысынча барлап чыгуны күздә тота.

Казан бакчаларына ямь өстәләчәк

Шәһәр Думасы тарафыннан кабул ителгән «100 парк һәм сквер» программасы Казанның яшел территориясен тулысынча барлап чыгуны күздә тота.

Былтыр 9 сквер һәм 25 йорт тирәсендәге яшел зона төзекләндерелде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, үз проектларына нигезләнеп, 7 яңа сквер барлыкка китерде. Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева сөйләгәнчә, быел янә 12 урында эшләр үткәреләчәк. Мир, Сәлимҗанов һәм Белинский урамнарындагы скверлар, Урта Кабан күле һәм Рәхимов урамындагы мәдәният йорты тирәсе, шулай ук Глушко ур., 9, Зәкиев ур., 21, С.Садыйкова ур., 12, Сыртланова ур., 17, Чуйков ур., 23 һәм Декабристлар урамындагы 189 нчы йорт яны, Чистай-Мусин урамнары киселешендәге җир мәйданы төзекләндереләчәк.
Скверлар проектларын архитектура-төзелеш университеты студентлары әзерләде. С. Садыйкова урамында үзенчәлекле проект гамәлгә ашырылачак. Биредә «Җидегән чишмә» дигән яңа скверга нигез салына, анда мәшһүр композиторга һәйкәл дә куела. Иске Татар бистәсендәге скверлар, шул исәптән Юнусов мәйданы да төзекләндереләчәк, - диде Татьяна Прокофьева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading