Шәһри Казан

Казан базарларына көн бетә

Казанның «Яңа Савин ваклап һәм күмәртәләп сату базары» 16 ноябрьдә узачак ачык аукционга куелачак. Муниципаль карамакта булган Мәскәү базары һәм Дәрвишләр бистәсендәге 3 нче колхоз базары шулай ук инвесторлар кулына күчәчәк. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин белдерде.

«Кризис елларында базар эшчәнлегендә катнашырга туры килде: продукциягә бәяләрне көйләдек, аренда түләүләренә күзәтчелек иттек. Хәзер инде безгә бу бизнеста катнашырга кирәкми. Без законнарның үтәлешен тәэмин итүче арбитр ролен генә башкарырга тиеш», - диде мэр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйткәнчә, Яңа Савин базарына кагылышлы документлар тупланмасы инде әзерләнгән. Әлеге базарның беренчел бәясе - 310 миллион сум. Мәскәү һәм Дәрвишләр бистәсе базарлары 2013 елның беренче кварталында аукционга чыгарылачак.
Мэр Илсур Метшин аукционнарның үтәкүренмәлелеген, теләгән инвесторларның катнашу иреген сакларга кушты. «Базарларны инвесторларга тапшыру шәхси инвестицияләрнең агымына этәргеч бирәчәк. Нәтиҗәдә базар сәүдәсен сыйфат мәсьәләсендә яңа баскычка күтәрү мөмкинлеге туачак», - диде мэр. Базарларны сатудан кергән акча социаль проектларны гамәлгә ашырырга тотылачак.
Шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров өстәмә мәгълүматлар биргәнчә, «Ваклап сату базары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 271 нче Федераль закон нигезендә урам сәүдәсе капиталь корылмалар эченә күчерелергә тиеш. Димәк, телибезме-теләмибезме, урам сәүдәсе федераль закон нигезендә барыбер бетерелә. Базар территориясен сатып алган инвестор ул урында, Федераль законга яраклаштырып, сәүдә комплексы төзергә яки кишәрлекне бөтенләй башка максатларда кулланырга мөмкин. Монысы инвестор ихтыярында.
Татарстан базарлары берлеге президенты, икътисади фәннәр кандидаты Наил Сөләйманов, урам сәүдәсен капиталь корылмаларга күчерү кече эшкуарлыкка һәм җирле җитештерүчеләргә тискәре йогынты ясаячак, товар бәяләренең үсешенә, арадашчылар күбәюенә, эш урынсызлар саны артуына китерәчәк, дип шикләнә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: