16+

Казан читендә яңа микрорайон төзелә

Казанның Урман аръягы бистәсе янәшәсендә 2013 елда социаль ипотека программасы буенча зур уңайлыклы «Салават күпере» микрорайоны төзелә башлаячак.

Казан читендә яңа микрорайон төзелә

Казанның Урман аръягы бистәсе янәшәсендә 2013 елда социаль ипотека программасы буенча зур уңайлыклы «Салават күпере» микрорайоны төзелә башлаячак.

Кичә узган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов чыгышында әйтелгәнчә, башкалада быелның 10 аенда 1777 гаилә социаль ипотека төзелешеннән үз фатирын сайлап алган. Агымдагы елда «Социаль ипотека» программасы буенча 4214 фатирны файдалануга тапшыру бурычы куелган булган. 1 ноябрьгә 4180 фатир тапшырылган инде.
- Габишев, Минск, Мало-Московская урамнарындагы һәм Азино-1 микрорайонындагы 12 йорт узган елдан «сакал» булып быелга калган иде. Алар эшне тоткарласа да, графикны куып җитүгә ирештек. Быел социаль ипотека планы арттырып үтәләчәк», - диде Азат Нигъмәтҗанов.
Глушко урамындагы 6А-2 төзелеш санлы 18 катлы торак йортка файдалануга рөхсәт документы бирелгән. Быел һәм киләсе елның башында Чистай, Һади Такташ, Ю.Фучик, Бакалейная, Можайский, Кызыл Армия, Айдаров һәм Максимов урамнарында төзелүче социаль ипотека торак йортларында өй туйлары үткәреләчәк. Һади Такташ, Зур, Сабан, Максимов, Урицкий, Зур Мөхәммәтшин, Завойский һәм Восстание урамнарында тагын 13 йорт төзүгә керешелгән.
Социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы торак йортлар шулай ук РКБ, Әмәт бистәсе янәшәләрендә, Юдино һәм Урман аръягы бистәләрендә һәм Ферма-2 микрорайонында барлыкка киләчәк.
Мэр Илсур Метшин: «Татарстан Президентының «Бәләкәч» республика программасын үтәүдә һәм торак төзелешендә ярдәме зур. «Ак таш», «Казаньцентрстрой», МДК (Төбәкара йорт төзелеш комбинаты) төзелешләрне тиз һәм яхшы башкара. Кызганыч, «Татстрой» оешмасы графикны сакламый. Урман аръягы бистәсе янәшәсендә, артык биек булмаган торак йортлардан торган үзенчәлекле проектлы матур «Салават күпере» микрорайонына нигез салыначак. Анда балалар бакчалары, кибетләр, дәваханәләр, спорт сарайлары булачак, транспорт хәрәкәте оештырылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш оешмаларын үзебезгә сайлап алу мөмкинлеге бирде, ә элек көчләп тагалар иде. Төзелештә күнегү ясап йөрүче «мохнатый»лардан туйдык. Безгә аннан-моннан ямаштырып йөрүчеләр түгел, ә яхшы итеп төзүчеләр кирәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading