16+

Казан читләрендә автопаркинглар төзелә

Паркинглардан шәһәр бюджетына 8,2 миллион сумнан артык акча кергән, алар юлларны төзекләндерү өчен тотыла.

Казан читләрендә автопаркинглар төзелә

Паркинглардан шәһәр бюджетына 8,2 миллион сумнан артык акча кергән, алар юлларны төзекләндерү өчен тотыла.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының шәһәрләрнең экологик хәлен яхшырту турындагы программасы кысаларында, Казанда да шәһәр читләрендә "тотып калучы" автопаркинглар булдыру ниятләнелә.

- Башкалага тоташкан юлларда түләүле автомәйданчыклар төзүнең проект-эзләнү эшләренә ун миллион сум билгеләнелде инде.

Мондый мәйданчыклар башта җәмәгать транспортына күченеп утыру мөмкинлеге булган урыннарда оештырылачак, - диде шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков кичә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Казанда быелның 1 апреленнән шәһәр үзәгендәге урамнарда һәм мәйданнарда түләүле муниципаль паркинглар эшли башлады. "Казанский паркинг" порталында 43475 кеше теркәлгән, шуларның 41 меңнән артыгы муниципаль паркинглардан даими файдаланучылар.

- Паркинглардан шәһәр бюджетына 8,2 миллион сумнан артык акча керде. Бу чыганаклар юлларны төзекләндерүгә дә тотыла,- диде Айдар Абдулхаков,- муниципаль паркинглардан куллануның бер сәгате 50 сум.

Муниципаль паркингларда беренче 15 минут бушлай, түләүне шул вакыт эчендә банкомат аша башкарырга кирәк. Башка шәһәрләрдән һәм авыллардан килүчеләр шәһәр үзәгендәге мәйданнарда яки урамнарда автомобильләрен куеп калдырганда урынның түләүле икәнлеген белмиләр, игълан-белдерүләргә игътибар юнәлтмиләр, күрәсең. Түләмәүчеләргә 17 миллион сумнан артык штраф салынган, ике миллион сумнан артык штраф түләттерелгән.

Казан үзәгендәге сәүдә үзәкләре, кафе һәм рестораннар янында автомобильләрне куеп калдыру тыелган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча әлеге учреждениеләргә якын җирлекләрдә өстәмә рәвештә яңа 600 авто-урын булдырылды.

- Шәһәр үзәгендәге урамнарга кайбер "автохамнар" транспорт чараларын икенче, хәтта, өченче рәт итеп юлда калдыра башлаганнар иде. Татарстан Президентына рәхмәт, ул түләүле муниципаль паркинглар булдыруга теләктәшлек күрсәтте. Хәзер муниципаль паркинглар Мәскәүдә һәм Казанда гына тулы куәтенә эшли. Түләүле паркингны гамәлгә кертү ансат кына башкарылучы чара түгел. Без акча җыюны төп максат итеп алмадык.
Максатыбыз шәһәр үзәгендә транспорт чараларының хәрәкәтен, коммуналь техниканың эшен тәэмин итү иде, без моңа ирештек,-дип, үзенең фикерен белдерде мэр Илсур Метшин.

Казанда хәзер муниципаль паркингларда 1315 авто-урын бар. Шәһәрнең үзәгеннән читтәрәк булган урамнарда да туләүле муниципаль паркинглар оештыра барып, 2020 елга авто-урыннар мәйданын өч мәртәбәгә арттыру ниятләнелә.
Фото: inkazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading