16+

Казан хастаханәләре чемпионатка әзерләнә

Казан хастаханәләре Футбол буенча бөтендөнья чемпионатына әзер. Яңа җиһазлар алынган, медикаментлар запасы тупланган, табибларга махсус өстәмә курслар уздырганнар.

Казан хастаханәләре чемпионатка әзерләнә

Казан хастаханәләре Футбол буенча бөтендөнья чемпионатына әзер. Яңа җиһазлар алынган, медикаментлар запасы тупланган, табибларга махсус өстәмә курслар уздырганнар.

Футболчыларга, тренерларга, җанатарларга, килгән кунакларга Республика клиник хастаханәсе һәм Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе медицина ярдәме күрсәтәчәк. Чемпионатта барлыгы 325 хезмәткәр эшләячәк, шул исәптән Казанга якын районнардан да фельдшерлар җәлеп ителгән.

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең чит ил спортчыларын беренче генә кабул итүе түгел. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында тәҗрибә тупларга өлгергән иде инде алар. Ул чактагы вакыйгаларны табиблар бүген дә хәтерли.
– Берсендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында ерак арага йөзүче япон егетен китерделәр. Әллә аның өчен су артык салкын булган, әллә борчылган, егетнең йөрәк тибеше акрынайган, кан басымы төшкән. Балыкны кабыгыннан чистарткан кебек, егетнең дә су киемен көч-хәл белән салдырдык. Ул юеш, тәнгә сыланган, егет хәлсез. Кыскасы, электрлы матраслар куеп, тиешле ярдәмне күрсәтеп, аны рәткә китердек, – ди тәҗрибәле табиб-ревматолог Равия Мухина.

Германиядән килгән 70 яшеннән узган бер өлкән спортчыны да дәваларга туры килгән. Ул юл һәлакәтенә очраган булган. Өч көн 7нче шәһәр хастахәнәсендә тернәкләнгәннән соң, Татарстандагы медицинаны бик югары бәяләгән.
Авыруның кем, нинди хәлдә булуына карамастан, иң башта беренче катта урнашкан махсус бүлмәгә алып киләләр.

– Еш кына климат үзгәрү, төрле ризык ашау, стресс аркасында килеп чыккан авырулар, хроник авыруларның көчәюе, имгәнүләр, җәрәхәтләнүләр белән китерәләр кунакларны. Чемпионатта медицина ярдәме күрсәтү буенча махсус курслар узган, тәҗрибәсе булган табиблар – төрле юнәлеш буенча белгеч, – ди Равия Мухина.

7нче шәһәр клиник хастаханәсе – Казанда иң алдынгы медицина учреждениеләренең берсе. Клиникада тәүлегенә 60ка якын операция үткәрелә. 10 операция бүлмәсе бар. Авыр хәлдәге пациентлар өчен заманча техника белән җиһазландырылган кабинетлар каралган. Кабул итү бүлегенә атна саен 2000гә якын кеше мөрәҗәгать итә. Хастаханә тәүлек буе эшли. Анестезиология хезмәте җитәкчесе, баш белгеч Рафат Садриев әйтүенчә, реанимация бүлеге былтыр 10 меңнән артык пациентны кабул иткән. Аларның һәр бишенчесе ясалма сулыш аппараты аша гына сулый. Бәхеткә, дөньякүләм зур чаралар вакытында бер генә спортчы да әлеге бүлеккә эләкмәгән. Конфедерацияләр Кубогы вакытында хастаханәгә 50ләп кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтүенчә, Чемпионат вакытында «Казан-Арена» стадионында 11 медицина пункты эшләячәк, Фан Фест җанатарлар клубында өстәмә медицина пункты булдырылачак.

Татарстанның «Ашыгыч ярдәм» хезмәте баш белгече Марина Воронцова чара вакытында барлыгы 29 бригада кизү торачагын әйтте. ике мотобригада да эшкә әзер. Баксаң, мотобайклар тиз йөрүе, машина үтә алмас тыкрыкларга керә алуы белән отышлы. 7нче клиник хастаханәсенә «Ашыгыч ярдәм» машинасы пациентны уртача 15 минут эчендә алып килеп җиткерергә җыена.
Һәр бүлеккә инглиз телен белгән табиблар билгеләнгән. Моннан тыш, башка чит телләрне белгән волонтерлар да эшләячәк. Алар медицина ярдәме кирәк булган чит ил кунакларын хастаханәгә илтәчәк, аралашканда, тәрҗемәче ролен үтәячәк. «Хәер, телне белмәсәң дә, аңлашу өчен бер елмаю җитә», – ди табиб-ревматолог Равия Мухина.

Республика клиник хастаханәсе белән 7нче шәһәр клиник хастаханәсе чемпионат вакытында тәүлегенә 1000гә якын кешене кабул итәргә әзер.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading