16+

Казан Кремлендә Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим иттеләр

Казан Кремлендә узган Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш" фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим иттеләр.

Казан Кремлендә Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим иттеләр

Казан Кремлендә узган Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча "Яңарыш" фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы проектларын тәкъдим иттеләр.

Президент сүзләренчә, 21 майда - Болгар ислам академиясе, 21 июльдә Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу ниятләнелә. Ул 4 ноябрьдә кул куйган "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы указының республикадагы милләтара тынычлыкны ныгыту максатыннан алып барылган сәясәте нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

- Болгар ислам академиясен төзү идеясе белән Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәте чыкты. Әлеге проектны ил Президенты Владимир Путин да хуплады. Татарстан митрополиясе белән Казан мэриясе Казан Изге Ана иконасы соборын кабат торгызу инициативасы белән чыкты. Аларның идеяләре дә хуплау тапты, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында Болгар ислам академиясенең дин белгечләрен укыту үзәге булачагын, аларны чит илләрдә түгел, үзебездә әзерләячәкләрен сөйләде.

- Әлегә кадәр бездә мөселман уку йортлары арасында көндәшлек юк иде. Бөтен яшьләр укырга дип чит илләргә китте. Болгар академиясендә исә иң көчле мөгаллимнәр, дин галимнәре укытачак. Әлеге уку йорты яшьләрнең төрле радикаль агымнарга иярүен булдырмаска, илдә экстремистлык хәрәкәтен җәелдермәскә дә ярдәм итәчәк, - диде ул.

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан Казан Изге Ана иконасы соборының кабат торгызылуын тарихи гаделлекне торгызу белән чагыштырды. Аның нигезенә таш салу чарасына Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл киләчәген әйтте.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республикадагы ике милләтнең дус һәм тату яшәү үрнәге булып «Кол Шәриф» мәчете белән «Благовещение» соборының, Болгар шәһәрчеге белән Зөя утраучыгының бер үк вакытта сафка бастырылуын билгеләп үтте.

- Хәзер исә Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән шөгыльләнәчәкбез. Алла боерса, аларны да ерып чыгарбыз, - диде ул.
Әлеге зур төзелешләрне башкарыр өчен булышлык кирәклеген дә искәрттеп, тарих ул шулай языла, диде.

Утырышта катнашкан оешма-предприятие җитәкчеләре, бизнес вәкилләре әлеге ике зур проектка ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading