16+

Казан Мэры кубогы уздырылучы чаңгы ярышларын карарга килүчеләрне кызыклы тамаша көтә

Бүген, 3 мартта, “Казан” халыкара ат спорты комплексында Казан Мэры Кубогына чаңгы ярышлары узачак.

Бүген, 3 мартта, “Казан” халыкара ат спорты комплексында Казан Мэры Кубогына чаңгы ярышлары узачак.

Ярашларга чаңгыда йөрергә яратучы 17 яшьтән узган кешеләр чакырыла. 1800 метрлы дистанциядә 200 кеше катнашыр, дип көтелә, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Тамашачылар өчен мәдәни программалар әзерләнә. Ипподром территориясендә бу көнне 5 зона бушлай эшләячәк. Биредә крио-тамашада (сыек азот белән тәҗрибәләр үткәрү һәм төрле предметлар белән фокуслар), “поролон көрәшендә”, гигант хоккейда (3 метрлы кәшәкәләр белән уйнау) һәм “Шаян хаски” эстафетасында катнашып булачак.

Мәдәни программа тамашачылар белән интерактивтан башлана. Ярышлар вакытында концерт та карарага мөмкин булачак. Анда Казан шәһәр филармониясе солистлары, фольклор коллективлар катнаша.

Чаңгы ярышында беренче урын алучыга - 25 мең, икенче урынга - 15, өченчелекне алучыга 10 мең биреләчәк.

Ярышлар 12:00дә башланачак, мәдәни программа 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарага керү бушлай.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading