16+

Казан “WorldSkills-2019” халыкара чемпионатына әзерләнә

Казанда WorldSkills халыкара чемпионатына әзерлек максатында Россия дәрәҗәсендә җаваплылыкны бүлү концепциясе эшләнә, аның кысаларында төбәкара компетенция үзәкләре төзү каралган.

Аларны булдыру өчен федераль бюджеттан дүрт миллиард сум акча бүленә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, киләсе елда, 2019 елда узачак дөнья чемпионатына әзерлек өчен, һөнәр блоклары буенча алты төбәкара компетенция үзәге төзеләчәк.

- Боларга мәгълүмати технологияләр, транспорт хезмәте күрсәтү һәм логистика, сәнгать һәи дизайн, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгый җитештерү, төзелеш керә. Федераль бюджеттан дүрт миллиард сум акча бүленгән, бу бер елга 165 миллион сум дигән сүз, - ди министр.

Төбәкләрне сайлап алу агымдагы елның октябрь-ноябрь аенда узачак. Аларга мәҗбүри таләп - партнерларча финанслашу һәм вузлар белән хезмәттәшлек. Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, Татарстанга it-юнәлеш беркетелгән, аңа унбер һөнәр кергән. Әлеге үзәкне Иннополис базасында урнаштыру мөмкинлеге карала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading