16+

Казан үзенең гүзәл затларын хөрмәтли

Ратушада мэр Илсур Метшин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсында җиңүчеләрне котлады. Казанның Мактау китабына яңа исемнәр өстәлде. Аларның берсе - законлылык һәм хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева. Мэр Илсур Метшин Талия Ярулла кызының соңгы елларда Россия Фәннәр академиясендәге бердәнбер тәүге профессор булуын да ассызыклап үтте. Мәгариф үсешенә...

Ратушада мэр Илсур Метшин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсында җиңүчеләрне котлады. Казанның Мактау китабына яңа исемнәр өстәлде. Аларның берсе - законлылык һәм хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева. Мэр Илсур Метшин Талия Ярулла кызының соңгы елларда Россия Фәннәр академиясендәге бердәнбер тәүге профессор булуын да ассызыклап үтте.
Мәгариф үсешенә куйган тырыш хезмәтләрен бәяләп, Вахитов районының 39 нчы гимназиясе директоры Галина Нәҗипова да Мактау китабына кертелде. Галина Александровна «Үз һөнәреңә тугрылык» шигаре астында эшчәнлек алып бара. «Дельта» балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Светлана Чепик, АТП-2 баш бухгалтеры Ирина Корепова «Казан өчен хезмәт һәм фидакарьлек» билгеләре белән бүләкләнде. Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Гөлназ Хәйруллинага, 7 нче балалар дәваханәсе баш табибы урынбасары Ольга Бондаревага, Яңа Савин районы Эчке эшләр идарәсенең милиция майоры, ветераннар советы рәисе Надежда Ширковага Мактау грамоталары тапшырылды. Казанның тәрбиягә алган гаиләләрнең «Мы вместе!» җәмәгать оешмасының «Семейный дом» проекты координаторы Валентина Дербышева мэр кулыннан Рәхмәт хаты кабул итеп алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading