16+

Казанда 3 млн метр «Георгий тасмасы» җитештереләчәк

Җиңү көненә «Георгий тасмасы» тарату бер матур традиция булып тора. Быел исә башкалада шул уңайдан 3 млн метр бәйрәм атрибуты әзерләнәчәк. Казандагы оешма шуның кадәр тасма җитештерүгә заказ алган.

Тасмаларга заказ бирүчеләр арасында Мәскәү, Түбән Кама һәм Татарстан шәһәрләре оешмалары бар. Әлегә исә урамда бәйрәм билгесен өләшәчәк волонтерларга күпме «Георгий тасмасы» әзерләнәчәге билгеле түгел.
Җиңү көне уңаеннан «Георгий тасмалары» акциясе инде 2005 елдан бирле үткәрелеп килә һәм шул вакыттан бирле ел саен 24 апрельдән 12 майга кадәр бәйрәм тасмалары таратыла. Статистикага күз салсак, 2008 елда тасмалар 30дан артык илдә таратылган булган. Акция башланганнан бирле барлыгы 50 миллионнан артык «Георгий тасмасы» бөтен дөнья буенча сибелгән. Акция иң актив үтә торган илләр арасында Россия, Грузия, Абхазия, Беларусь, Франция, Италия, Бөекбритания, Кытай, Казахстан һәм башка илләр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading