16+

Казанда акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты уза

Россиянең спорт башкаласы - Казан чираттагы халыкара ярышлар кабул итә. 7-8 ноябрьдә "Баскет-холл"да акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты уза.

Казанда акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты уза

Россиянең спорт башкаласы - Казан чираттагы халыкара ярышлар кабул итә. 7-8 ноябрьдә "Баскет-холл"да акробатик рок-н-ролл буенча дөнья чемпионаты уза.

Акробатик рок-н-ролл ярышлары оештыру буенча Казанның билгеле бер дәрәҗәдә тәҗрибәсе бар инде, чөнки әле күптән түгел генә калада Россия Кубогы ярышлары узды. Ул вакытта 1000гә якын спортчыны җыйган Казан барысын да югары дәрәҗәдәге оештыру эшләре белән шаккаттырды. Хәзер дә сынатмабыз, ди оештыручылар.

- Биюдән аермалы буларак акробатик рок-н-ролл үз эченә хореография, нәфис гимнастика, спорт төрләрен ала. Биюгә кызлар матурлык өчен йөрсә, рок-н-ролл матурлык та, көч тә бирә. Сәламәтлеккә дә бик файдалы, - ди Казанның "ФОКС" акробатик рок-н-ролл клубы тренеры Наталья Рачева.

Чемпионатка һәр команда өч минутлык номер әзерли. Ярышлар акробатик рок-н-роллның "Формейшн-кызлар" һәм "Фомейшн-катнаш" кебек дөньякүләм танылган һәм иң дәрәҗәле саналган төрләре буенча уздырылачак. Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдавия кебек илләрдән иң көчле 568 спортсмен катнаша. Спортчылар Универсиада авылында яшиячәк. Турнирны һәр теләгән кеше күзәтә ала, керү ирекле.

Шунысы кызык, күп кенә парлы спорт төрләрендә егетләр җитми дип зарлансалар, монда нәкъ киресе икән.
- Егетләрне кая куярга белмимбез, ә менә кызлар җитми. Баштарак акробатик рок-н-ролл дигәч ата-аналар сәерсенеп карыйлар иде, хәзер ни икәнен беләләр. Бу спорт төрен мең кат аңлатканчы, бер тапкыр күрүең хәерлерәк, - диде тренер, акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары призеры Максим Локтев.

Тормышта гына түгел, бу төр спортта да кызлар егетләргә караганда тизрәк өлгерә. Мәсәлән, 10 яшьлек кыз 15 яшьлек егет белән бертигез дәрәҗәдә ярыша ала икән.
Дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан да үзенең ачык чемпионатын үткәрә. Аны иртәгә, 6 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә "Мәскәү" спорткомплексында карап булачак. Ярышларда Себер, Башкортстан, Самара, Санкт Петербург, Мәскәү, Ростов, Марий Эл һәм Татарстаннан 300гә якын кеше катнаша.

Республикада акробатик рок-н-роллга әле икенче генә ел игътибар артуга карамастан, инде шактый уңышларга ирешергә өлгергән. Дәресләр 21 нче гимназия һәм 38 нче мәктәп базасында бара. Тора-бара акробатик рок-н-ролл юнәлешен республика районнарында да кертмәкчеләр. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдергәнчә, бу иң матур һәм аз чыгымлы спорт төре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading