16+

Казанда автобуста йөрүең хәерлерәк

Башкала урамнарында ел башыннан, рөхсәтсез урыннарда һәм хәрәкәткә комачаулык тудырып, төрле җирдә калдырылган 7 232 транспорт чарасы штраф мәйданчыгына алып кителде.

Казанда автобуста йөрүең хәерлерәк

Башкала урамнарында ел башыннан, рөхсәтсез урыннарда һәм хәрәкәткә комачаулык тудырып, төрле җирдә калдырылган 7 232 транспорт чарасы штраф мәйданчыгына алып кителде.

«Шәһәр үзәгендәге урамнарда автомобильләрнең иркен хә­­­­­рә­­­­кәтләнүен оештыру чаралары күрелә. Ләкин Кремль, Пушкин, Татарстан, Островский, К.Маркс, Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнарында җәмәгать транспорты өчен аерымланган юл полосаларында автомобильләрне куеп калдырырга рөхсәт ителми. Астрономия, Профсоюзлар, Университет һәм Дзержинский урамнарына да чикләү билгеләре куелган», - диде Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов.
Транспорт чарасын рөхсәт ителмәгән урында калдырган кешегә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 нчы маддәсе нигезендә 1000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф билгеләнә.
«Эвакуация транспорт чарасы хуҗасына 1018 сумга һәм кайбер категорияләргә 1201 сум 24 тиенгә төшә. Штраф мәйданчыгында саклауның бер сәгате «А» категориясендәге транспорт чараларына - 30 сум 49 тиен, «В» - 60 сум 98 тиен һәм «С» - 121 сум 96 тиен», - дип искәртте Рөстәм Әнвәр улы.
Йөк автомобильләрен шәһәр урамында куеп калдыруга штраф чаралары аеруча катгый. Әгәр урамда юл читендә калдырылган автомобилегез юкка чыкса, ЮХИДИ идарәсенең административ законлылыкны үтәү буенча бүлегенә (Оренбург тракты, 5, бүлмә 1-9) мөрәҗәгать итегез. Штраф мәйданчыкларының телефоннары:
Юл хәрәкәте иминлеге диспетчеры, тел.: 277-66-77;
Спартак ур., 2, тел.: 537-12-52, 200-98-36;
Г.Кутуй урамындагы мәйданчык, тел.: 279-49-90.
Автоинспекция автомобильләрне паркингларга куярга киңәш итә. Казан үзәгендәге барлык паркингларда да баштагы 1 сәгать бушлай. Батурин урамындагы, шулай ук Оренбург тракты, 5 адресындагы паркингларда автомобиль куйган өчен гомумән түлисе түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading