16+

Казанда берәү чистарта, икәү пычрата

Башкалабызда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына ике ай тирәсе генә вакыт калды. Шәһәр хакимиятендә узган ки­ңәш­мәдә мэр Илсур Метшин: «Универсиадага кадәрге һәр көн алтын бәясендә», - дип, төзү-төзекләндерү эшләрен тизләтергә чакырды.

Казанда берәү чистарта, икәү пычрата

Башкалабызда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына ике ай тирәсе генә вакыт калды. Шәһәр хакимиятендә узган ки­ңәш­мәдә мэр Илсур Метшин: «Универсиадага кадәрге һәр көн алтын бәясендә», - дип, төзү-төзекләндерү эшләрен тизләтергә чакырды.

Ләкин шәһәр хуҗалыгы, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре бу чакыруны ишетеп бетермиләр кебек. Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган чираттагы рейдта эшләрнең сүлпән баруын күрдек. Мә­сәлән, Киров районында «Лагерь» станциясенә илтүче юл буенда чүп-чар өемнәре өч атна элек ничек яткан булса, хәзер дә урыныннан кузгалмаган. «Җыештыру чаралары күрәбез. «Лагерь» станциясенә илтүче юлдагы җир кишәрлеген «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алды. Алар чүплекне бетерергә кереште. Җир юеш булганлыктан, тракторлар эчкә уза алмый, шунлыктан, эш туктап тора. Шунысы яман: чистартылган урынга төнге якта янә чүп бушатып китә­ләр», - диде Киров һәм Мәскәү районнары башкарма комитетының тышкы төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Александр Батманов.
Яңа Аракчино бистәсендә мәр­хүм сынчы-архитектор Илдар Ханов проекты нигезендә төзелгән Галәм әхрамы каршында - Идел ярында чүплек өеме барлыкка китерелгән. «Төзелеш калдыклары иске тимер юл платформасыныкы булырга тиеш. Чүплек арасыннан электричкалар расписаниесе кисәге табылды. Бу - бер дәлил. Казанда, гомумән караганда, чисталык урнаша бара. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган вакытында 20 юридик һәм физик зат тоткарланды. Киров районында рөхсәтсез урынга чүп түккәндә 6 йөк машинасы тотылды. Барысына да административ эш кузгатылды», - диде Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев.
Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга 1-2 мең сумга, юридик затларга 500 мең сумга һәм җитәкчеләргә 15 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр кагыйдә бозу янә кабатланса, штраф күләме ике мәртәбәгә арттырыла.
Яшел зонага чүп түгүчеләрне яки кагыйдә бозуның башка очракларын күрсәгез, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының 267-68-87 «кайнар элемтә» телефоны аша хәбәр бирегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading